Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән Эрдоган "Төркия агымы" газүткәргечен ачты


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Русия президенты Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган тантаналы рәвештә "Төркия агымын" ачты. 

Аңа каддәр Истанбулда Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган икеяклы сөйләшүләр алып барды. Очрашу медиа вәкилләре катнашыннан башка, "бергә бер" рәвешендә узды.

Очрашу алдыннан Мәскәү Кремленың матбугат хезмәте Путинның Эрдоган белән Сүрия һәм Либиядәге вәзгыять, ике илнең икътисади мөнәсәбәтләре үсеше хакында фикер алышырга ниятләгәнен хәбәр итте. Эрдоган исә очрашу вакытында Идлибтәге хәлләр торышын һәм Сүриягә карата Русия-Төркия килешүләренең үтәлеше турында сөйләшергә җыенганын белдергән иде. Төрия президенты матбугат хезмәте шулай ук сөйләшү генерал Касыйм Сөләймани үтерелгәннән соң АКШ һәм Иран арасында кискенләшеп киткән низагка да кагылыр дип белдерде.

"Төркия агымы" газүткәргече Кара диңгез төбе буйлап Русиянең Краснодар краеннан Төркиянең Европа өлешенә кадәр салынган. Аның озынлыгы якынча 930 чакрым, гомуми куәте елына 31,5 миллиард кублы метр. Газүткәргечнең беренче өлеше газны Төркиягә, икенчесе Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләренә илтә. Русия "Төркия агымы" төзелешенең тәмамлануы хакында 2019 елның ноябре уртасында белдерде. Быел 5 гыйнварда Русия газ Греция һәм Төньяк Македонягә китерелә башлады дип хәбәр итте.

  • 2019 елның октябрендә Төркия һәм Русия президентлары Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин Сочида очрашу вакытында Төркиянең Ефрат елгасының көнчыгышыннан башлап Сүрия белән чикләрен Төркия һәм Русия бергәләп контрольдә тотачак дип килеште.
  • Кара диңгез төбеннән "Төркия агымы" газүткәргече төзү турында Владимир Путин 2014 елда Әнкарага килгәч белдергән иде. Ләкин 2015 елда Төркиянең хәрби һава көчләре Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң сөйләшүләр тукталып торды. Әнкараның рәсми гафу үтенүләреннән соң "Төркия агымы" килешүе белән эш яңадан башланды.
  • "Төркия агымы" турындагы килешүне Русия думасы 2017 елның 20 гыйнварында хуплады. Төркия парламенты килешүне 2016 елның декабрь башында ратификацияләде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG