Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар театрлары урыс теленә күчә: тамашачы да, ихтыяҗ да юк


"Нур" театрында Яңа ел тамашасы

Республиканың татар театрларында балалар өчен татар телендә Яңа ел тамашалары юк дәрәҗәсендә. Белгечләр моның сәбәпләрен туган телнең бетеп баруы белән аңлата.

Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры балалар өчен тамашаларын 20 декабрь үк башлады. Театр совет язучысы Аркадий Хайтның бар илгә билгеле "Кот Леопольд" әкияте буенча "Әйдәгез, дус булыйк!" дигән әкиятен һәм Марс Гыймрановның "Маҗаралы Яңа ел" әкиятен әзерләде. Тамашалар көндез берничә тапкыр күрсәтелә, билет бәяләре 150-200 сум. Спектакль алдыннан балалар Кыш бабай, Карсылу һәм әкият геройлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный. Бәйрәм тамашалары 5 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Театрның әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова сүзләренә караганда, спектакльләр ике телдә әзерләнсә дә, башлыча, урыс телендә бара:

Гөлнур Усманова
Гөлнур Усманова

"Спектакльләр урыс һәм татар телләрендә бара. Декабрьдә балалар өчен өчен барлыгы – 12, гыйнварда 15 тамаша күрсәтелә. Шул 27 тамашаның берсе генә татар телендә. Анда Уфаның 84 санлы татар гимназиясе укучыларын тамашачы буларак җәлеп иттек. Без тамашаларны шатланып татарча гына да күрсәтер идек, ләкин тамашачы җыеп булмый. Безгә башкалада яшәүче бар милләт халкы килә, шуңа урысчага басым ясала", диде Гөлнур Усманова.

Тамашаларны шатланып татарча гына да күрсәтер идек, ләкин тамашачы җыеп булмый

Туймазы татар дәүләт драма театры балалар өчен Яңа ел бәйрәменә "Ал чәчәк" исемле театрлаштырылган тамаша әзерләгән. Тамашалар урыс телендә бара. Татар театры татарча балалар өчен бер генә тамаша да әзерләмәгән. Сәбәбе – тамашачы җыя алмауга бәйле. Болар хакында театрның әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мусина хәбәр итте:

Гөлназ Мусина
Гөлназ Мусина

"Театр балалар өчен Сергей Аксаковның "Аленький цветочек ("Ал чәчәк") әкиятен әзерләде. 3 гыйнвар театр артистлары белән "Кунак бүлмәсе" дип аталган очрашу уза. 6 һәм 7 гыйнвар – "Ал чәчәк", 8 гыйнвар "Золушка" дигән әкият күрсәтәбез.

Мин театрга эшкә 2001 елда килгән идем. Баштагы елларда колакчыннарны файдаланып татарча тамашалар куеп карадык. Балалар колакчыннарны вата, яңартып тору мөмкинлеге юк. Шуннан татарча тамашалар әзерләми башладык. Татарча тамашаларга йөрергә тамашачы да, ихтыяҗ да юк", диде Туймазы татар драма театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мусина.

Татарча тамашаларга йөрергә тамашачы да, ихтыяҗ да юк

Шулай итеп, татар театрлары балалар өчен татар телендәге тамашалар белән акча эшли алмау сәбәпле, чараларны урысча әзерләргә мәҗбүр. Театрларның туган телдә караучы яшь тамашачылары юк икән, димәк, киләчәккә алар татарча тамашачы үстерә алмаячак. Дөрес, авылларда туган телен белеп башкалага килгән халык арасында аларның берникадәр саклануы ихтимал.

2010 елгы җанисәпкә күрә Уфада 286 409 татар яши иде. Татарча балалар тамашаларына бер тапкыр бер зал тутыру да проблемга әйләнгән икән, татарның киләчәге кыл өстендә дигән сүз.

Бу уңайдан Азатлык белгечләр фикерен белеште. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов төп сәбәп Русиядә үткәрелгән милли сәясәттә дип исәпли:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

"Театрга татар балалары нигә йөрми? Чөнки туган телгә хокукыбыз юк. Русиядә алып барылган билгеле сәясәт нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларга туган телне укыту атнага бер-ике сәгать кенә калдырылды. Анысы да бик сирәк мәктәпләрдә генә, Башкортстанда татар балаларының дүрттән бере генә ул "бәхеткә" ия.

Яшьләрдә туган телгә ихтыяҗ юк, алар өчен туган тел абзар дәрәҗәсендә генә кирәк

Туган телдән бердәм дәүләт имтиханнары юк. Татар мохите юк, яшьләрдә туган телгә ихтыяҗ юк, алар өчен туган тел абзар дәрәҗәсендә генә кирәк. Абзардан чыксаң, аның кирәге калмый. Татар гәзитләре татар телендә хөкүмәт үткәргән сәясәткә ләббәйкә укый, ә үзләре шул ук вакытта халык матбугатка язылмый дип зарлана. Башкортстанда татар телендәге радиолар күңел ачу һәм музыкаль юнәлешле. Аларда милли үзаңны күтәрерлек, татар яшьләрен кызыксындырырлык тапшырулар юк. Бездә туган телдә телевидение юк, Казанны карыйбыз. Аларның тапшыруларында да тел, мәгариф, милләт турында аналитик тапшырулар юк. Иҗтимагый кануннар урыс булмаган халыкларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән, шуңа бүген театрларга татар балалары йөрми, иртәгә исә өлкәннәр дә калмаячак", диде Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы галиме Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

"Театрны кабул итү өчен телне белү генә җитми шул. Театр сәнгате – катлаулы сәнгать. Аны аңларга, яратырга өйрәтү үзе аерым систем булдыруны, югары культурага ихтыяҗ тудыруны таләп итә: гаиләдә, мәктәптә, югары уку йортларында – гомумән, җәмгыятьтә. Кызганычка каршы, мәктәптә, мәсәлән, андый эш бүген аерым фидакарь укытучының теләгенә һәм мөмкинлегенә генә кайтып кала. Йә ул мәҗбүри һәм формаль төсләргә "буяла". Шул нигездә читләшү барлыкка килә. Дөрес, театрларның кайберләре яңа формалар эзләргә тырыша сыман. Ә безнең татар театрларының хәле аеруча авыр, чөнки телне "ипилек-тозлык" та белмәгән баланы, (еш кына – аның ата-анасын да!) театр белән кызыксындыру, аны үз тамашачыңа әйләндерү титаннарга тиң тырышлык, көч, батырлык таләп итә.

Театр балалар өчен татар спектакльләреннән тулаем баш тартырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Милли фон, колорит, тел аһәңе тудыру, сәнгати атмосферага кертү бушка булмастыр. Аз булса да, кайбер орлыклар үсенте бирер, бәлки.

Без барыбыз да җәмгыять җимешләре. Мәктәп тә, гаилә дә. Социаль заказ нинди – "тауар" шундый. Тел мәсьәләсе хакында күп тапкырлар әйткән фикеремне кабатлыйм: федератив дәүләт дип игълан ителгән илдә туган телләргә карата бүгенге сәясәт алып барыла икән (ЮНЕСКО мәгълүматына күрә, Русиядә 100дән артык телгә куркыныч яный), лингвоцид (хакимият һәм сәясәт тарафыннан телне үтерүгә юнәлтелгән чаралар) проблемы – күпчелек милли телләр проблемына әйләнә. Бездә генә түгел. Телне, мәдәниятне, димәк, милләтләрне саклау дәүләт күләмендә хәл ителергә тиеш. Җәмгыять таләбе тәэсирендә. Проблемның башкача чишелеше юк. Яман шешне аспирин белән дәвалаган сыманрак калган чаралар. Шулай да аспирин булса да кулланмый булмый.

Телне өйрәнүчеләр саны 70%тан түбәнрәк була икән, андый милләт үлә

Ике социолингвистик фактка тукталыйк: 2019 елда Башкортстан республикасында татар балаларының 33% татар телен өйрәнә. Ә канун болай яңгырый: әгәр телне өйрәнүчеләр саны 70%тан түбәнрәк була икән, андый милләт үлә. Мин белмим, башка регионнарда татар телен өйрәнүчеләр күпме? Татарстанда бу сан нинди? Икенче социолингвистик канун: әгәр тел ана теле буларак түгел, ә фән буларак кына укытыла икән, андый тел үлә.

Башкортстан республикасында татар телен ана теле буларак өйрәнүчеләр, димәк, укыту-тәрбия эшен тулысынча татар телендә алып баручы мәктәпләр саны 1%тан түбән (2018 елгы сан). Мондый шартларда ана телен мәктәпнең рухына әйләндерү мөмкин түгел. Ә рухсыз мәктәп яши алмый. Татар теле һәм әдәбиятына күпчелек мәктәпләрдә атнага барлыгы бер сәгать вакыт бүленүен дә истә тотсак, төп терәк һәм өмет – гаилә, дип әйтергә кала. Әмма бүгенге гаиләләрнең күбесе – "телсезләр". Ә иң кызганычы, телне белүчеләре дә балаларына ана телен өйрәтергә атлыгып тормый. Сәбәпләр күп төрле: тел культының, милли мәдәни мохитнең җуелуы, социаль үсеш өчен телнең әһәмиятен күрмәү, безнең "татарлык" – чабатаны түргәрәк эләргә омтылу һәм башкалар" диде Азатлыкка галимә Лилия Сәгыйдуллина.

фикерләр (20)

XS
SM
MD
LG