Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Нур" театры каршындагы мәйданга Тукай исеме биреләчәк


"Нур" театры каршында Тукай һәйкәле

"Нур" театры каршындагы мәйданга татар халык шагыйре исемен бирү турындагы карарны шәһәр шурасы депутатлары хуплаган.

Уфада "Нур" татар театры каршындагы мәйдан татар халык шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртәчәк. Бу турыдагы карар 12 февраьлдә Уфа шәһәр шурасы депутатлары тарафыннан хупланды дип яза "АиФ в Уфе".

2019 елның 19 апрелендә Уфаның "Нур" татар театры каршында Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәлне эшләтү чыгымнарын Уфа шәһәре шурасы депутаты, татар эшмәкәре Артур Хаҗигалиев күтәрде. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты. Ачылыш чарасы узган мәйданга һәйкәл тирәсен якын киләчәктә төзекләндерү өлгесе дә куелган иде. Проектка ярашлы, һәйкәл янында Тукай аллеясы да булдырылачак.

XS
SM
MD
LG