Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Кытай студентлары Шәүкәтләрне яклап пикет уздырачак


Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтләр
Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтләр

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстаннан яклау сораучы Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтләргә теләктәшлек йөзеннән Тинчурин бакчасында килештерелгән урам чарасы оештыра.

Татар иҗтимагый үзәге президиумы 16 гыйнварда Тинчурин бакчасында узачак пикет хакында игълан итте. Урам чарасы Кытайдан Татарстанга укырга килеп, илләренә әйләнеп кайтырга куркучы абыйлы-энеле Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтләргә теләктәшлек йөзеннән уздырыла.

Шәһризат һәм Шаһдияр – игезәкләр, аларга 23 яшь. 2014 елда алар Татар конгрессы програмы белән Казан университетына укырга керә. Узган елда аларның виза белән кыенлыклар туа, КФУ документлар ясатырга егетләр Кытайга кайтырга тиеш ди. Әмма егетләр "Кытайга кайтсак, анда безне концлагерь көтә" диләр. Шәүкәтләрнең әнисе Казан ягы татары, аталары – уйгыр. Егетләр сүзләренчә, инде бер ел дәвамында аларның гаиләләре белән элемтәсе юк. Әниләреннән алган соңгы СМСта "Монда кайтмагыз" дип язылган була.

"Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә Татарстан хакимияте читтә яшәүче татарларга ярдәм итергә тиеш. Шуңа күрә Татарстан президентыннан, Татарстан Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: бу ике татар баласына Татарстанда сыену бирергә, Кытайдагы кеше ашаучы геноцид аждаһасына бирмәскә!" диелгән ТИҮ белдерүендә.

Оешма шулай ук чараны уздыруга Казан башкарма комитетының рөхсәте бар дип искәртте.

Шәһдияр Шәүкәт миграция хезмәтенең вакытлыча сыену бирмәвен мәхкәмәгә шикаять иткән иде. 2019 елның 2 сентябрендә Авиатөзелеш мәхкәмәсе миграция хезмәтенең карарын кануни дип тапты. Шәһдияр мәхкәмәнең бу карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. 13 декабрдә Татарстан Югары мәхкәмәсе дә бу карарны үз көчендә калдырды.

Былтыр ноябрьдә Шаһдиярның туганы Шәһризатка да шундый ук карар чыгарылган иде.

XS
SM
MD
LG