Мәскәүдә хакимият белән килештерелгән адвокат Станислав Маркелов һәм неонацистлар тарафыннан 11 ел элек үтерелгән журналист Анастасия Бабурова хәтере йөрешендә уннан артык кеше тоткарланган.
Мәскәүдә 11 ел элек неонацилар тарафыннан үтеелргән адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурова истәлегенә оештырылган йөрештә уннан артык кеше тоткарланган. Соңрак алар иреккә чыгарылган.
Полиция аларны йөреш барышында халык арасыннан тартып чыгарып автозакларга алып киткән. Тоткарлауның сәбәпләре хәбәр ителми. "Путин, кит!" дип язылган плакат тоткан активист Константин Фокин йөреш башлаганчы ук тоткарланган.
Йөрешнең калган өлеше тыныч узды. Анда катнашучылар Маркелов һәм Бабурова һәлак булган урынга чәчәкләр салды, сәяси активистларны эзәрлекләү һәм җәзалауга каршы протест белдерделәр. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, элек антифашистларга төп куркыныч неонацилардан килгән булса, хәзер ул хакимияттән кил. Моңа раслап, алар "Челтәр" террорчылык җәмгыяте дип аталган эш кысаларында гаепләнүчеләрнең фотосурәтләрен күтәреп барды. Аларның күбесе анархистлар һәм антифа хәрәкәте активистлары булып тора. Гаепләнүчеләрнең тарафдарлары бу ялган җинаять эше тулысынча ФСБ тарафыннан уйлап чыгарылган дип саный.
Кайбер катнашучылар президент Владимир Путин илнең төп канунына тәкъдим иткән үзгәрешләргә протест йөзеннән кулларына Русия Конституциясен тотып барды. Алар бу үзгәрешләрне "конституцион фетнә" дип атый.
Элегрәк Мәскәү депутаты Юлия Галямина Маркелов һәм Бабурова истәлегенә йөрешнең көн тәртибен киңәйтеп "дәүләт фетнәсенә каршы" кампания башларга тәкъдим иткән иде. Шимбә көнне полиция хезмәткәрләре аңа килештерелмәгән чаралар үткәрүнең ярамавы турында кисәтү ясады. Бүгенге чараны оештыручылар исә без Конституцияне яклаучыларның катнашуына каршы түгел, ләкин йөрешнең төп тематикасы һәм шигарләре үзгәрми, дип белдерде.
Маркелов һәм Бабурова истәлегенә йөрештә мең ярымга якын кеше катнашкан.
Сул карашлы адвокат Станислав Маркелов һәм "Новая газета" журналисты Анастасия Бабурова 2009 елның 19 гыйнварында Мәскәү үзәгендә үтерелде. Аларны үтерүдә гаепле дип Никита Тихонов һәм Евгения Хасис, ә оештыручы дип Илья Горячев табылды. Алар барысы да неонаци оешмасы әгъзалары иде.