Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: ФСБ Лубянкада ут ачкан кешене Украинадагы этник милләтчелек хәрәкәте белән бәйли


Лубянкада атыш вакытында
Лубянкада атыш вакытында

Мәскәүдә Лубянкада ФСБ бинасы янында ут ачуда шикләнелгән Евгений Манюров "Этник милли берләшмә" хәрәкәте белән бәйле булырга мөмкин, дип саный тикшерүчеләр. Хәрәкәтнең үзәге Киевта урнашкан.

ФСБ хезмәткәрләре, Евгений Манюровның компьютерында һәм телефонындагы мәгълүматны ачыклаганнан соң, һәм аның бетерелгән аккаунтларына кереп карагач, бу кешенең "Этник милли берләшмә" (ЭНО) милләтчеләр хәрәкәте белән элемтәсен тапканнар дип яза "Фонтанка".

Манюров оешманың Мәскәүдәге бүлегендә торган дип фаразлана. ЭНО бүлекчәләре шулай ук Иркутскида, Ростовта һәм Петербурда бар, ә төп урнашкан җире – Киев.

Оешманың Telegram каналында әйтелгәнчә, ул "этник милләтчелек идеяләрен аерым милләт өчен социализм идеяләре белән берләштерә". Хәрәкәтнең идеологлары урыс, украинннар һәм беларуслар бердәмлеген яклый.

Элегрәк Евгений Манюров өендә тентү вакытында Милли-азатлык хәрәкәте (НОД) оешмасының тамгалары булган кара-кызылсары төсләрдәге әләм һәм түштамга табылган дип хәбәр ителгән иде. НОД оешмасында хәрәкәткә катнашучылар арасында андый исем-фамилияле кеше юк, дип белдерделәр.

  • Мәскәүдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бинасы янында атыш 19 декабр кичендә булды. Нәтиҗәдә ФСБның ике хезмәткәре үтерелде, биш кеше яраланды. Ут ачучы үтерелде. Тикшерү комитеты хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомеренә һөҗүм маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты.
  • Атучының Евгений Манюров исемле кеше булуы хакында берничә матбугат чарасы язып чыкты. Ул Мәскәү өлкәсе Подольски шәһәрендә туып үскән, 39 яшьтә. 20 декабрдә Манюровның фатирын тентегәндә полиция электрон мәгълүмат саклау җиһазлары һәм корал тотуга рөхсәт кәгазьләре тапты. Манюров торган җирдә җиде данә корал, шул исәптән газ, травмалаучы, шома һәм сырлы көпшәле мылтыклар теркәлгән булган.

XS
SM
MD
LG