Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КФУда басым, пиар һәм ислам белемен юк итеп, христианлаштыру бара"


КФУ бинасы

КФУда ислам һәм Көнчыгышны өйрәнү юнәлеше юкка чыгу куркынычы алдында. Уку йорты җитәкчелеге тарафыннан галимнәргә басым бара. Ислам белгечләре эштән китә, аларның урыннарын христиан теологларына бирергә мөмкиннәр дип чаң сугалар.

Соңгы вакытта КФУдан (Казан федераль университеты) һуманитар юнәлеш галимнәре китүе күбәйде. Узган ел ахырында билгеле ислам белгече Азат Ахунов белән килешү төзелмәгән. 2018 елның 1 сентябрендә диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире Лариса Астахова, ә 2015 елда исламны өйрәнү кафедрасы мөдире Ренат Беккин эштән алынган иде. Галимнәр КФУ җитәкчелеге басымыннан соң китәргә мәҗбүр булганын белдерә. Азатлык КФУдан китәргә мәҗбүр булган Азат Ахунов, Ренат Беккин һәм Лариса Астахова белән әңгәмә корды.

КФУ ректоры: "Китүчеләр пиар ясап, үз статусын күтәрмәкче"

Узган атна матбугат очрашуында Азатлык КФУ ректоры Илшат Гафуровтан һуманитар өлкәдә эшләүче билгеле галимнәрнең уку йортыннан китүләре турында сораган иде.

Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

"Безнең соңгы елларда педагогик состав яшәрде. Уртача 44 яшьлекләр. Беләсезме, безнең сайлау системы. Ясәвиевнең ник киткәнен беләсез. Дәүләт университетында эшләүче кеше дәүләт сәясәтеннән риза булмаса фән өлкәсенә эшкә китә ала", диде Гафуров. (Искәндәр Ясәвиев, КФУ доценты, ректор белән каршылык арасында 2014 елда КФУдан китәргә мәҗбүр булган иде - ред.)

Гафуров Искәндәр Ясәвиев, Азат Ахунов, Ренат Беккин һәм Лариса Астаховага аерым тукталды.

"Ренат Беккинны мин үзем чакырдым. Аның хәтта доцент статусы да юк иде. Монда профессор булды. Хәзер чит илдә эшли. Азат Ахуновка килгәндә, ул шөгыльләнгән проблемнар белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Ислам өлкәсендә дә, Көнчыгышны өйрәнүдә дә. Ул китмәде, ә фәлсәфә кафедрасында белем бирә. Ул кафедра җитәкчесе урынбасары вазифасына дәгъва иткән иде. Башка кешене сайладылар" диде Гафуров.

Диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире булып эшләгән Лариса Астахованы Гафуров җәнҗал чыгаручы дип атады.

Казан семинариясе проректорын эшкә алдык. Патриарх Кирилл чакыруы белән килде. Хәзер Феофан тәкъдиме белән КФУда укыта

"Ул бер елдан артык университетта эшләмәде. Мәскәүдә эшләп карыйм, әгәр килеп чыкмаса, кире кайтам, урынымны саклагыз әле диде. Әмма күпме көтеп торып була? Кафедра мөдире вазифасы кешенең һәрвакыт эштә булуын һәм хезмәт хакы алуын күздә тота. Минем боерык белән аның урынына Казан семинариясе проректорын эшкә алдык. Тәҗрибәле кеше. Патриарх Кирилл чакыруы белән семинариягә килде. Хәзер Феофан тәкъдиме белән бездә укыта", диде Гафуров.

Илшат Гафуров әлеге галимнәр арасында каршылык булуын яшермәде.

"Һуманитар өлкәдән ниндидер күпләп китү юк. Кешеләр башка институтларга китә, әмма үзләренә шулкадәр пиар ясамый. Бу кешеләр шушы юл белән үз статусын күтәрмәкче була. Алар начар кешеләр түгел. Барысы да эшле", диде Гафуров.

