Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин үзе үтенсә генә!" Татар җырчылары Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплармы?


Архив фотосы
Архив фотосы

Путин юлламасыннан соң Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү референдумы булыр көтелә. Бу эш шома барсын өчен интернеттагы "йолдыз"ларга да акча төртеп халыкны кыстау тәкъдимнәре килә башлаган. Азатлык татар җырчылары, блогерларның да кылларын тартып карады.

Журналист Ксения Собчак үзенә Конституциягә үзгәрешләрне рекламлау тәкъдиме ясаулары турында белдерде. Ул сәяси карарларны, фиркаләрне реклам икәнен билгеләми генә рекламлау – хурлык, төпкә төшү дип саный.

Instagram-да Владимир Путин тәкъдимнәрен хуплап кайбер блогерлар постлар чыгара башлады. Алар арасында җырчы Нюша, футболчы Дмитрий Тарасов, алып баручы Ксения Бородина бар.

Татар җырчылары һәм блогерларына Русия Конституциясендәге үзгәрешләрне хуплап язу тәкъдиме белән чыксалар, алар бу тәкъдимне кабул итәчәкме, бу үзгәрешләрне хуплыймы, Азатлык шуны белеште.

Ландыш Нигъмәтҗанова
Ландыш Нигъмәтҗанова

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова (Instagram-дагы аккаунтына 274 мең кеше язылган) белмәгән әйбергә катнашмавың хәерле дип саный. Аңа Русия Конституциясенә үзгәрешләрне кертүне хуплап язмалар чыгарырга тәкъдимнәр булмаган.

"Instagram сәхифәмә үзем кулланып караган әйбергә генә реклам ясыйм. Үземә ошаган, ышанган әйберне генә рекламлыйм. Сәяси мәсьәләләргә гомумән кагылмыйм. Русия эстрадасында вазгыять башкача. Алар үзләренә файда булса, теләсә нәрсәгә алына. Безнең менталитет башка. Аннан соң мин ул үзгәрешләрнең халкыма ни дәрәҗәдә йогынты ясаячагын да белеп бетермим. Белмәгән әйбергә катнашмавың хәерлерәк", диде ул.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Җырчы Фирдүс Тямаевка (Instagram сәхифәсенә 378 мең кеше язылган) тәкъдим ясаучылар булган, ләкин ул сәяси уеннарга катнашу яклы түгеллеген, бары тик җырчы булып калырга теләвен әйтә.

Конституциягә, президент кануннарына кысылу, аны ничектер аңлатырга тырышу – җырчы эше түгел

"Сәясәткә тыгылмыйм. Үзебезнең Нурлат "глава"сы берничә тапкыр әйдә, сине депутат итеп куябыз дип чакырды. Әле дә кыстыйлар. Миңа кирәк түгел. Мин туры сүзле, кызу кеше, бәласеннән башаяк. Бусы – бер. Икенчедән, Конституциягә, президент кануннарына кысылу, аны ничектер аңлатырга тырышу – җырчы эше түгел. Аның өчен депутатлар бар, алар аңлатсын.

Ярар, блогерлар Конституциягә үзгәрешләрне мактасын ди, үзгәрәме ни дә? Юк. Әллә нинди язмалар куелса да, канунны кешеләр өчен эшләүгә бора алмыйбыз. Тел мәсьәләсендә дә күпме яздык, урамда җыелып карадык, барыбер үзгәреш булмады. Бәлкем, без шушы хәлгә калгач, киресенчә, бер-беребезгә ябышып, үзебезнекен бирмәбез кебек тоям. Үземнән чыгып әйтәм: теге вакытта песи үтерде дип чыкты бит әле. Иң беренче безне татар блогерлары салып таптады, аларга журналистлар кушылды. Безнең татарлыкның үлчәме шуның кадәр генә димәк. Әмма бу сынау миңа кирәк булган кебек Татарстанга да бу сынаулар кирәк булгандыр.

Акчага пост язуга килгәндә, мин алай сатыла торган түгел. Шундый хәл булды, берәү депутатлыкка сайланганда, аны мактарга, концертлар куярга, тактасын күтәреп йөрергә тәкъдим иттеләр. Мине андый әйбергә тыкмагыз, дидем. Тәкъдимнәр булгалап тора. Икенче яктан, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү зыянга буламы, файдагамы – ансын да төгәл генә әйтеп булмый бит әле. Белмисең икән, кысылма! Мин менә белеп бетермим, аңламыйм, кешеләрне дә кыстый алмыйм", дип фикере белән уртаклашты Фирдүс Тямаев.

