Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге. Ничек башланды II


Булат Салиховның шәхси архивыннан
Булат Салиховның шәхси архивыннан

Башкортстанда Үзгәртеп кору елларында төзелгән Татар иҗтимагый үзәгенең беренче елларындагы эшчәнлеге турында Илнар Гарифуллин комментарының дәвамын тәкъдим итәбез. Комментарның беренче өлешендә сүз Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең оешу тарихы турында барган иде.

Ул чорда Татар иҗтимагый үзәгенең һәм гомумән татар милли хәрәкәтенең нинди максатлар куюын аңлау өчен ТИҮнең оештыру корылтае резолюцияләренә күз салыйк. Анда Мидхәт Шакиров (Совет берлеге коммунистлар фиркасенең Башкортстан комитеты беренче секретаре) чорындагы беренче башкортлаштыру барышында булган һәм кешеләрнең Мәскәүгә Совет берлеге коммунистлар фиркасе үзәк комитетына хатларында теркәлгән республика татарларының этномәдәни хокуклары бозылу да чагыла һәм вазгыятьне төзәтү юллары да күрсәтелә. Анда менә нәрсәләр язылган:

"Җанисәп вакытында милләтне мәҗбүри рәвештә үзгәртү һәм мәктәпләрдә туган татар теле урынына башкорт телен укыту аша татар халкын башкортлаштыру сәясәте алып барылды". "Мәктәпләр (татар мәктәпләре - ред.) саны кисәк кимеде. Ә шәһәрләрдә алар гомумән юкка чыкты. 300 меңләп татар яшәгән Уфада татар сыйныфы булган бер генә мәктәп калды, татар балалар бакчалары һәм мәктәпкә кадәр яшьтәге балалар тәрбияләү үзәкләрендә төркемнәр бетерелде". "Татарча радио һәм телевидение тапшырулары бетте". "Әлегәчә Башкортстанда татар театрлары юк". Һәм иң мөһим тезис: "1978 елгы Конституция нигезендә татар теле БАССРның дәүләт теле статусын югалтты".

Шул сәбәпле ТИҮ түбәндәгеләр зарур дип саный:​

"БАССРның татарлар яшәгән барлык районнарында һәм шәһәрләрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр һәм сыйныфлар ачып балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туган телдә белем алу мөмкинлеге бирергә".

Шунда ук Уфада гамәлгә ашыру өчен өч тәкъдим язылган:

  • "Уфаның һәр районында татар төркемнәре булган яслеләр һәм балалар бакчалары ачарга";
  • "Уфаның һәр районында татар мәктәпләре һәм сыйныфлары ачарга";
  • "Туган телдә белем бирүне дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиткә ия эш, милләтара мөнәсәбәтләрне үзгәртеп коруның иң мөһим һәм актуаль мәсьәләсе дип санарга".

Алга таба бу документта түбәндәгеләр языла:

  • БАССР язучылар берлегендә татар язучылары секциясен төзергә;
  • Уфада татар телендә китаплар чыгаруны яңарту өчен югары инстанцияләрдән басма продукция күләмен арттыруга ирешергә;
  • Татарча китаплар һәм газет-журналларның бар республика буйлап каршылыксыз таралуы өчен шартлар булдырырга;
  • Уфада татар телендә иҗтимагый-сәяси журнал чыгаруны оештырырга;
  • Мәктәпкә кадәр һәм башлангыч белем бирүчеләр әзерләү факультетында татар бүлеге ачарга;
  • Республика радио һәм телевиденисендә яңадан татарча тапшырулар әзерли башларга;
  • Казан радио һәм телевидениесенең Башкортстан халкы өчен тапшыруларын оештырырга;
  • Уфада 1912-1922 елларда булган татар драма театрын яңадан ачарга;
  • Туймазы, Нефтекамски һәм Дүртөйледә татар театрлары ачарга;

Төп проблем исә республика татар халкының тел мәсьәләсен чишү була:

"Җәмәгатьчелек һәм рәсми оешмаларның милләтара мөнәсәбәтләрне үзгәртеп корудагы төп бурычы дип ТИҮнең Уфа бүлеге БАССРдагы татар һәм башка милли телләрне яңадан аякка бастыруның дәүләт програмын әзерләүне саный. Бу максатта татар теленең конституцион статусын торгызып аны башкорт һәм урыс телләре белән бер рәткә кую зарур саналды. Шулай ук моның нигезендә эш кәгазьләрен татарча язуны булдыру кирәк", диелә ул резолюциядә.

Суверенитет декларациясе

Әле Башкортстанның Дәүләт суверенитеты турында фикер алышулар башлануга кадәр күпкә алданрак ТИҮ татар милли хәрәкәтенең бу мәсьәләгә карата позициясен билгеләп куйды. 1989 елның 15 октябрендә республика һәм Уфа татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең ТИҮ оештырган җыенында республика татар җәмәгатьчелеге Башкорт АССРга Совет берлегендәге 15 республиканыкына тиңдәш статус алуны яклый, шул ук вакытта татар халкының теле һәм мәдәнияте үсеше өчен конституцион гарантияләр булырга тиеш диелә.

Дәүләт суверенитеты декларациясе проекты әзерләнгәндә 1990 елның 8 сентябрендә БАССР ТИҮнең киңәйтелгән пленумы җыела. Аның резолюциясендә бер генә милләтнең дәүләт суверенитеты принцибы кире кагыла һәм тагын бер мәртәбә башкорт, урыс, татар телләренә дәүләт теле статусы бирү таләбе куела.

Суверенитет турында тарихи документ кабул ителүгә бер көн кала Уфаның Совет мәйданында язучы Айдар Хәлим белән эшче Кадерле Имаметдинов чатыр куя һәм Суверенитет декларациясе республика татарларының этномәдәни хокукларын гарантияләргә, аерым алганда, татар теленә дәүләт статусын кайтарырга тиеш дигән таләп белән ачлык игълан итә. Бу чара җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыра, нәтиҗәдә аны хәтта рәсми киңкүләм мәгълүмат чаралары да яктырта. Шул ук вакытта Башкорт яшьләре берлеге җитәкчеләренең берсе Артур Иделбаев та теләктәшлек йөзеннән Уфаның "Родина" кинотеатры янында чатыр корып ачлык игълан итә.

1992 елда республика президенты турында кабул ителгән канун Башкортстанда де-факто икетеллелекне беркетеп куйгач, төп татар оешмалары (ТИҮ, "Идел-Урал" татар демократик фиркасе, Уфа татар мәдәнияте клубы, "Азатлык" татар яшьләре берлеге) Башкортстан Югары шурасындагы татар депутатларны берләшергә чакыручы уртак мөрәҗәгать чыгара. Анда "милли хокукларны саклау өчен татар депутатларга бер фракциягә оешырга вакыт җитте", диелә. Моның төп максаты — Югары шура аша татар теленә дәүләт статусы бирүче канун уздыру була. Бу мөрәҗәгатькә колак салган депутатлар нефть чыгаручы районнар (татар халкы яшәгән көнбатыш төбәк) депутатлары фракциясен төзергә тәкъдим итә. Югары шура рәисе Мортаза Рәхимов бу тәкъдимне башта хупласа да, соңыннан кире кага.

Шул ук 1992 елда Башкортстан Конституциясе турында фикер алышулар барганда ТИҮнең урыннардагы бүлекләре тырышлыгы белән шәһәр һәм район шуралары аша татар теленә дәүләт статусы бирү кирәклеге турында карарлар кабул итүгә ирешелә. Мондый карарлар республиканың татарлар яшәгән көнбатыш өлешләрендәге шәһәр, район һәм авыл шураларында кабул ителә. Алар республикадагы татар теле мәсьәләсен легитимлаштыра һәм аның республика Югары шурасында каралуына нигез була.

Халык вәкилләренең бу теләген игътибарсыз калдыру максаты белән, Конституцияне һәм телләр канунын кабул итү тагын кичектерелә.

"Ык елгасы — Берлин дивары" очрашуында. Кәрим Яушевның шәхси архивыннан
"Ык елгасы — Берлин дивары" очрашуында. Кәрим Яушевның шәхси архивыннан

Ык елгасы — Берлин дивары

1991 елның 8 июнендә Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә узган җыен ТИҮнең иң шау-шу кубарган чарасы булгандыр, мөгаен. Сабантуй форматында узган бу чара "Ык елгасы — Берлин дивары" дип атала. Ык елгасы аша салынган, бер башы белән икенче башындагы вакыт аермасы ике сәгать булганга "дөньядагы иң озын күпер" дип аталган күпердә Башкортстан һәм Татарстан татарлары вәкилләре очраша. Ике ярында да бер үк халык яшәгән һәм ул халыкларны ясалма административ чик буларак аерып та торган бу елганы дистәләрчә ел буе алман халкын икегә аерып торган Берлин дивары белән чагыштыралар.

Мөфтият өчен көрәш

1992 елда мөселманнар дини идарәсе өчен көрәш кискен рәвештә килеп баса. Берничә башкорт оешмасы ("Урал" үзәге) катнашындагы башкорт милли хәрәкәте Совет берлегенең Европа һәм Себер өлеше мөселманнары диния идарәсе мөфтие Тәлгать Таҗетдинне вазифасыннан төшереп, дини идарә бинасын басып алып, анда башкорт милләтеннән булган мөфти җитәкчелегендә Башкортстан мөселманнары дини идарәсен булдырырга тели.

Республиканың татар җәмәгатьчелеге Тәлгать Таҗетдинне яклап чыга. Алар мөфтине бәреп төшерү татар оешмаларының Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен яклаучы һәртөрле гамәленә каршы чыгучы башкорт элитасының татарларга каршы позицияләрен тагын да ныгытырга мөмкин дигән фикер белән эш итә. Шулай ук моңа татар милли хәрәкәтенең оешу көннәреннән үк Таҗетдин белән бер-беренә теләктәшлек күрсәтеп эшләве дә сәбәп була.

ТИҮ һәм башка татар оешмалары дини идарә белән берлектә Таҗетдинне яклап митинг оештыра. Ул гына да түгел, Уфа татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше белән берлектә ТИҮ дини идарә бинасын көч белән басып алырга маташкан радикал башкорт оешмалары вәкилләреннән саклауны оештыра. Ул вакыйгаларда катнашкан кешеләр әйтүенчә, Тукаев урамында урнашкан әлеге биналар комплексын көч белән басып алырга теләүчеләр 40 кешелек төркем белән килә, әмма бинаны саклаучыларны күргәч кире борылып китә. Бу хәлдән соң низаг сүрелә. Нәтиҗәдә Башкортстан мөселманнары диния идарәсе аерым оеша, ә Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге дини идарә Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе дип атала башлый һәм республиканың татарлар яшәгән районнардагы (республиканың көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлеше) мәхәлләләр аның карамагында кала. Нәкъ менә ТИҮ һәм башка татар оешмалары тырышлыгы белән Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе сакланып кала һәм аның җитәкчелегендә әле дә Таҗетдин утыра.

1992 елның 19 мартында Уфаның Совет мәйданында Татарстанның Суверенитет референдумын яклау митингы. Алда ТИҮ рәисе Кәрим Яушев һәм шагыйрь Фәрит Габдрәхим
1992 елның 19 мартында Уфаның Совет мәйданында Татарстанның Суверенитет референдумын яклау митингы. Алда ТИҮ рәисе Кәрим Яушев һәм шагыйрь Фәрит Габдрәхим

Нәтиҗәләр

Татар иҗтимагый үзәгенең иң нык күтәрелгән чоры — 1989-1993 еллар, ул чакта бу оешма республикадагы иң тәэсирле иҗтимагый-сәяси көчләрнең берсе була. 1989 елдан 1991 ел башына кадәр оешманы Марат Рамазанов, аннан соң 1992-1994 елларда Кәрим Яушев җитәкли. Ул елларда ТИҮ тырышлыгы белән шундый уңышларга ирешелә:

  1. Мидхәт Шакиров хакимияте елларындагы башкортлаштыру чорында ябылган татар мәктәпләре яңадан ачыла. Мәсәлән 1989-1990 елларда Уфаның һәр районында татар теле укытыла торган берничә мәктәп ачыла (беренче 15 сыйныф). Аларның икесе (61нче һәм 84нче санлы мәктәпләр) алга таба гимназия статусын ала.
  2. 1990 елда Туймазы татар драма театры ачыла;
  3. 1991 елда Уфа "Нур" татар театры яңадан торгызыла;
  4. Бөре, Стәрлетамак пединститутларында һәм Уфадагы Башкорт пединститутында татар бүлекләре ачыла;
  5. 1991 елда "Өмет" татар газеты оештырыла;
  6. Радио һәм телевидениедә татар телендә тапшырулар чыга башлый;
  7. Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе үз бинасын саклап кала;
  8. 1992 елда Башкортстанның көнбатыш өлешендә (татарлар тупланып яшәгән төбәк) шәһәр һәм район шуралары татар теленә дәүләт статусын кайтаруны яклап тавыш бирә. Бәлки, бу ТИҮнең үз тарихындагы иң зур идеологик һәм сәяси уңышы булгандыр. Бу адым татар теленә дәүләт статусын кайтаруны татар милли хәрәкәте генә түгел, ә республиканың татар халкы яклавын күрсәтә. Моңа ТИҮнең җирле бүлекләре тырышлыгы белән ирешелә;
  9. Аңарчы күрелмәгән сәяси ачыклык һәм плюрализм шартларында үткән 1989 елгы җанисәп, БАССР республика комитетының республикадагы татарлар үзаңын үзгәртү тырышлыкларына карамастан, Башкортстанда татарларның сан ягыннан урыслардан кала икенче, ә башкортларның өченче урында булуын күрсәтә;
  10. Татар милли оешмалары Уфада республика районнары көннәрен оештыруда иң активлардан була. Бу киңкүләм мәдәни чаралар Уфада Башкортстанның көнбатыш районнарының якташлык җәмгыятьләре туплануга зур өлеш кертә, Уфадагы татарларның күпчелеге нәкъ менә шул районнардан була. Татар факторының көчәюеннән курыккан республика хакимиятләренә бу бер дә ошамый, әлбәттә. Шуңа күрә 1993 елда Башкортстан Югары шурасы таратылып, республиканың яңа конституциясе кабул ителеп Башкортстанда президент Мортаза Рәхимовның хакимияте ныгыгач, бу инициатива туктатыла.

Шулай итеп ТИҮнең 1989 елгы оештыру корылтае резолюциясенең күпчелек пунктлары 1990нчы еллар башына үтәлә. Әмма башка пунктларын үзеннән-үзе үтәлүенә юл ача ала торган иң мөһим пункт, Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирү турындагысы үтәлми кала.

Татар оешмаларының республика татарлары мәнфәгатьләрен яклауда нәкъ менә беренче үсеш этабында иң зур уңышларга ирешүенең сәбәпләре түбәндәгеләр:

Беренчедән, ачык җәмгыять һәм сәяси иреклекләр чорында бу эшчәнлек белән шөгыльләнү күпкә җиңелрәк була. Иҗтимагый тормышны демократияләштерүче, ирекле сайлаулар мөмкинлеге һәм башкаларны бирүче үзгәртеп кору сәясәте дә моңа ярдәм итә. Ә соңрак Башкортстанда кырыс административ систем урнашу моны кыенлаштыра.

Икенчедән, республикада милли оешмалар төзелә башлаганда татар иҗтимагый хәрәкәте иң көчлесе була.

Өченчедән, бу чорда республикадагы администрацив-идарә аппараты монолит булмый һәм татар иҗтимагый хәрәкәте үз максатларына ирешүдә хакимият элитасындагы төрле төркемнәрне әйләнеп узуга ирешә ала. Мәсәлән, коммунистларның республика комитеты “Нур” театрын торгызу таләбенә озак вакыт күз йомып килгәндә, аны торгызу турында карарны 1991 елда республика хөкүмәте башлыгы Марат Миргаҗәмов чыгара. Ул чакта коммунистларның республика комитеты инде реаль идарә дилбегәләрен югалткан була, ә Югары шура рәисе Мортаза Рәхимовның моңа каршы чыгу мөмкинлеге булмый.

Әмма объектив карасак, ТИҮ ул чордагы сәяси вазгыятьтән алырга мөмкин булганның иң күбен алды. Моңа ТИҮнең сәяси эшчәнлекне мәдәни-агарту эшчәнлеге белән бергә алып баруы да нык ярдәм итте. Чөнки бу аңа үз тирәсенә сәясиләшкән татарларны да, сәясәт белән артык кызыксынмый торганнарын да тупларга ярдәм итте. Һәм иң ахырда шунсын аерым билгеләп үтәргә кирәк, ТИҮ үзгәртеп кору чорында Совет берлегененең төрле урыннарында, шул исәптән Башкортстанда да оешкан һәм әле хәзер дә эшләп килүче бәлкем бердәнбер оешмадыр. Калганнары инде күптән юкка чыкты.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге

  • 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
  • Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
  • Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
  • Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
  • Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG