Accessibility links

Кайнар хәбәр

"1917" тарихи драмасы "Алтын глобус" бәйгесендә иң яхшы фильм дип танылды


5 гыйнварда Лос-Анджелес шәһәрендә чираттагы, 77нче "Алтын Глобус" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Лос-Анджелес шәһәрендәге Беверли-Хилтон кунакханәсендә 77нче тапкыр "Алтын Глобус" кино һәм телевидение бүләген тапшыру тантанасы узды. Бүләкне 25 номинациядә бирәләр. Һәр номинациядә бишәр дәгъвачы.

2019 елда төшерелгән иң яхшы драматик фильм дип режиссер Сэм Мендесның "1917" тарихи драмасы аталды. Ул Беренче дөнья сугышы вакытында ике британ солдаты белән булган вакыйга турында бәян итә. Мендес үзе иң яхшы режиссер дип танылды. "Иң яхшы комедия яки мюзикл" номинациясендә Квентин Тарантиноның "Бервакыт... Һолливудта" ("Once Upon a Time in Hollywood") фильмы җиңде, Тарантино үзе иң яхшы сценарий авторы дип табылды. Фильмда икенче пландагы ир-ат роле өчен Һолливуд йолдызы Бред Питт "Алтын Глобус" бүләгенә ия булды.

Иң яхшы драматик роль башкарган өчен Хоакин Феникс ("Джокер"/ "Joker"), Рене Зельвегер ("Джуди"/ "Judy") бүләкләнделәр. Монан кала, "Джокер" фильмы иң яхшы музыка номинациясендә дә җиңеп чыкты.

Чит телдә төшерелгән биш фильм арасында Көньяк Корея режиссеры Пон Чжун Хоның "Корткычлар" (기생충, "Parasites") фильмы җиңде. 2019 май аенда бу картина Канн фестивалендә дә җиңү яулаган иде.

"Иң яхшы мини-сериал яки телевизион фильм” номинациясендә 1986 елда СССР җирлегендә атом һәлакәте вакыйгаларына багышланган "Чернобыль" ("Chernobyl") сериалы җиңеп чыкты. Сериалда Борис Щербина ролендә булган швед актеры Стеллан Скарсгард икенче план ир-ат ролен иң яхшы башкаручы буларак бүләкләнде.

Ноябрдә "Алтын Глобус" бүләгенә дәгъва итүче кино эшләре арасында украин режиссеры Нариман Алиевның "Өйгә кайту" ("Homeward") фильмы да бар иде. Ул 65 илдән 93 фильм исемлегенә кереп, "Чит телдәге иң яхшы фильм" номинациясендә катнашты, әмма җиңә алмады. Русиядән бу номинациядә алты фильм, шул исәптән Кантемир Балаговның "Дылды" фильмы катнашты.

XS
SM
MD
LG