Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фарсы куәте: Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле?


Иран кораллы көчләре парады, Тегеран, 22 сентябрь 2019

Иран генералы Касыйм Сөләймани үтерелгәннән соң, Иран белән Кушма Штатлар арасында зур низаг чыгу ихтималы сурәтендә Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле дигән сорау көн үзәгенә менде.

Ислам республикасының кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле соң? Бу сорауга җавап Иранның нинди стратегик максатлар куюына бәйле.

Тәһранның төп максаты — Якын Көнчыгышта үз йогынтысын арттыру һәм үз мәнфәгатьләрен алга сөрү, һәрхәлдә, Согуд Гарәбстаны кебек көндәшләргә өстенлекне бирмәү.

Бу максатка ирешү өчен Тәһран төбәкнең 10 илендә урнаштырылган зур күләмдә американ гаскәрләренә аяк чалу, өркетү һәм ахыр чиктә кысып чыгару өчен кулдан килгәннең барын да эшли.

Шушы максатны күздә тотып, Иран тулы масштаблы сугышка мөгаен бармас дип саный белгечләр, чөнки Тәһранның кораллы көчләре АКШ һәм аның беректәшләренең Якын Көнчыгышта урнашкан кораллы көчләре белән тиңләшә алмый.

Атом коралы юк, прокси күп

Иранның яхшы итеп рекламланган, ләкин шактый бәхәсле атом програмы бар, әмма хәзерге вакытта атом коралы булдыру мөмкинлеге юк.

"Аларның баллистик ракет програмы бар, әмма Кушма Штатларга барып җитәрдәй ерак ара ракетлары юк", — дип яза The Atlantic.

Тәһранга бу төбәктә дус илләр җитми, дип өсти басма: "Русия һәм Кытай белән яхшы мөнәсәбәтләре бар, әмма ныклы, көчле беректәшләре юк."

Дөньяда иң ябык илләрнең берсе саналган Иран нигездә АКШ һәм аның җитәкчелегендәге көчләрнең зәгыйфьлеген куллануга юнәлдерелгән асимметрик һөҗүмнәр һәм прокси-сугышлар стратегиясенә кереште.

Иран армиясе — дөньяда сан ягыннан сигезенче урында, актив хәрбиләрдән тора, асимметрияле сугыш стратегиясенә яхшы туры килә.

Тыйнак хәрби бюджет

2018 елда Иранның саклану бюджеты $13 млрд тәшкил итте, хәрби чыгымнар күләме белән ул дөньяда 18нче урында, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты.

Бу яктан Тәһран төбәктәге көндәшләреннән нык калыша: Согуд Гарәбстаны саклануга $70 млрд, Израил — $18.5 млрд сарыф итә (Кушма Штатлар күпкә күбрәк — $700 млрд).

Моннан тыш, Иранның хәрби чыгымнары 2018 елда алдагы ел белән чагыштырганда 9,5 процентка кимегән, беренче чиратта Америка санкцияләре аркасында туган икътисади проблемнар сәбәпле, Вашингтон бу стратегиясен "максималь басым" дип атый.

Әмма Вашингтондагы FDD (Демократияләрне яклау фонды) мәгълүматына күрә, Иранның хәрби җитәкчелеге, бигрәк тә Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы (ИИСК), дәүләт бюджетына гына бәйле түгел.

"Хәрби җитәкчелек Тәһран фонд биржасындагы ширкәтләрнең биштән берен контроль итә һәм меңләгән башка компанияләргә ия, аларның барысы да кораллы көчләргә табыш китерә", — диелә FDD хисабында. — Моннан тыш ИИСК Иран яшерен икътисадының шактый өлешен контрольдә тота."

Армия эчендәге армия

ИИСК үзе биш төркемнән тора.

Шундый төркемнәрнең берсен — "Кудс Форс" төркемен — дистә еллар дәвамында генерал Касыйм Сөләймани җитәкләгән. 3 гыйнвар ул американ дроны тарафыннан үтерелде, бу вакыйга Иран һәм Кушма Штатларны хәзерге авыр хәлдә куйды.

Кудс көчләре нигездә чит илләрдә, башлыча Якын Көнчыгышта операцияләр белән шөгыльләнә.

Кудс көчләренең төгәл саны билгесез. Ләкин Берләшкән хезмәтләр институты (Royal United Services Institute) фәнни хезмәткәре Джек Уотлинг NBC News каналына әйтүенчә, анда 17 меңнән алып 21 меңгә кадәр кеше бар.

Бәлки, тагын да мөһимрәк, Кудс көчләренең экстерриториаль кулланылышы төрле шигый төркемнәрне рекрутлауны күздә тота, Guardian мәгълүматларына күрә, аларның саны 200 мең сугышчыга җитә. Алар төбәкнең ким дигәндә биш илендә хәрәкәт итә.

Инглиз газеты язуынча, низаглы "соры зонада" хәрәкәт итүче бу прокси-армияләр дәүләтләр арасында сугыш халәтеннән түбәнрәк дәрәҗәдә булган хәрби гамәлләр башкару белән мәшгуль."

ИИСКка кергән тагын бер төркем — Басиҗ сугышчан төркеме — 90 мең кешедән тора, илдә тәртип тәэмин итү, башкача фикерләүне ​бастыру өчен кулланыла. Узган елның ноябрендә илкүләм протест чараларын бастыру вакытында йөзләрчә кеше һәлак булды, меңнәрчә кеше яраланды.

Ирандагы күп кенә мондый төркемнәре кебек үк, Басиҗ төркеме дә Иран-Гыйрак сугышы вакытында ихтыяри армия буларак төзелде. Ләкин шуннан соң ул "дәүләтнең курку таратучы аерылгысыз бер өлешенә әйләнде" дип яза The Washington Post.

Моннан тыш, ИИСК карамагында хәрби-диңгез көчләренең 20 мең хәрбие бар, алар беренче чиратта Ормуз бугазында кораллы патруль катерларында урнашкан.

Ормуз бугазында Иранның хәрби корабы, апрель 2019
Ормуз бугазында Иранның хәрби корабы, апрель 2019

Бугаз аша дөнья нефть сәүдәсенең 20 проценттан артыгы узуын искә алганда, ул дөньяда иң мөһим нефть сәүдә юлы булып тора, 2019 елда анда Иран һәм башка илләрнең танкерлары арасында берничә бәрелеш булды.

Азрак санлы булуга карамастан, Иран дәүләтенең икегә бүленгән асылы аркасында ИИСК регуляр армиягә караганда да куәтлерәк. Шул сәбәпле хөкүмәт белән ИИСК арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакыт киеренке булды.

Танклар

Иранның 1634 танкы бар. Танклары исәпкә алынган 137 ил арасында ул 18нче урында. Моннан тыш тагын 2345 БТР һәм ракета очыра торган 1900ләп хәрби техника исәпләнә.

Танклары күп булса да, аларның күпчелеге инде искергән модельләр һәм шактые бик нык таушалган хәлдә. Каррар исемле яңа модельне генә дөньядагы кайбер яхшырак танклар белән чагыштырып була. Бу танклар Иран армиясенә 1918 елдан килә башлаган дип исәпләнә. Каррар Русиянең мәгълүм Т-90 танкларын бик нык хәтерләтсә дә, Тәһран аны җитештерүдә Мәскәү белән ниндидер хезмәттәшлек булуын кире кага.

Диңгез көчләре

Иранның диңгез көчләре чагыштырмача зәгыйфь хәлдә. Аның очкыч йөртүче кораблары да, эсминецлары да юк.

Иран диңгез көчләрендә алты фрегат, өч корвет, 34 су асты көймәсе һәм 88 патруль көймәсе исәпләнә. Су асты көймәләре арасында Русиядә ясалган тавышсыз класслылары да бар.

Һава көчләре

509 очкычы булган Иран һава көчләре кайбер күрше илләрдән сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да бик нык калыша. Мәсәлән, The National Interest хәбәр итүенчә, Согуд гарәбстанның 848, Израилнең 595 бик сыйфатлы очкычы бар. Әле бу чагыштыруда АКШның төбәктәге күп кенә илләрдә урнашкан яхшы хәлдәге очкычлары исәпкә алынмый.

Иран һава көчләренең шактый өлешен 1979 елга кадәр хакимияттә булган шаһ чорыннан калган очкычлар тәшкил итә. 1991 елгы Фарсы култыгы сугышында АКШ җитәкчелегендәге халыкара көчләр юк итмәсен дип Иранга күчерелгән һәм шунда калган элекке Гыйрак очкычлары да күп.

Иран һава көчләренең нигезен 1970нче елларда АКШта ясалган F-4, F-5 һәм F-14 һөҗүм очкычлары тәшкил итә. Иранда аларны “Тизпарвазан” (Тиз очучы) дип йөртәләр.

2015 елгы атом килешүеннән соң Иранга каршы кырыс чикләүләр бетерелгәч һәм икътисадка бераз җиңеллек килгәч, Тәһранга үз һава көчләрен яңарту өчен бераз мөмкинлек ачылды. Ул чакта Франциянең Mirage 2000 очкычларын алу мөмкинлеге дә каралды. Әмма АКШ һәм Русиядә ясалган очкычлар белән яхшырак таныш булган Иран французлар белән бәйләнмәскә булды.

The National Interest язуынча, Иранның Русиядән 30 Су-30 очкычы алу мөмкинлеге дә булган, әмма ахыр чиктә бу тормышка ашмаган. Журнал язуынча, моңа Иран Инкыйлаб сакчылары корпусының регуляр армия көчәеп китүдән куркуы комачаулаган булырга мөмкин.

Ракетлар

АКШның нефть экспортлауда Иранга каршы кырыс чикләүләре нәтиҗәсендә Тәһранның читтән хәрби җиһазлар алу мөмкинлекләре соңгы елларда бик нык кимеде.

2018 елда Иранның корал экспорты аеруча нык кысылды. 2009-2018 елларда Иранның армия өчен импорты Согуд гарәбстанының шундый ук импортының нибары 3,5 процентына гына тиң булган.

Шул сәбәпле Иран хәрби ихтыяҗлар өчен үз технологияләренә ныграк таянырга һәм күбрәк Русия яки Кытайда ясалган арзанлырак җиһазлар алырга мәҗбүр булган.

Хәрби техникасы төбәктәге дошманнары һәм әлбәттә АКШ яки башка Көнбатыш илләренеке белән чагыштырганда сан ягыннан аз һәм сыйфат ягыннан начар булган Иран бу калышуын ракетлар җитештерү белән капларга тырыша.

Тәһранның кыскаара һәм уртаара ракетлары төбәктә иң камилләрдән санала. Аның шулай ук 300 чакрымга оча торган Шабаб-1 ракетлары да бар. Бу ракетлардан саклану өчен Вашингтон төбәктәге кайбер илләрдә Патриот системын урнаштырырга мәҗбүр булды.

Тәһран шулай ук кыйтгаара ракет ясау үнәлешендә дә эш алып барды. Әмма 2015 елда алты ил белән атом килешүе имзалаганнан соң бу эш тукталды.

2018 елда АКШ ул килешүдән чыккач Иран ул килешү шартларын үтәүдән акрынлап баш тарта башлады, ә Сөләймани үтерелгәннән соң ул килешүнең бер генә шартын да үтәмәячәген белдерде. Бу хәлләр Тәһран кыйтгаара ракетлар ясау эшен яңартырга мөмкин дип уйларга нигез бирә.

Стратегик тикшеренүләр халыкара институты белдерүенчә, Иранның 2000 чакрымга оча торган Шабаб-3 ракеты Израилгә барып җитә ала.

Әлеге институт шулай ук Иранның Русиядән алынган 32 С-300 һава һөҗүменнән саклану системы булуы турында яза.

Киберкораллар һәм дроннар

Иран һава көчләрен шулай ук дроннар да тулыландыра. Тәһран аларны Гыйрак һәм Израилгә каршы хәрби чараларда кулланды. Узган сентябрьдә Согуд гарәбстанындагы нефть корылмаларына һөҗүмдә дә Иран дроннары кулланылган дип санала.

