Accessibility links

Уфадагы ТИҮне бастыру ни өчен кирәк?


Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итү пикеты (архив фотосы)
Уфада татар теленә дәүләт статусы таләп итү пикеты (архив фотосы)

Күптән түгел башкорт оешмалары Татар иҗтимагый үзәгенә каршы шикаять белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин моның ни өчен нәкъ менә хәзер башкарылу сәбәбен ачыклаган.

"Башкорт оешмалары Татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) каршы шикаять белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән." Ике атна элек шундый хәбәр чыкты. Әгәр күптән түгел моның асылын ачыклаучы мәгълүмат (ул хакта ахырда булачак) ирешмәгән булса, бу чираттагы яңалыкка игътибар да итеп тормас идем. Бу мөһим факт әлеге хатның нәкъ менә хәзер чыгуы очраклы гына булмавын күрсәтә.

Бу гаҗәп мөрәҗәгатьне кемнәр имзалаганы яшерен булып калды. "Җәмәгатьчелек" дигән төшенчә бик киң бит ул. "Ак тамыр" башкорт оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев бу сәяси әләкләү хатын кемнәр имзалавы турында Азатлык соравына җавап бирүдән баш тарткан, астыртын гамәлләр кылучылар аның җәмәгатьчелеккә ачылуын бик теләми бит ул.

Мөнәсәбәтләрне мондый форматта ачыклау бүгенге чорга хас күренеш түгел

Башкортстандагы иң өлкән татар оешмаларының берсе булган Татар иҗтимагый үзәге 30 еллык тарихында мондый хәлләрне элегрәк тә кичергән иде. ТИҮдән кала башка оешмаларга да, төрле ошамаган матбугат чараларына да, кайчак аерым түрәләргә карата да мондый әләкләү хатлары языла. Әмма шулай да мөнәсәбәтләрне мондый форматта ачыклау бүгенге чорга хас күренеш түгел. Ирек Агишев (бу хатка кушылуын кире какмаган бердәнбер кеше) белән бергәләп шикаять язган бу билгесез анонимнар хат ахырында ТИҮгә күп санлы дәгъвалар белдереп хакимияттән чаралар күрүне сорый.

Бу дәгъваларның кайберләре кызык булса, кайберләре хәттә трагикомик дәрәҗәдә дияргә мөмкин. Әмма хат ахырындагы таләпләр бер дә кызык түгел. Бу иптәшләрнең ни теләвен аерым-аерым карыйк. Алар "ТИҮ, башка иҗтимагый оешмалардан аермалы буларак, республика хакимиятенә беркайчан да ярдәм итмәде", дип зарлана, гәрчә "хакимият татар халкының рухи үсеше өчен тырышты", ди аноним авторлар һәм республикадагы ике татар театрын, күптән түгел ачылган Тукай һәйкәлен санап китә.

Бүгенге чорда хакимият белән хезмәттәшлектан баш тарту — сәяси "сафлык" билгесе

Әйе, ТИҮ Башкортстан хакимиятләрен яклап чыкмады. Әмма бүгенге чорда хакимият белән хезмәттәшлектан баш тарту — сәяси "сафлык" һәм демократик идеалларга тугрылык билгесе. Әлеге иптәшләргә мондый төшенчәләр бөтенләй таныш түгел ахры. Ә хакимиятне яклауга килгәндә, бигрәк тә Мортаза Рәхимов чорында, күрәсең бу иптәшләр фикеренчә, ТИҮ үз халкының мәнфәгатьләрен өч тиенгә сатып җибәрергә тиеш булгандыр. Күрәсең, алар татар теленә дәүләт статусын кайтарудан баш тарткан өчен Мортаза Рәхимовка рәхмәт әйтергә тиеш булгандыр, ә бит Башкортстан президенты җәмәгатьчелек алдында бу мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә биргән иде.

Күрәсең, татар теленә дәүләт статусын сорауны җәмәгатьчелек алдында "бук чәйнәү" белән чагыштырган өчен татарлар бу сәяси персонажга рәхмәтле булырга тиештер. Татар мәктәпләрен күпләп ябу, республика татарларына туган тел буларак башкорт телен мәҗбүри тагу, җанисәпләрдә әвеш-тәвеш китерүләр, башкортлар яшәгән Урал аръягында социаль өлкәгә күпләп акча түгү һәм республиканың татарлар яшәгән көнбатыш өлешендә бу өлкәгә акчаны даими кысып тоту, ошамаган кешеләрне сәяси эзәрлекләүләр һәм башкалар өчен рәхмәтле булырга тиештер.

Һәм тагын Мортаза Рәхимов янәсе "Нур" театрын һәм Туймазы татар театрын төзеткән дигән мифлар күпертелә. Чынлыкта исә беренчесенең яңадан торгызылуы һәм икенчесенең барлыкка килүе нәкъ менә Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсе. Нәкъ менә бу оешма 1989 елның гыйнварында төзелүеннән бирле Туймазыда театр ачуны һәм "Нур" театрын (1911 елда булдырылган 1920нче еллар башында ябылган) аякка бастырун таләп итеп килде.

Туймазы дәүләт театры партия өлкә комитетының татар җәмәгатьчелеге таләпләре белән килешүеннән соң 1990нче елда оешкан. "Нур" театрына килгәндә, аның торгызылуын хакимият хупламады. Бик озак җәфаланулардан соң Татар иҗтимагый үзәге өлкә комитетына оппозициядә булган Уфа хакимиятенә, аннары Министрлар шурасына таянып 1991 елда "Нур" театрының торгызылуына ирешә. Һәм хакимият ягыннан монда Мортаза Рәхимов түгел, ә БССРның Министрлар шурасы рәисе Марат Миргазямовның өлеше зур булды.

Тукайга һәйкәл куюны дәүләт тарафыннан игелек итеп күрсәтү — оятсызлык

Ә Габдулла Тукайга шәхси акчага булдырылган һәйкәл куюны дәүләт тарафыннан игелек итеп күрсәтү — бу инде оятсызлык. Мөмкинлек туган саен республика җитәкчелегенең бу һәйкәл белән мактаначагын, аны шәфкатьлелек гамәле итеп күрсәтеп, үзенең бәясен арттырачагын көткән идем. Әмма "бәйсез җәмәгать вәкилләре" дип аталган һәм бу мәсьәләгә объектив карарга тиешле кешеләрдән мондый сафсата ишетергә туры килер дип һич уйламаган идем.

Башкортстанның көнбатыш өлеше язмышы турында референдум мәсьәләсе бу инде радикаль адым (гәрчә кануни һәм тарихи гаделлек ягыннан монда бернинди дә гаеп юк) һәм ул Башкортстанда татар теленә дәүләт статусын кайтару мәсьәләсе кире кагылуга җавап буларак барлыкка килде.

Аннары мөрәҗәгатьтә башкорт хакимиятенә таләпләр язылган, ә алар Конституциядә язылган ватандашлар хокукларына һәм ирекләргә, йомшак кына итеп әйткәндә, каршы килә:

  1. "Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы таләп итүне туктату". Кеше хокуклары турында ишеткәннәрме алар — юк.
  2. "Уфа "Нур" татар дәүләт театры янында татар теленә дәүләт теле статусы таләп иткән ялгыз пикетларны тыю". Ялгыз пикетларны тыю — бу бернинди кысаларга сыймый торган хәл. Димәк, Ирек Агишев һәм башка имзалаучылар республика татарларына карата хокукый һәм сәяси дискриминация кулланырга чакыралар булып чыга. Бу инде үз-үзеңне фаш итү дип атала.
  3. "Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдиновны Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарын Татарстанга кушарга чакыруы өчен җавапка тарту (шулай ук аның Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып калырга тиеш түгеллеге дә әйтелә)." Кемгә нинди оешмада торырга һәм рәис итеп кемне сайларга өйрәтү – бу инде хәтта хәзерге заман өчен дә артыгын кылану (вөҗдан иреге турында шулай ук онытканнар, күрәсең).
  4. "Башкортстанда "татар мәсьәләсе" киләчәктә Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында икеяклы килешүе кысаларында гына хәл ителергә тиеш".

Монда иң кызыгы башлана – бу соңгы пунктның килеп чыгуы юкка түгел. Татарстан һәм Башкортстан арасында килешүгә өстәп июнь аенда имзаланган "юл харитасында" (әлеге документ әлегә беркайда да чыгарылмаган) Башкортстан татарларының тел, мәгариф, мәдәният һәм икътисад өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында бер сүз дә юк. Шул ук вакытта "юл харитасында" Казан, Чаллы шәһәрләрендә башкорт телен өйрәнү сыйныфларын ачу турында язылган. Гәрчә искә төшерсәк, Татарстанда яшәүче башкортлар белән чагыштырганда Башкортстанда яшәүче татарлар 100 тапкырга күбрәк.

Уфа татарларына бернинди файда китерми торган килешүне такмакчылар

Монда инде тел мәсьәләсен хәл итү кирәклеген даими күтәреп торучы хакимияттән бәйсез татар оешмасының авызын томалау һәм беррәттән Уфа татарларына бернинди файда китерми торган ике республика арасындагы килешүне тагарга теләү дә ачыктан-ачык ярылып ята. Шуңа бу хат тиктомалдан гына барлыкка килә алмый. Башкортстанда күп кенә башкорт иҗтимагый оешмаларның хакимият белән бер сүздә булу тарихын белгәнгә, бу "уяу авторлар" өстән күрсәтмә алмыйча гына кулларына каләм алмаганы ап-ачык.

Мондый хәл беренче очрак булмаса да, аның нәкъ хәзер килеп чыгуы Русия халыкларының үз хокуклары өчен көрәшенең дәрәҗәсен төшерә. Әлеге хәлдән соң, читтән күзәтүче кешегә барлык милли оешма активистлары Русиядә халыкларның хокуклары кысылуга зарланган һәм шул ук вакытта үзләренә ошамаган башка активистларны "акылга утыртырга" чакырып әләк язган, акылы ягыннан ерак китмәгән икейөзле кешеләр кебек күренәчәк. Әмма мөрәҗәгать "язучылар" моңа төкереп карый, күрәсең.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG