Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путинга каршы җинаять эше ачуны сорыйлар


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Екатеринбурда яшәүче юрист һәм хокук яклаучы Никита Томилов эчке эшләр министрлыгыннан Путинның җинаятьчел оешма җитәкчесе буларак эшчәнлеген тикшерүне сорый.

Хокук яклаучы Никита Томилов фикеренчә, Владимир Путин "министрлар, махсус хезмәтләр җитәкчеләре һәм илдә җитәкче вазифалар биләүче башка затлардан торган җинаятьчел оешма" башында тора. Шушы гаепләү нигезендә Путинга каршы эш ачуны сорап, юрист эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Томилов МБХ медиага сөйләгәнчә, аның максаты – Путинны җавапка тарту түгел, чөнки президентның кагылгысыз зат икәне билгеле. Мине бу сорауга министрлыкның нинди җавап бирүе кызыксындыра дигән юрист.

Томилин әйтүенчә, Путинга каршы эш яңа җинаять маддәсе нигезендә ачылырга тиеш. "Җинаятьчел иеррархиядә иң югары урынны тоткан өчен" маддәсе Русия җинаять кодексында 2019 елның апрелендә Путин тәкъдиме белән кертелгән иде. Бу маддә нигезендә җәза буларак сигездән алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Үзенең шикаятендә Томилин шулай ук эчке эшләр министрлыгыннан Путинның рәттән ике мөддәт президент булып утыруының канунга ярашлыгын да тикшерүне сорый.

Никита Томилов Екатеринбурда Төбәкара кеше хокуклары үзәгендә эшләгән. Ул Екатеринбур драма театры янында скверда храм төзүгә каршы чарада тоткарланган кешеләрне адвокат буларак яклады.

XS
SM
MD
LG