Иран Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының үз киберһөҗүмнәр бүлеге дә бар, аның аның чит илләрдә булган берничә һөҗүм өчен җаваплы булуы мәгълүм.

Сөләймани үтерелгәннән соң күпләр Иран АКШка күпсанлы киберһөҗүмнәр белән җавап бирер дип көткән иде, дип яза The New York Times.

Өч яклы стратегия

Күп кенә аналитиклар Сөләймани үтерелгәннән соң Иран Кушма Штатларга каршы ачыктан-ачык сугыш башламас, ә АКШ көчләренә яки Вашингтонның Якын көнчыгыштагы мәнфәгатьләренә зыян китерү өчен ассиметрик операцияләр оештырыр дип фаразлады.

АКШның Гыйрактагы ике хәрби базасына ракет һөҗүмнәре белән инде җавап бирсә дә, Тәрһан башка стратегияләрне кулланып зур булмаган яңа һөҗүмнәр дә оештырырга мөмкин дип көтелә.

Deutsche Welle, бу каршылык дәвам иткән очракта, Тәһранның өчьяклы стратегияне сайлау мөмкинлеген күрсәтә.

Бу стратегиянең бер ягы “чик аръягындагы саклану” дип атала һәм ул Кудс көчләре бүлекләренең Ираннан читтә АКШ көчләренә һөҗүмнәреннән гыйбарәт була ала.

Бу страгиянең калган ике юнәлеше еракара ракетлар белән ерактагы АКШ һәдәфләренә һөҗүм итүдән һәм Фарсы култыгын ябып дөнья энергия базарын егып салудан гыйбарәт.

Фарсы култыгы ябылган очракта, 150 млн мичкәдән артык нефть резервлары блокадаланачак. Ә бу дөньядагы дүртенче иң зур резерв.

Иран үз җирләренә чит ил гаскәрләре керергә мөмкин дип бик борчылмый кебек. Кайбер Көнбатыш белгечләре исәпләвенчә, Иранга керү өчен 1,6 млн хәрби тупларга кирәк булачак, дип яза The Guardian.

Иранның Гыйрактагы ракет һөҗүмнәре АКШ хәрбиләре арасында югалтуларга китермәгәннән соң АКШ президенты Дональд Трамп 8 гыйнварда киеренкелекне йомшартучы белдерү белән чыкты һәм хәзер Американың Иранга җир өсте гаскәрләре кертү мөмкинлегенә бик азлар гына ышана.

Төбәктәге АКШ гаскәрләре

Күпсанлы чыганакларга караганда, хәзер Якын Көнчыгышта АКШның 50 меңнән артык хәрбие бар.

"Эңгер сугышы"

Шулай ук Иранның статус-квоны саклап калу мөмкинлеге дә карала.

1979 елгы Иран Ислам инкыйлабыннан соң АКШ белән Иран арасында дүрт дистә ел дәвам иткән каршылыкны тарихчы Дэвид Крист "эңгер сугышы" дип атады.

The Atlantic журналы язуынча, Иран хәзер билгеле бер план нигезендә эш итәргә җыена: "үз хәрби мөмкинлекләренең Кушма Штатларныкыннан калышуын киңкүләм прокси сугыш белән компенсацияләү, бу ачыктан-ачык сугышка юл куймый, ышандырырлык кире кагу мөмкинлеге бирә, Иран мәнфәгатьләрен зур югалтуларсыз һәм минималь риск белән яклау өчен җентекләп әзерләнә ала".

АКШ көчләренең Сөләйманины үтерүе һәм Иранның Гыйрактагы АКШ базаларына ракет һөтүмнәре белән җавап бирүе 1979 елда Тәһрандагы АКШ илчелегенә демонстрациячеләр бәреп кергәннән соң ике ил арасындагы беренче ачыктан-ачык корал куллану булды.

Хәзергә киеренкелек бераз кимесә дә, аның тагын да начараеп китүе һәм ике ил арасында шактый озак дәвам иткән киеренке, әмма контрольдә булган “эңгер сугышы” мөнәсәбәтләрен бозып куюы да мөмкин.

Язманың оригиналы: Persian Might: How Strong Is Iran's Military?

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG