Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы чит илдән акча алган фиркаләрне ябарга тәкъдим итә


Русиянең Дәүләт думасы
Русиянең Дәүләт думасы

Русия думасына чит илдән финансланучы сәяси фиркаләрнең эшчәнлеген туктатырга тәкъдим иткән канун өлгесе кертелде.

Чит илдәге юридик һәм физик затлардан финанс ярдәм ала торган сәяси фиркаләрне ябарга мөмкинлек бирүче канунның өлгесе парламентның рәсми сәхифәсендә дөнья күргән. Хәзер гамәлдә булган “Сәяси фиркаләр турында” канунга шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Документта фиркане ябу өчен нигез бирә торган сәбәпләр исемлеге китерелгән. Аерым алганда, чит дәүләтләрдән һәм чит илдәге юридик затлардан, чит ил ватандашларыннан, ватандашлыгы булмаган затлардан, 30 процентнан артык өлеше чит ил затларыныкы булган Русия юридик затларыннан, халыкара оешма һәм иҗтимагый хәрәкәтләрдән, исемен белдермәгән хәйриячеләрдән, “ят агент” дип танылган сәүдә белән бәйле булмаган оешмалардан һәм теркәлүенә бер ел да тулмыйча финанс ярдәм алучылар, теркәлгәннән соң бер ел эчендә чит илдән финанс ярдәм алган сәүдә белән бәйле булмаган оешмалардан яки аларның бүлекләреннән акча алучы фиркаләрнең эшчәнлеген канунсыз дип санарга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, канунга фирканең кеше һәм ватандашның Конституциядә беркетелгән ирекләрен һәм хокукларын бозмаска тиешлеген дә өстәргә тәкъдим итәләр. Шулай ук “халыкара мәйданда дәүләт һәм дәүләт символлары һәм институтлары абруен киметеп күрсәтү” дә фиркане ябуга нигез булып тора ала дигән канун өлгесе авторлары. Бу искәрмәдә җәмгыятькә, дәүләткә, дәүләт символларына, Конституциягә һәм дәүләт хакимиятен башкаручы органнарга ачыктан-ачык ихтирамсыз мөнәсәбәт күрсәтү очраклары күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG