Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сухумида оппозиция президент идарәсе бинасын камап алды


Сухумида протест чарасы
Сухумида протест чарасы

Абхазия башкаласында берничә йөз кеше катнашында протест чарасы уза. Оппозиция тарафдарлары президент сайлаулары нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

9 гыйнварда Сухуми шәһәрендә оппозициянең протест чарасы уза, анда берничә йөз кеше катнаша. Халык республиканың президент идарәсе бинасы янында җыелган, алар ишекне бәреп эчкә үтеп керергә омтыла, дип хәбәр итә "Эхо Кавказа".

Бина янында хокук саклау оешмалары вәкилләре дә бар, алар халыкны тоткарлап тора.

6 гыйнварда оппозицион сәяси көчләр үз тарафдарларын 2020 елның 9 гыйнварында Югары мәхкәмә каршындагы мәйданда җыелырга чакырды. Протест чарасы мәхкәмәдә быел президент сайлауларында катнашкан Алхас Квицинианың шикаятен караучы кассация коллегиясе утырышына туры китерелгән. Квициниа Үзәк сайлау комитетының президент сайлаулары нәтиҗәләре турындагы 2019 елның 20 сентябрендә кабул иткән карарын мәкхкәмәдә шикаять иткән иде.

"Абхазия ватандашлары, туган илебезне яклап сафка басарга вакыт җитте. Ватанпарвәрләр каны белән яулап алынган илебез гамәлдәге хакимиятнең җинаятьчел эшчәнлеге аркасында начар идарә ителә торган җирләргә әйләнде" диелгән иде "Бердәм Абхазия" мөрәҗәгатендә.

"Бүгенге режим конституцион башбаштаклык һәм җинаятьчелекнең чәчәк атуына китереп җиткерде. Халык үзен иминлектә дип хис итми. Хокук саклау оешмалары Хаджимбаның шәхси гаскәренә әйләнде. Җинаятьләрнең хакимияткә тап төшерми торганнары гына тикшерелә һәм ачыла" диелгән иде "Амцахара" сәяси фиркасе чакыруында.

1994 елгы сугыш тәмамланганнан соң Абхазия үзен бәйсез дәүләт дип таныды. 2008 елгы Русия-Грузия сугышыннан соң Мәскәү аны бәйсез ил буларак таныды. Республиканың бәйсезлеген Мәскәүдән кала бары Венесуэла, Никарагуа һәм Науру гына таныды.

XS
SM
MD
LG