Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярты зал җыю безне куркытмый. Зәвыклы тамашачыга йөз тотабыз"


"Нур" театрында "Һиҗрәт" спектакле турында фикер алышуны Гөлнур Усманова алып барды

Уфа "Нур" татар дәүләт театры башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Нәкый Исәнбәтнең "Һиҗрәт" пьесасы нигезендә куелган спектакль уңаеннан фикер алышу уздырды.

Чара Уфа "Нур" театрының музеенда башланды. Спектакль алдыннан театрның реклама һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина кыскача гына театрның оешу тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләде, уңышлар һәм проблемнарны атады.

Гөлшат Сафина
Гөлшат Сафина
Татарча балалар тамашалары белән файда китереп булмау сәбәпле, урыс телендә куярга мәҗбүрбез

"Безне Яңа ел бәйрәмнәре туры килгән декабрь-гыйнвар аенда 18 мең тамашачы карады. Бу зур сан. Ләкин проблемнар да бар, шуларның берсе – татар телендә балалар тамашалары аз куелуы. Татарча балалар тамашалары белән файда китереп булмау сәбәпле, урыс телендә куярга мәҗбүрбез", диде Гөлшат Сафина һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары ярдәме белән февральдә татар балалары өчен тамашага халык җыюда ярдәм сорады. Тамашачы җыярга татар оешмаларын да кушылырга чакырды.

Аннан соң тамаша башланды. Спектакльнең премьерасы узган ел гына булса да, тамашачы театрның зур залын тулысынча тутыра алмаган.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Тамашаның сюжетына килгәндә, анда инкыйлабтан соңгы болганчык еллар сурәтләнгән. Авыл мулласы Гайнетдин кызыллардан качып, Колчак гаскәре артыннан Себергә һиҗрәт кыла. Гайнетдин мулла юлда өч хатынын, кызын, хезмәтчесен, мал-мөлкәтен җуя. Өч хатыны да җиңел холыклык күрсәтеп, башка ирләргә ияреп китә. Кызы бер чәркә аракы эчкәннән соң берәдәк артист белән кушыла. Гайнетдиннең юлындагы барлык геройлар алдашу, байлык җыю, талау турында гына уйлый. Хәтта дин җитәкчеләре – мөфтигә кадәр дөнья малы артыннан куучы булып чыга. Нинди генә авыр юллар узуга карамастан, Гайнетдин мулла дингә, иманга тугры, рухи саф кеше булып кала.

Тамашачы театрның зур залын тулысынча тутыра алмаган
Тамашачы театрның зур залын тулысынча тутыра алмаган

"Һиҗрәт" спектакленнән соң фикер алышу узды. Спектакльдә уйнаган артистлар сәхнәгә чыгып тезелеп утырды. Алар фикер алышуны тыңлап кына утырдылар. Фикер алышуны театрның әдәби-драматик бүлек мөдире Гөлнур Усманова алып барды.

Гөлнур Усманова
Гөлнур Усманова

"Нәкый Исәнбәт шәхесе турында соңгы чорда күптөрле фикерләр йөри. Ләкин безнең максат аның шәхесен тикшерү түгел, ә драматург буларак күзаллау, бүгенге спектакль турында фикер алышу", диде Гөлнур Усманова.

Фикер алышуны ачып "Нур" театрының режиссеры Байрас Ибраһимов "Һиҗрәт"нең соңгы бүлеген алып ташлавы, әсәрне үзенчә ничек күзаллавы турында сөйләде.

Байрас Ибраһимов
Байрас Ибраһимов

"Соңгы бишенче актны алып ташладым. Анда мулла авылына кайта, йортын клубка әйләндергәнәр. Ул дүртенче тапкыр өйләнә һәм кооператор булып китә. Колхозга керә. Мин бу өлешне алып ташладым. Бу спектакль аша кешенең иманына, Аллаһка ышанычын саклап калуын күрсәтәсем килде. Бүген дә бу тойгылар заманча дип уйлыйм. Без бик катлаулы заманда яшибез. Бу спектакль белән мин кайбер сорауларга җавап табарга теләдем. Шуларның иң мөһиме – җәмгыять һәм дин", диде Байрас Ибраһимов.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов:

"Нәкый Исәнбәт күпкырлы сәләт иясе. Ул язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы. Аның өч томлы "Татар халык мәкальләре", "Татар теленең фразеологик сүзлеге", "Татар халык табышмаклары" кебек хезмәтләре генә дә бу шәхеснең ни дәрәҗәдәге зур галим булуын күзалларга булышлык итә. Ә драматург буларак аның уңышына мисал китереп, "Хуҗа Насретдин" комедиясенең Кәрим Тинчурин театры тарафыннан ике мең тапкыр куелуын атар идем.

Ярты зал халык утырса да, аларның күңелләре нурлангандыр дип уйлыйм

Ә инде бу әсәренә килгәндә, "Һиҗрәт" Нәкый Исәнбәтнең драматургия жанрындагы башлангыч чор иҗаты. Ул сатирик әсәр буларак язылган. Сыйнфый каршылыкка корылган әсәр. Нәкый Исәнбәт инкыйлабны хуплап каршы алган, аның җырчысына әйләнгән. Тарихи тема бик авыр. Мулланың өч хатыны һәм кызы ирләргә ияреп китә. Ләкин режиссер Байрас Ибраһимов мулланы Нәкый Исәнбәтчә сурәтләмәгән, мулланы нур сибүче, ныклы иманлы кеше иткән. Алай булмаган очракта, мин тамашадан чыгып киткән булыр идем.

Тарихның үз иләге бар. Бар әсәрләр дә бүгенге заманга туры килми. Заман сынавын узмаганнары да бар. Театр халыкны тәрбияләргә тиеш. Ярты зал халык утырса да, аларның күңелләре нурлангандыр дип уйлыйм", диде Марат Шәрипов.

Алик Локманов
Алик Локманов

Композитор Алик Локманов:

Бик катлаулы пьеса. Бу касса җыя торган тамаша түгел

"Бик катлаулы пьеса. Нәкый Исәнбәтнең сатирасы бүген трагедия булып яңгырый. Уңышлы спектакль. Ләкин бу касса җыя торган тамаша түгел. Шулай да республика буйлап тамашаларга чыгып, укучыларны, укытучыларны җыеп күрсәтәсе иде", диде. Әсәрдәге фарс һәм гротескның муллыгын билгеләде. Ул соңгы чордагы Нәкый Исәнбәткә кизәнүләрне телгә алып, шәхесләрне таптамаска, аларның хезмәтенә тиешле бәя бирергә чакырды.

Фикер алышуда дин әһелләре дә катнашты. "Ихлас" мәчетенең элекке имамы Мөхәммәт Галләм тамашага югары бәя биреп: "Нәкый Исәнбәт заман таләбенә туры китереп язган. Һәм дөрес язган. Безнең милләтнең холкын дөрес итеп сурәтләгән. Бу үз-үзеңне тәнкыйтьләү. Ә үз-үз үзеңне тәнкыйтьләү – яхшы күренеш", диде.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле,"Ихлас" мәчете имамы Альфред Дәүләтшин спектакльдәге милли идарә җитәкчесе Мөхәммәт Фазыл артында аның прототибы Галимҗан Баруди сурәтләнүен әйтте һәм бу тарихи шәхеснең язмышы турында сөйләде.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

"Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина тамашаның премьерасында да булуын әйтеп, әсәрнең азагы берникадәр үзгәреш кичергәнен билгеләде. "Мулла кызында кеше күңеленең метаморфозасы бирелгән", диде.

Фикер алышудан соң Байрас Ибраһимов кайбер сорауларга җавап бирде. Азатлык хәбәрчесенең мулланың өч хатынын һәм кызын җиңел холыклы итеп сурәтләү ышандырмавы турында әйтүенә, ул шулай дип җавап бирде:

"Алар иреккә чыгалар. Бәйдән ычкыналар. Тугарылалар. Бүген авылдан укырга килгән беренче-икенче курс студентларын гына алыйк. Алар бар да ычкына. Өченче курста гына басылып укый башлый. Мин бар хатын-кызлар да алай димим. Очраклылык белән шул өч хатын-кыз гына шундый дип кабул итик", диде.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Ярты зал җыю уңаеннан театрының режиссеры шулай диде:

Ярты зал җыю мине куркытмый. Чөнки без зәвыклы тамашачыга да йөз тотарга тиешбез

"Дин һәм җәмгыять темасына куясым килгән иде. Мине җәмгыять һәм дин багланышы кызыксындыра. Туфан Миңнуллиның "Мулла"сы бар. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры куя. Бу темага башка әсәрләр юк. Мин узган елда Башкортстанның 100 еллыгы билгеләнүе һәм агымдагы елда якташыбыз Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан шушы әсәргә тукталдым. Телевидение, киноның дәрәҗәсе төшеп китте. Мин соңгы бер-ике ел юньләп телевидение карамыйм. Гомум зәвыксызлык, деградация, таркалу бара. Шуларга каршы торырга кирәк. Шуларга театр каршы торырга тиеш. Ярты зал җыю мине куркытмый. Чөнки без зәвыклы тамашачыга да йөз тотарга тиешбез."

Наил Гаетбай
Наил Гаетбай

Күренекле драматург Наил Гаетбай театрларның бүгенге репертуары уңаеннан фикерләрен белдерде:

"Һиҗрәт" кебек тирән мәгънәле спектакльләрне дә репертуарга кертү кирәк

"Мин илледән артык пьеса яздым, шуларның биш-алтысы гына куелмаган. Шәхсән соңгы чорда комедияләр генә язам, чөнки халык аларга күбрәк йөри. Ләкин аларда заманга хас проблемнар күтәрергә тырышам. Мәсәлән, "Нур"да "Үз бичәмә өйләнәм" дигән комедиям куелды. Анда якын кешеңнең кадерен белмәү, кыерсыту турында бара. "Нур"да барган "Иреңне миңа сат" комедиясендә эшсез, фатирсыз бүгенге яшьләрнең трагедик хәлен күтәрдем. Әле "Нур"да барган "Балконнан төшкән мәхәббәт" театрның кушуы буенча язылды. Анда гаилә кормау, ялгызлык турында сүз бара. Минем комедияләр язуым да, "Нур" театрының шул юнәлешкә өстенлек бирүе дә тамашачы зәвыгына бәйле", диде драматург Наил Гаетбай. Шулай да ул "Һиҗрәт" кебек тирән мәгънәле спектакльләрне дә репертуарга кертү кирәклеген күтәрде.

Тамашада уйнаган артистлар
Тамашада уйнаган артистлар

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсендә алтмышка якын язучы әгъза торса да, бары тик драматургия белән генә шөгыльләнүче язучы юк. Театрлар яхшы драма әсәрләргә мохтаҗлык кичерүе һәрдаим билгеләнә.

"Һиҗрәт" Башкортстан җирлегендә сәләтле драматурглар булмау, режиссерларга сайлап алу өчен тематик ярлылык, тамашачының зәвыксызлыгы, комедия жанрына өстенлек бирүе кебек мәсьәләләрне көн үзәгенә чыгарды.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG