Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Украина очкычын ялгыш бәреп төшерүен таныды


Канадада һәлакәт корбаннарын искә алу
Канадада һәлакәт корбаннарын искә алу

Очкычны бәреп төшерүне Иран хәрбиләре "кеше хатасы" дип аңлата. Гаеплеләр хәрби трибуналга тартылачак диелә.

11 гыйнвар иртәсендә Иран хәрбиләре Тәһран янында килеп төшкән "Украина һава юллары"ның Boeing 737 очкычын ялгыш бәреп төшерүләрен белдерде. Иран хәрби көчләре җитәкчелеге белдерүендә моның сәбәбе итеп "кеше хатасы" атала. Һәлакәт Иран белән АКШ мөнәсәбәтләре кискенләшкән вакытында булды, АКШ хәрби очкычларының очышлары ешайган, ди хәрбиләр.

Белдерүдә Украина очкычының Иранның мөһим хәрби объекты янында очуы һәм очыш рәвеше ягыннан хәрби очкычны хәтерләтүе әйтелә. Хәрбиләр мондый "хаталарны" киләчәктә булдырмау өчен системнарын яңартырга вәгъдә итте.

Иран президенты Хәсән Рухани илнең "әлеге коточкыч хатага үкенүен" белдерде. Ул бәреп төшерелгән Украина очкычы өчен компенсация түләнәчәген әйткән. Аның белдерүендә әйтелгәнчә, һәлакәт Иран саклану көчләренең тулы хәрби әзерлек чагында булган.

Иран әлеге хәлне тикшерүне дәвам итәчәк, гаепле кешеләрне җавапка тартачаклар, дип белдерде Иран президенты. Аның сүзләренчә, гаепле хәрбиләр трибуналга тартылачак.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо тулы һәм җентекле тикшерү оештыруны таләп итте. Ул Иран хакимияте ягыннан тулы хезмәттәшлекне көтә. Украина президенты Владимир Зеленский исә Иранның тулы гаебен тануын таләп итте. Ул һәлакәтне тикшерү эше "ясалма киртәләрсез һәм тоткарлаусыз" узачагына өметен белдерде.

Украина халыкара һава юлларының Boeing очкычы 8 гыйнвар иртәсендә җиргә килеп төште. Очкычтагы 176 кеше барысы да һәлак булды. Иран башта һәлакәт сәбәбе итеп техник хатаны атады, очкычны бәреп төшерү гаепләрен кире какты.

8 гыйнварга каршы төндә Иран Американың Гыйракта урнашкан хәрби ныгытмаларына һөҗүм итте. Ныгытмаларга дистәдән артык баллистик ракет атылган. Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы вәкиле бу һөҗүмне Америкага Касыйм Сөләйманины үтергәне өчен "рәхимсез үч алуның" башы дип белдерде.

XS
SM
MD
LG