Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "ИрАэро" SSJ-100 очкычларын җитештерүчедән 1,9 млрд сум таләп итә


Sukhoi Superjet-100 очкычы
Sukhoi Superjet-100 очкычы

"ИрАэро" һава ширкәте Superjet 100 (SSJ-100) очкычын кулланудан күргән зыянын "Сухой юлчылык очкычлары" акционерлык җәмгыяте капларга тиеш дип саный.

Иркутскидагы "ИрАэро" һава ширкәте “Сухой юлчылык очкычлары” акционерлык җәмгыятеннән 1,9 миллиард сум күләмендә копменсация таләп итә. SSJ-100 очкычларын кулланудан күргән зыянны "ИрАэро" шул суммага бәяли. Бу турыда үз чыганакларына таянып “Интерфакс” яза.

"ИрАэро" SSJ-100 очкычларын 2016 елдан бирле файдалана. Аларның техник хәле кәнәгатьләнерлек түгел дигән агентлыкның әңгәмәдәше. "ИрАэро" паркында барлыгы 9 Sukhoi Superjet 100 очкычы, шуларның бишесе төзек, калганнарының хәле мөшкел, ә берсе гомумән өч ел тик тора һәм асылда калган очкычларның эштән чыккан өлешләрен алыштыруга тотыла дигән ул.

Күрсәтелгән суммада очкычларны тәэмин итеп тору һәм төзекләндерүгә киткән чыгымнар, башкарылмаган очышлардан күргән зыян, шулай ук ширкәтнең очкычларны куллана башлаганнан соң булган вакыт аралыгында булмый калган керемнәре исәпкә алынган. Шикаять кәнәгатьләндерелмәгән очракта, "ИрАэро" "Сухой юлчылык очкычлары" акционерлык җәмгыятен арбитраж мәхкәмәсенә бирергә ниятли.

"ИрАэро" матбугат хезмәте тугыз SSJ-100 очкычының бишесен файдалануларын раслаган.

Элегрәк "ИрАэро"ның баш мөдире Юрий Лапин SSJ-100 очкычларының моторлары начар эшләвен, бер очкычның да алдан белдерелгән очу күрсәткечләренә ирешмәвен әйткән.

Superjet очкычлары белән казалар шактый еш булып тора. 2012 елда Индонезиядә потенциаль сатып алучыларга таныту очышы вакытында һәлакәткә юлыгып, 50 кешенең гомере өзелде. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырды. 2019 елның июлендә Sukhoi Superjet-100 очкычы очыш вакытында бер моторы эштән чыгып, Самарда ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булды.

2019 елның 5 маенда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче SSJ-100 очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.

XS
SM
MD
LG