Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Иранда Boeing казасын "аңлы рәвештә башкарылган үтерү" буларак тикшерә


Boeing 737 очкычы калдыклары
Boeing 737 очкычы калдыклары

Украинаның Иминлек хезмәте Тәһран күгендә очкыч казасын берьюлы өч маддә нигезендә тикшерә. Сәбәпләрнең берсе – очкычны аңлы рәвештә бәреп төшерү булырга мөмкин дип санала.

"Алдан уйлап башкарылган үтерү" маддәсеннән тыш, Украина Иминлек хезмәте бу очкыч казасын "һава транспорты белән идарә иткәндә хәрәкәт яки аны куллану кагыйдәләрен бозу" һәм "мөлкәтне аңлы рәвештә юк итү яки аңа зыян салу" маддәләре нигезендә дә карый.

Украина халыкара һава юлларының "Boeing-737" очкычы 8 гыйнварда Тәһран һава аланыннан күтәрелгәч үк диярлек җиргә килеп төште. Очкычтагы 176 кеше барысы да һәлак булды. Иран җитәкчелеге очкычның һавадан һөҗүмнән саклану системы тарафыннан бәреп төшерелүен таныды. Ул көнне Иран Американың Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясаган иде.

Bloomberg агентлыгы үз чыганакларына таянып Украина лайнерының казасы ракетка каршы тору системының техник җитешсезлекләре һәм Иран хәрбиләренең хаталары нәтиҗәсендә килеп чыккан дип язды.

XS
SM
MD
LG