Лилия Муллагалиева
Лилия Муллагалиева

Җырчы Лилия Муллагалиева (Instagram-да 90 мең язылучысы бар) үзе ышанган әйберләрне генә сәхифәсенә урнаштыра. Ә сәяси мәсьәләгә килгәндә, ул Путинның шәхси шалтыратуын көтә.

"Көн саен нәрсәне дә булса мактарга кушып тәкъдим ясыйлар. Аны акчага да, бушка да, бартерга да тәкъдим итәләр. Ләкин сәяси реклам тәкъдим иткәннәре булмады. Синең аркада кыен хәлдә калдык дип әйтүләреннән куркам. Реклам – җаваплылык. Тәкъдим шулкадәр күп, хет реклам өчен аерым аккаунт яса. Ә Конституциягә килгәндә, Путин шәхсән үзе чыкса, давай Лилия, рекламла дисә, уйлап карар идем. Булмастай әйбер ул. Миңа калса бер генә кеше дә белер-белмәс нәрсәне мактап язмаячак", диде ул.

Василий Иванов
Василий Иванов

Үзен тракторчы-профи дип таныткан, блогер Василий Иванов (Instagram-да 35 мең язылучысы бар) фикеренчә, теләсә нинди реклам – алдакчы әйбер.

"Instagram-да акча эшлә дип өйрәтүчеләр булды. Ышанып берничәне куеп карадым. Алдакчы нәрсә икән ул, мин аны белмәдем. Сиңа ышанып күпме акчаны югалттым дип килеп әйтүчеләр булгач, аны куймас булдым. Кеше алдаганны яратмыйм. Конституцияне үзгәртәбез диләр, әмма безгә файдагамы соң ул? Башта халыкка яхшы була дип исбатласыннар, аннары карарбыз әле мактаргамы, кыстаргамы, хурларгамы...", ди ул.

Гөлназ Сәфәрова
Гөлназ Сәфәрова

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова (Instagram сәхифәсенә 378 мең кеше язылган) акчага кеше фикерен әйтеп утыручыларны сатлыкҗан дип атый.

"Беркайчан да, күпме генә түләсәләр дә, үземнең фикеремә, тормыш позициямә туры килмәслек әйберләр турында язарга ризалашмаячакмын. Теләсә кайсы тема, теләсә кайсы өлкә булсын, мин андый сатлыкҗан түгел. Акчага кеше фикерен әйтеп утыручыларны сатлыкҗан дип атар идем. Һәр кешенең үз позициясе булырга тиеш. Блогермы син, журналистмы, башка һөнәр иясеме... Һәрбер фикер зур җаваплылык таләп итә. Мин беркайчан да үземнең фикерем белән туры килмәгән әйберләрне үз фикерем дип күрсәтү ягында булмадым", диде ул.

Ринат Галиәхмәтов
Ринат Галиәхмәтов

Татар малай исеме белән танылган Ринат Галиәхмәтов (Instagram сәхифәсенә 378 мең кеше язылган) сәясәтне аңлау авыр, әмма Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү Татарстанга зыянлы икән, берничек тә аны халыкка хупларга кирәк дип аңлатып язмаячакмын, ди.

Бу хәлләр Татарстанга зыян сала икән, республикага авырлык китерә икән, катнашмаячакмын

"Гомеремдә бер тапкыр КПРФ фиркасеннән бергә эшлик, безнең эшчәнлекне танытыгыз дигән тәкъдим булды, әмма мин ул вакытта аңлап та бетермәдем ахрысы аны, кире кактым. Сайлауларга барырга кирәк дип язма чыгардым, анысы булды. Әмма бу намзәт әйбәт, аның өчен тавыш бирегез дигәнне эшләмәдем. Моның өчен акча алмадым. Башкалар алганмы – белмим. Татарстанның Яшьләр министрлыгы очрашуларга чакыра, анда барам, ансы да бушлай.

Мәскәүдән миңа мөрәҗәгать итмәсләр, кем инде мин ул кадәр? Мин ул сәясәтне аңлап та бетермим. Ул үзгәрешләр кайсы ягы белән файдалы икәнен дә, ни өчен кирәк икәнен дә белмим. Китереп терәсәләр, "Путин тәкъдим иткән үзгәрешеләрне хуплыйк!" дип язу урынына "Кирәкме, юкмы?" дигән нейтраль язма чыгарыр идем кебек. Әмма бу хәлләр Татарстанга зыян сала икән, республикага авырлык китерә икән, катнашмаячакмын", дип җавап кайтарды Ринат.


XS
SM
MD
LG