Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Эльдар Шабановны соңгы юлга озаттылар 


Эльдар Шабанов
Эльдар Шабанов

17 гыйнвар Карасубазарда кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабановны җирләделәр. Ул йөрәк авыруыннан 79 яшендә вафат булды.

"Эльдар Шабанов кебек кешеләр Кырымга 1960нчы елларда кайтучыларның берсе. Ул заманда кырымтатарларны хакимиятләр Кырымга кертмичә куып чыгарылганнарның барысы өчен бер таяныч булды, гомере буе халкыбыз өчен көрәште. Аның истәлегенә бер хатирә ташы кую - безнең бурычыбыз", дип чыгыш ясады җеназада катнашучы милли хәрәкәт ветераны, язучы Певат Зети. Шабановны соңгы юлга озатырга Кырымның төрле почмакларыннан 800гә якын кеше килде.

Эльдар Шабанов яшьлек чагыннан милли хәрәкәттә катнашучыларның берсе булды. 1966 елда Үзбәкстанның Бекабад шәһәрендә 18 май матәм көнендә Сырдарья елгасының уртасында сөргенлек көненә багышлап кара байрак элүчеләрнең берсе иде.

Кырымнан берничә тапкыр куылып, 1969 елда кайтты. Әмма сатып алган йортында теркәлмичә яшисең дип, мәхкәмә куып чыгарганнан соң, Краснодар өлкәсендә яшәргә мәҗбүр булды. Ике елдан соң тагын Кырымга кайтты. 1978 елда үзенә ут төрткән Муса Мамутның җеназасына бармасын дип, Эльдар Шабанов йорты янында милиция кизү торды. Ул елларда Эльдар Шабанов халык ялкынлы чыгышлар ясаучы, хакимиятләрдән курыкмаганнарның берсе иде, гомеренең соңгы минутына кадәр туган халкын кайгыртып яшәде.

Шабанов шулай ук Кырымтатар халкы Корылтаеның делегаты иде, Мәҗлес җитәкчелеген дә Корылтайларда тәнкыйть итеп килде.

Эльдар Шабанов Русия президенты Владимир Путинның кырымтатар халкын реабилитацияләү турында фәрманына да ышанмады, аны "ялган фәрман" дип атады.

XS
SM
MD
LG