Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Реальное время" Илшат Гафуров гаиләсе бизнесы турындагы мәкаләне сайттан алды


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм аның кызлары Казанда һәм Алабугада төрле юнәлештәге дистәдән артык бизнес белән идарә итә дигән нәтиҗәгә килгән иде "Реальное время" журналистлары. Ләкин мәкалә бераздан алып куелды.

КФУ ректоры гаиләсе бизнесе турында "Реальное время" сайтында 13 февраль иртәсендә зур мәкалә чыкты. Тиз арада ул Telegram каналларда, социаль челтәрләрдә таралды. Ләкин берничә сәгатьтән материал сайттан алынды. Шулай да аның күчермәләре калды.

Мәкаләдән күренгәнчә, Илшат Гафуров һәм аның хатыны Венера Казандагы Гаилә үзәге янында кыйбатлы офис бинасында 547 дүрткел метр мәйданның хуҗалары булып тора. Шушы ук бинада Гафуровның кызы Гөлнараның теш дәвалау клиникасы да урнашкан диелә. Бу клиниканың Казанда башка бүлекләре дә бар, бу челтәргә Гафуровның кызлары Гөлнара һәм Диләрә хуҗа диелә материалда. Журналистлар шулай ук бу клиникаларның рекламасы КФУ социаль челтәрләре аша алып барылуына да игътибар иткән.

Моннан тыш, Алабугада Ленар Гафуров берничә ширкәткә ия диелә. Ленар Гафуров Илшат Гафуровның туганы булырга мөмкин дип фаразлана. Ленар Гафуров тоткан бизнес оешмалары арасында теш дәвалау клиникалары һәм йорт идарәсе ширкәтләре бар. Алабугада Гафуров һәм аның кызы Диләрә 2017 елга кадәр “Елабугастройсервис” ширкәте һәм “СтастЕла” брендына хуҗа булган диелә. Диләрә Камалова шулай ук “Инноконсалтинг”, “Бионовация”, “Татнефтетехнологии” ширкәтләренең гамәлгә куючысы булып тора. “Бионовация” “В” гепатитына каршы вакцина эшләргә алынып, “Татарстан инвестиция-венчур фонды” һәм “Сколково” фондыннан башка ширкәтләр белән бергә 60 миллион доллар акча алган диелә.

Илшат Гафуровның хатыны Венера Алабугада “Автомастер” ширкәтенең 25 процент өлешенә ия булуы да языла. Бу ширкәт 2012-2013 елларда елына 700-800 миллион сумлык акча әйләнешенә ия булган, Русия саклану министрлыгы өчен борт платформалары эшләгән, ә 2016 елда үзе тагыла торган техника һәм үзйөрешле машиналарның иң эре җитештерүчесе дип игълан иткән. “Автомастер” ширкәте мәйданнарында КФУ студентлары тәҗрибә ала диелә.

Илшат Гафуров КФУны 2010 елдан бирле җитәкли. 2020 елда аның әлеге вазифада икенче биш еллыгы тәмамлана. Ул эшләгән чорада университетта реформалар узды, һуманитар юнәлеш галимнәре китүе күбәйде. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде, "татар" сүзе алып ташланды.

XS
SM
MD
LG