Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Либиягә хәрбиләр җибәрергә мөмкинлек бирүче канунга кул куйды


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты парламентның Либиягә хәрбиләр җибәрергә мөмкинлек бирүче канун өлгесен хуплаган. 3 гыйнварда канун Төркиянең "Рәсми газетында" дөнья күрде, ул гамәлгә кергән дип санала.

2 гыйнварда Төркия парламенты Либиягә хәрбиләр җибәрергә мөмкинлек бирүче канун өлгесен кабул иткән иде. Аны ил президенты имзалады. Төркия хәрбиләре Либия генералы Хәлифә Хафтар гаскәрләренә каршы торыр өчен җибәрелергә мөмкин. Генерал тарафдарлары арасында Русиядән ялланып сугышучылар да бар.
Канун өлгесе парламентка 30 декабрьдә кертелде. "Сүзче" газеты элегрәк язганча, беренче вакытларда Әнкара Либиядәге БМО тарафыннан танылган Милли килешү хөкүмәте сугышчыларын өйрәтү өчен белгечләр җибәрергә мөмкин. Шулай ук Төркия җитәкчелеге тарафыннан Либиягә һава һөҗүмнәреннән саклану өчен корал җибәрү ихтималы да карала.

Аңа кадәр Әнкара Либиянең Милли килешү хөкүмәте белән ике килешүгә кул куйган иде. Рәҗәп Эрдоган Либиядә "Вагнер" хәрби ширкәтенең ике меңнән артык сугышчысы бар дип белдерде. Ул генерал Хафтарга Русия ялланган сугышчылары ярдәм итүенә дәшми генә карап тормаячагын әйтте.

  • Либиядә соңгы берничә елда ике хакимият идарә итә. Илнең башкаласы һәм көнбатыш җирләре БМО таныган хөкүмәт контролендә. Көнчыгышта "Торбук хакимияте" дип аталган хәрби көчләр идарә итә, аларга фельдмаршал Хәлиф Хафтар катнашы бар.
  • 2019 елда Хафтар Триполины камау башлануы хакында игълан итте. Аны Русия, Франция, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре яклый. Төркия парламенты Либиягә гаскәр кертү хакында канун өлгесен кабул иткәннән соң ук Мисыр Тышкы эшләр министрлыгы бу карарны хөкем итеп чыкты дип хәбәр итә Reuters.
  • Ноябрдә АКШ дәүләт секретареның Якын көнчыгыш эшләре белән шөгыльләнүче ярдәмчесе Дэвин Шенкер Русия Либиягә "зур гына" хәрби контингент җибәргән, ул Хәлиф Хафтар җитәкчелегендәге дәүләт гаскәренә ярдәм итә дип белдерде.
  • Аңа кадәр Америка вәкилләре илдә "Вагнер хосусый хәрби ширкәтенең" берничә йөз ялланып хезмәт итүчеләре бар дигән иде.

XS
SM
MD
LG