Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмаз Имамов Татарстан прокуратурасынан Михаил Щегловны җавапка тартуны сорый


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Активист белдергәнчә, Щеглов татарларның үз туган телләреннән файдалануга булган хокукларын кысуга котырта.

Тел активисты Алмаз Имамов Татарстан прокуратурасына Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щегловны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза язган. Ул Щегловны "нәфрәт һәм дошманлык уятуда" гаепли.

Имамов белдергәнчә, Щегловның Deutsche Welle каналы төшергән телевизион материалда татар телен дәүләт теле статусыннан мәхрүм итәргә чакыруы татарларның үз туган телләре белән дәүләт теле һәм Татарстан дәүләт оешмалары һәм сәүдә оешмаларында хезмәт күрсәтү өчен мәҗбүри тел буларак файдалануга хокукын кысуга котырта.

"Мин татар кешесе буларак Михаил Щегловның кешеләрне татар телен дәүләти дәрәҗәсеннән мәхрүм итү эшен оештырырга чакыруы белән тирән кимсетелү хисе кичерәм. Шулай ук аның мине татар буларак әрсез, оятсыз, начар кешеләр төркеменә, урыслар белән чагыштырганда артык күп хокуклары булган кешеләр арасына кертүе мине бик рәнҗетә", дигән Имамов гаризасында.

Алмаз Имамов соңгы арада актив рәвештә татар теле хокуклары өчен көрәшә. Чаллыда яшәүче активист инде икенче ел инде төрле банклар, оешмалар белән мәхкәмәләшеп йөри, ул оешмалардан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп итә.

Моннан тыш Имамов татар милләтен мыскыллау һәм дискриминацияләү өчен төрле танылган шәхесләрне дә (алар арасында Ольга Артеменко, Валерий Тишков, "За единое образовательное пространство в России" төркеме һәм башкалар) җавапка тартырга чакырып, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгатьләр юллады.

XS
SM
MD
LG