Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия хәрбиләрен Либиядәге вазгыятьне катлауландыруда гаепли


Хәлиф Хафтар гаскәре танкы

АКШ рәсмие сүзләренчә, Русия Либиягә "зур гына" хәрби контингент җибәргән, ул Хәлиф Хафтар җитәкчелегендәге дәүләт гаскәренә ярдәм итә.

Русия хәрбиләренең Либиядә булулары әлеге илне "тотрыксызландыра" һәм "тыныч халык арасында күпсанлы корбаннарга китерергә мөмкин" диде АКШ дәүләт секретареның Якын көнчыгыш эшләре белән шөгыльләнүче ярдәмчесе Дэвин Шенкер.

Шенкер сүзләренчә, Русия Либиягә "зур гына" хәрби контингент җибәргән, ул Хәлиф Хафтар җитәкчелегендәге дәүләт гаскәренә ярдәм итә. Хафтар төркеме апрельдән Либия башкаласы Триполигә һөҗүм алып бара. Шәһәр БМО таныган хөкүмәт контролендә. "Русия хәрбиләренең зур өлеше илдә Либия дәүләт гаскәренә ярдәм итү өчен урнашкан", ди АКШ дәүләт секретаре урынбасары.

CNN хәбәр итүенчә, Либиядә Русия хәрбиләре булу турында Американың беренче белдерүе. Моңа кадәр Америка вәкилләре илдә "Вагнер хосусый хәрби ширкәтенең" берничә йөз ялланып хезмәт итүчеләре бар дигән иде. Берничә көн элек Либиягә АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе урныбасары Виктория Коатс җитәкчелегендә делегация килде. Ул "Русиянең Либия низагын эксплуатацияләвенә карата борчылу" белдерде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG