Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: җанисәптә бер кеше берничә милләтне һәм берничә туган телне атый алачак


Моңарчы җанисәптә Башкортстанның көнбатышында яшәүче татар телле халыкны татар-башкорт дип теркәү тәкъдиме яңгыраган иде.

2020 елның октябрь аенда узачак бөтен Русия җанисәбендә катнашучылар үзен берничә милләт вәкиле һәм берничә туган телгә ия булуын күрсәтә алачак. "Бу үз-үзен билгеләү. Сез ике, өч, дүрт вариант күрсәтә аласыз", дип китерә Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сүзләрен "БИЗНЕС Online".

Аның сүзләренчә, гомуми ил халкы күрсәтеләчәк таблицада исә милләтнең һәм туган телнең беренче булып күрсәтелгән варианты исәпкә алыначак.

Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының төп фәнни хезмәткәре Владимир Зорин үзеңне берничә милләт вәкиле итеп күрсәтү һәм берничә туган телгә ия булу мөмкинлеге быелгы җанисәптә беренче тапкыр бирелә дип искәртте.

"Безнең илдә парларның 15%-ы милләтара булып тора, Мәскәүдә аннан да күбрәк – 25% чамасы. Бабасы яки әбисе якларын да караганда, Башкортстанда, гомумән, халыкның 40%-ын катнаш никахларга кертеп була", дип саный галим.

Зорин сүзләренчә, әлеге тәкъдимне галимнәр узган җанисәптә үк тәкъдим иткән. "Бу нәрсә өчен кирәк? Этномәдәни сәясәтне төгәлрәк алып барыр өчен. Фән өчен бу зур мәгънәгә ия", диде ул. Павел Смелов та журналистларга барлык мәгълүматларның галимнәргә биреләчәге, берничә милләт яки туган тел күрсәтүчеләр мәгълүматын анализлап булачагын әйтте.

Моңарчы Башкотстанның көнбатыш районнарында яшәүче татар телле халыкны 2020 елгы җанисәптә татар-башкорт дип теркәү тәкъдиме яңгыраган иде, бу җәмәгатьчелектә борчылу уятты. Белгечләр сүзләренчә, татар-башкорт мөнәсәбәте 2020 елны җанисәп якынлашу белән кискенләшә. Тарихчы Илнар Гарифуллин моның мисалы булып башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын булдыруны атый, моны ул сәяси максат белән аңлата.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты SERGIS адвокатлар коллегиясе белән җанисәп вакытында татарларга юридик ярдәм күрсәтү турында килешү төзеде.

Бөтенрусия җанисәбе 2020 елның октябрендә узачак.

XS
SM
MD
LG