Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чулпан Хаматова катнашуы сәбәпле АКШ активисты Нью-Йоркта узачак "Үзгәреш җиле"нә каршы пикет уздырмакчы


Камил Сукаев
Камил Сукаев

"Азат Идел-Урал" оешмасының АКШтагы вәкиле Камил Сукаев 17 гыйнвар көнне Нью-Йоркта узачак "Үзгәреш җиле" концертын алып барыр дип планлаштырылган кино актеры Чулпан Хаматовага каршы "шау-шу тудырырга" тәкъдим итә.

Сукаев "Idel.Реалии"га белдерүенчә, активистлар концерт узачак Carnegie Hall каршында пикет уздырырга планлаштыра. 2012 елда кино актерының Русия президенты Владимир Путинның сайлау кампаниясендә ышанычлы вәкиле булуы һәм Хаматованың берничә белдерүе моңа сәбәп булган. Сукаев нинди белдерүләр турында сүз баруын ачыкламады.

2012 елда Хаматова Путинны яклап видеода төшкән иде. Ләкин соңрак кайбер блогерлар: "Хаматованы Путин өчен үгетләргә мәҗбүр иткәннәр", дип язып чыкты.

"Үзгәреш җиле" концерты 17 гыйнвар Нью-Йоркның 2800 кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залында узачак. Анда Татарстаннан 20ләп артист катнашачак.

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален Нью-Йоркта уздыру Татарстанга 30,5 миллион сумга төшә. Тагын 13 миллион сумны республика 2019 елның көзендә дүртенче фестивальнең репетицияләренә һәм концертларын уздыруга сарыф иткән.

XS
SM
MD
LG