Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия үзенең интернетка карашын дөньяга көчләп тагарга омтыла


БМО Гомум җыены утырышы
БМО Гомум җыены утырышы

АКШ Русиянең киберҗинаятьчелек белән көрәш резолюциясе өлгесен кабул итүгә каршы. Документ киләсе атнада БМО Гомум җыенында тавышка куелыр дип көтелә.

Кушма Штатлар Русия әлеге резолюция ярдәмендә интернетны киләчәктә ничек күрүен бөтен дөньяга көчләп такмакчы була, киберҗинаятьчелек белән көрәш идеясен интернетны дәүләт оешмалары тарафыннан контрольгә алу белән тәңгәлләштерә дип белдергән Дәүләт департаментының югары җитәкчелеге вәкиле.

Голос Америки хәбәр иткәнчә, бу кеше журналистлар белән исемен телгә алмау шартларында аралашкан. Русия, мөгаен, резолюциясен гомум җыен аша уздыра алыр, әмма АКШ "аңлату эше башкарырга" тырышачак, бу резолюциянең кабул итүгә лаек булмаганын БМО әгъзаларына аңлатачак, дигән ул.

"Русия интернет-киңлекне томалауга охшаш бер гамәл кылырга омтыла. АКШ өчен кадерле булган ирекләрне нигездән чикләргә тели", дигән Дәүләт департаменты вәкиле.

Русия резолюциясе өлгесе киберҗинаятьчелек белән көрәш юнәлешендә глобаль килешү төзүне күздә тота. Ноябрдә өлгене БМО Гомум җыенының Өченче комитеты хуплады. Резолюцияне яклаган илләр арасында аны әзерләүдә катнашкан Беларус, шулай ук Кытай, Венесуэла, Иран бар иде. Европа берлеге илләре һәм Япония документка каршы чыккан.

  • Freedom House төзегән интернет иреге рейтингында Русия 65 ил арасында 53нче урында.
  • 1 ноябрдән Русиядә "суверен Рунет" турында канун гамәлгә керде. Бу канун Рунетны дөнья челтәреннән өзеп куярга мөмкинлек бирә. Русия хакимияте бу чаралар илне дөньядан аеру өчен түгел, ә "читтән һөҗүм куркынычы" булган очракта Рунет тотрыклылыгын саклап калу өчен, дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG