Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә бөтен сим-карталарның исәбен алырга тәкъдим итәләр


Роскомнадзорга илдә теркәлгән бөтен сим-карталарны барлап, исәпкә алу проекты җиткерелгән. Бу гамәлдә булмаган карталарны ачыклау, "соры" сим-карталарның җинаятьчел әйләнешен киметү өчен кирәк диелә.

Роскомнадзор башлыгы Александр Жаровка мондый тәкъдим ЛДПР депутаты Борис Чернышовтан килгән дип яза РБК.

Бер кешегә яки ширкәткә теркәлгән сим-карталарны ачыклау һәм аларны верификацияләү өчен махсус илкүләм платформа ясау кирәк булачак. Депутат шулай ук бөтен Русиядә моңарчы бирелгән һәм гамәлдә булган карталарны барлап чыгарга тәкъдим итә. Бу чаралар кулланылышта булмаган карталарны ачыклау, сим-карталарны канун бозып сату әйләнешен киметү өчен кирәк диелә.

Сан алу эше ничек башкарылачак, ул "соры" сим-карталар әйләнешенә ничек каршы тора ала, бу турыда хатта әйтелми. Чернышов бу эшләрне дәүләт һәм бизнес вәкилләре бергә финансларга тиеш дип саный.
Операторлар үзләренең абунәчеләре кем булуын төгәл беләчәкләр, бу аларга да файдалы дигән депутат. Шул ук вакытта операторларга чыгымнарның бер өлешен күтәрергә туры киләчәк, алар моңа әлегә әзер түгел дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Русиядә якынча 260 миллион сим-карта кулланыла дип исәпләнә. Алар ике чит ил җитештерүчесеннән сатып алына.

Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының "Яровая кануннары" таләпләрен үтәр өчен абонентларны яңа сим-карталарга күчерергә планлаштыруы турында да хәбәр ителгән иде. Әлеге сим-карталарны ФСБ хупларга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG