Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда аракы сату кими, сыра сату арта


Узган ел Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү ике процентка үскән, ә сату артмаган. Шул ук вакытта халыкта сырага кызыксыну арта. Аны сату 14 процентка арткан.

2019 елда республикада 97 млн декалитр күләмендә алкоголь продукциясе җитештерелгән. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов оешманың еллык утырышында хәбәр итте. Шул ук вакытта 2018 ел белән чагыштырганда спиртлы эчемлекләр сату артмавын белдерде. Узган ел 57 млн декалитр күләмендә сатылган.

Тискәре күренеш буларак, хәмер сатуны киметкән районнарны аерым атадылар. Узган ел сатуны 13 район арттыра алган. Казан, Арча, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбычта шул ук дәрәҗәдә сакланган. Ә 26 районда сату бермә-бер кимегән.

"Питрәч районында алкоголь сату 11 процентка, Әтнәдә тугыз процентка арткан булса, Тәтештә тугыз процентка, Мамадыш һәм Теләче районнарында сигез процентка кимеде", ди Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Аракы сату өч процентка кимегән. Шул ук вакытта Татарстанда сыра җитештерү һәм аны сату арткан. Бу Татспиртпромның "Белый Кремль" заводында эшчәнлекнең көчәюе белән аңлаталар.

"2019 елда Татарстанда сыра җитештерү 15 процентка артып, 44 млн декалитрга җитте. Сыра сату исә 14 процентка үскән. Ул 8 млн декалитр булды", диде Җәүдәт Әхмәтханов.

XS
SM
MD
LG