"КФУда укытучыларга карата репрессияләр бара"

Азат Ахунов КФУдан 2018 ел азагында киткән. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында (2018 елның 1 сентябренә кадәр Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты) Көнчыгыш, Африка һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты булып эшләгән. КФУ җитәкчелеге тарафыннан басымнан соң китүен әйтте.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

– Монда бөтен эш коммерциягә, хисап бирүгә, пиарга корылган. Кем моңа каршы чыга, бу систем белән килешми – аларга карата репрессияләр башлана. Көнчыгыш, исламны өйрәнү, аны укыту системын яклап чыккан өчен миңа басым башланды. Узган елның июнендә КФУ ректоры исеменә хат яздым. Безнең институтта таркалу башланды, исламны өйрәнү бүлеге юкка чыгып бара дидем. Шуннан соң үзенә күрә бер репрессияләр башланды.

Минем белән КФУ арасында төзелгән 5 еллык килешү 2018 елның 31 декабрендә тәмамланды. Гадәттә яңа конкурс игълан итәләр. Институт җитәкчелеге минем укыту эшен башка кафедраларга күчереп, яңа кешеләр алып, конкурсны игълан итмәде. Әгәр конкурс булса, мин аны һичшиксез узар идем. Чөнки басылып чыккан фәнни мәкаләләрем дә, укыту әсбапларым да, аспирантларым да бар. Бөтен таләпләргә туры киләм. Яңа конкурс игълан ителмәгәч, эштән китәргә мәҗбүр булдым.

– Репрессия дисез. Ә нинди басым булды?

Фәнгә бернинди мөнәсәбәте булмаган, әмма җитәкчелеккә каршы чыкмаучы, аларның таләпләрен үтәүче кешеләр уза

– Минем вазифага конкурс игълан итмәүләре – бу үзе үк репрессиянең ничек үткәргәннәрен күрсәтеп тора. Күп төрле вак-төякләр – аларны әйтеп тормыйм. Кануннар белән карасаң, монда каршылыклар юк. Ләкин мәкаләләре дә басылмаган, фәнгә бернинди мөнәсәбәте булмаган, әмма җитәкчелеккә каршы чыкмаучы, аларның бөтен таләпләрен үтәүче кешеләр конкурс аша уза. Моңа каршы чыгучылар конкурсны узмый, йә аларга конкурс игълан ителми.

– Илшат Гафуров КФУдан киткән белгечләре җәнҗал чыгарып, үзеләренә пиар ясый, ди. Бу сүзләрне ничек кабул иттегез?

– Мин проблемны тышка чыгарырга теләмәдем. КФУдан китәр алдыннан Гафуровка хат яздым. Бөтен вазгыятьне аңлаттым. Халыкара мөнәсәбәтләр институтында хәл ителмәгән мәсьәләләрне, ни өчен укытучылар китүен, студентлар зарлануын ике-өч тапкыр яздым. Монда пиар дигән нәрсә юк. Бернинди чара да күрелмәде, җавап та килмәде. Шуңа да мин бу мәсьәләне чарасызлыктан тышка чыгарырга мәҗбүр булдым.

– Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов белән исламны өйрәнү кафедрасы вәкилләре арасында каршылык булуы күптән ишетелә иде. Соңгы елларда кафедрада нинди мохит хөкем сөрде?

– Хәйретдиновның кафедрага мөнәсәбәте бик начар. Ул эшли башлагач та басым башланды. Беренче "уңышы" – 2015 елда Беккинны (Ренат Беккин КФУда исламны өйрәнү кафедрасы мөдире иде – ред.) эштән алу булды. Кафедра мөдире дүрт тапкыр алышынды. Хәйретдинов кафедраны сүгеп, батыру белән шөгыльләнде. Коллектив та яхшы иде. Бөтен проектларда катнашты. Ләкин басымга түзә алмыйча соңгы ике елда 11 кеше китеп барды.

КФУның исламны өйрәнү кафедрасы хезмәткәрләре
КФУның исламны өйрәнү кафедрасы хезмәткәрләре

Мин эшләргә тиеш идем. Мине студентлар да яратты, күптөрле предметлардан дәрес бирдем. Хәзер андый кешеләр юк диярлек. Кафедрага белгечләр җитми. Төркия, Иран, гарәп илләре белгече юк.

Институт сайтын ачып карасагыз, анда гел пиар да пиар. Бөтен эш шуңа кайтып калды

Рамил Хәйретдинов лаеклы җитәкче түгел. Бер түрәгә, менеджерга әйләнде. Бер сәгать тә укытмаган, сонгы елларда фән белән шөгыльләнмәгән кеше ул. Безнең кафедраның вак-төяк үзенчәлекләре бар. Аларны аңлап эшләргә, институт хезмәткәрләрен якларга кирәк. Әмма Хәйретдинов укытучылар хәленә керми. Ә КФУның башка институтларында бөтенләй башкача. Укытучыларны аңлыйлар, матди яктан ярдәм итәләр, өстәмә акча табалар. Ә бездә кимсетү, мыскыллап эшләтү иде. Институтта авыр вазгыять. Фән белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм юк. Бәлки үз тирәсендәге берничә кешегә ярдәм итәдер. Ә коллектив зур – 400 укытучы бар. Ләкин институт сайтын ачып карасагыз, анда гел пиар да пиар. Бөтен эш шуңа кайтып калды. Мин моңа каршы төштем.

Рамил Хәйретдинов үзе белән риза булуны, аның боерыкларын тиз арада үтәүне таләп итте. Бу өлкәдә белгеч булмаса да. Без фән, укыту мәсьәләсенә башкача карый идек. Ә ул тәнкыйтьне күтәрә алмый. Аның белгечләр фикерен ишетәсе килми. Йолдыз чире да бардыр. Ул лаеклы җитәкче түгел.

– Гафуров сезне КФУдан китмәде, фәлсәфә кафедрасында укытуын дәвам итә диде?

– Мин өстәмә рәвештә диннәр өйрәнү кафедрасында 0,25 ставкага укытып йөри идем. Шунда төп эшең була дип калдырдылар. Гафуров университетта калды дисә дә, аны эш дип санап булмый. 8-9 мең сум хезмәт хакы. Минем гаиләм бар. Хатыным вакытлыча эшләми, мәктәп яшендә ике бала бар. Чынлыкта бу мине урамга куып чыгаруга тиң инде.

– Бу вазгыятьне студентлар ничек кабул итте?

– Авыр кабул итте. Мине студентлар җибәрергә теләмәде. Институт җитәкчелегенә, башкаларга хат язмакчылар иде. Бу нәтиҗәсез эш дип туктаттым. Бездә студентлар яхшы. Күбесе акча түләми укый, мотивацияләре көчле, белем алырга тели. Бүгенге укыту системы аларны канәгатьләндерми. Чөнки белгечләр, профессионаллар юк. Рекламга ышанып киләләр дә, укый башлагач, күңелләре төшә.

"Хәйретдинов белән Хәбетдинов исламны өйрәнү кафедрасын бетерүчеләр"

Ислам белгече, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин КФУның исламны өйрәнү кафедрасын 2010-2015 елларда җитәкләгән. "Әлеге кафедраны бетерү артында Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Хәйретдинов белән тарихчы Айдар Хәбетдинов торды", ди ул.

Ренат Беккин
Ренат Беккин

– Казанда исламны өйрәнү өлкәсендә академик үзәкне юк итүдә Хәйретдинов аерым урын алып торды. Аның уен-муеныннан соң, кафедрадан ислам өлкәсендә барлык белгечләр дә китеп барды. Иң соңгы булып Азат Ахунов эштән китте. Кафедраны таркатыр алдыннан да безгә рәтләп эшләргә ирек бирмәде. Без укыту, фән белән шөгыльләнер урынга, вакытыбызны Хәйретдинов тудырган интригалар белән көрәшүгә багышларга мәҗбүр булдык. Кафедраны юк итүдә Айдар Хәбетдиновның да роле бар (Айдар Хәбетдинов – тарих фәннәре докторы, профессор). Хәйретдинов кушуы белән Хәбетдинов миңа каршы эшчәнлек алып барды. Минем артымда төрле уйдырмалар, пычрак сүзләр әйтте. Хәбетдинов миңа каршы төрле әләк язган дигән сүзләрне төрле чыганаклардан ишеттем. Ләкин бу документларны үзем күрмәгәч, мин бу хакта ышандырып әйтә алмыйм. Хәйретдинов үзе дә Хәбетдинов турында матур булмаган сүзләр әйтә иде. Күрәмсең, Хәбетдинов аңа аерым максатларга ирешер өчен генә кирәк булгандыр.

– Җитәкчелек нинди ысуллар белән эш итте?

Мине төрле юллар белән кысырыклап чыгарырга теләделәр. Шул исәптән, хезмәттәшләрем белән студентларны котыртып

– Мине төрле юллар белән кысырыклап чыгарырга теләделәр. Шул исәптән, хезмәттәшләрем белән студентларны котыртып. Моның артында Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов торды. Ләкин аның бу адымнары башта уңышлы булмады. Ютюб каналда кафедра утырышыннан ике видео сакланган (1нче өлеш һәм 2нче өлеш). Анда кафедра хезмәткәрләре кулы белән мине кафедрадан читләштерергә телиләр. Бу утырышны мин Казаннан киткәннән соң берничә көн узгач Хәйретдинов оештырган. Бу аның эшләү стиле. Мин читтә булганда кафедра мөдиренә конкурс үткәргән. Ә бу тәртипсезлеккә каршы чыга алган минем хезмәткәрләрем – Ахунов белән Хәмидовны тиз арада Иранга командировкага җибәргән. Утырышта ике нәмзәт тәкъдим иткәннәр. Мин һәм Айдар Хәбетдинов. Соңгы ярты елда Хәбетдиновны миңа әйтмичә безнең кафедрага куйдылар. Миннән аермалы, аның ВАК профессоры дипломы бар иде. Нәтиҗәдә ябык ишекләр артында эшләгән комиссия Хәбетдиновның гына документларын кабул итә. Ягъни университетның галимнәр шурасында аның кандидатурасы гына карала. Хәбетдинов намзәтен Русия мөселманнары диния нәзарәте дә алга сөрде. "Сайлау" алдыннан Хәбетдинов Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдинов белән күрешкән. Мин Хәйретдиновны алдан кисәтеп куйдым: әгәр мине читләштерсәләр, мин бернинди шартларда да КФУда калмаячакмын дип. Һәм Яңа елдан соң мин эштән азат итүләрен сорап гариза яздым. Димәк, кафедраны бетерүдә Хәйретдинов зур роль уйнады булып чыга.

– Гафуровның сүзләрен укысаң, нәкъ КФУ Сезне кеше итте дигән фикер кала. "Ренат Беккинны үзем чакырдым. Аның доцент статусы да юк иде. Монда ул профессор булды. Хәзер чит илдә", диде Илшат Гафуров.

– Мин бу сүзләрне игътибарсыз калдырмас идем. Әгәр ректорның сүзләре төгәл китерелгән икән, миндә гаҗәпләнү хисләре генә туа. Беренчедән, доцент – ул статус түгел. Бу фәнни дәрәҗә. Икенчедән, 2010 елда КФУга эшкә алынганда минем мондый дәрәҗә юк иде. Һәм ул һаман да юк. ВАК – Югары аттестация комиссиясе тарафыннан бирелә торган профессор дәрәҗәсе дә юк.

Ректор бер мөһим әйберне әйтергә кирәк тапмаган. Эштән китәргә бер ел кала мин ВАК профессоры дәрәҗәсен алыр өчен документларымны тапшырырга тырышып карадым. Чөнки биш ел профессор булып эшләү дәвереннән соң, моңа дәгъва итәргә хокукым бар иде. Ләкин төрле сәбәпләр табып, КФУда бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләр минем документларны кабул итмәде. Мин ВАК белгечләре белән махсус киңәшләштем. Миңа профессор дәрәҗәсенә дәгъва итәргә бөтен хакыгыз да бар, ләкин сезнең университетта ниндидер "уеннар" бара диделәр миңа.

Билгеле ки, мондый "уеннар" ректор тарафыннан кертелгән санкцияләр аркасында эшләнде. Миңа профессор дәрәҗәсен бирмәү максаты куелды. Әгәр мин профессор дипломын алган булсам, мине университеттан куып чыгару җиңел булмас иде. Ләкин монда көтелмәгән хәл килеп чыкты. Миңа Русия фәннәр академиясе профессоры исеме бирелде. Әлеге дәрәҗәгә 2015 елда күтәрелдем. Бу Русия фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы булу өчен өстәмә баскыч булып тора.

КФУның исламны өйрәнү кафедрасы хезмәткәрләре
КФУның исламны өйрәнү кафедрасы хезмәткәрләре

2015 елда Көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы мөдиренә конкурс игълан ителгәч тә (ул вакытта күп михнәтләр күргән кафедра шулай дип атала иде), мин документларымны тапшырдым. Алар арасында Русия фәннәр академиясенең профессорлык дипломы да бар иде. Документларны җыю шактый катлаулы булды. Яңа ел алдыннан миңа барлык кәгазьләрне тапшырыр өчен ике атна вакыт бирелде. Мин барыбер өлгердем. Ләкин КФУ комиссиясендә Русия фәннәр академиясе профессоры дипломы кафедра мөдире булырга нигез була алмый, чөнки бу мактаулы дәрәҗә генә, диделәр. Алар академия профессоры дәрәҗәсен махсус рәвештә мактаулы профессор дип (анысы җәмәгать эшлеклеләренә дә бирелә) үзгәртеп яздылар. Алдадылар. Шул рәвешле, университетның галимнәр шурасына тавыш бирүдә мине катнаштырмадылар. Шуңа да КФУда мин профессор дәрәҗәсен алдым дигән сүзләр мәкерле ялган булып тора. Әлеге исем миңа бирелмәсен өчен җитәкчелек барысын да эшләде.

– Шулай да КФУда исламны өйрәнүнең киләчәген ничек күрәсез?

Университет һәм институт мөдирләре чыгышларын карасагыз, КФУ чәчәк ата дип уйларга мөмкин

– Әгәр сез университет һәм аның институт мөдирләренең чыгышларын карасагыз, КФУ чәчәк ата дип уйларга мөмкин. Хәйретдинов университетта исламны өйрәнү алга бара дип әңгәмәләр бирергә ярата. Ләкин бу алай түгел. Фән белән мәгариф үсештә булсын өчен кадрлар кирәк. Ә Хәйретдинов шәрык белгечләре эштән китсен өчен барысын да эшләде. 2011 елда без хезмәткәрләр белән Көнчыгышны өйрәнү буенча кечкенә институт базасында Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын барлыкка китерә алдык. Ләкин безгә ел ярым гына эшләргә мөмкинлек бирделәр. 2013 елда Хәйретдинов җитәкчелегендә тарих факультеты безнең институтка кушылып, аны йотты. КФУның көнчыгышны өйрәнү сүзеннән дә берни калмады. Ислам һәм аның мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә бу Русиядә бердәнбер академик кафедра иде. Казан – Русиянең исламны өйрәнү үзәге дип сөйли башладылар. Хәзер ислам белгечләрен әзерләүне имамнар белемен күтәрү үзәге эшенә алыштырдылар.

КФУда ислам белән бәйле проектлар нәкъ шушы кафедра белән барлыкка килгән әйберләр. "Күпмәдәниятле дөньяда ислам" конференциясен генә алыйк. Бу Русия һәм чит ил ислам белгечләрен җыючы зур бер мәйдан иде. Хәзер аны әллә нәрсәгә әйләндереп бетерделәр. Бу инде башка формат. Аны "Ислам һәм террорчылык, ислам һәм куркынычсызлык" дип үзгәрттеләр. Шул темага туры килгән кешеләр катнаша анда. Бу миннән соң булган үзгәрешләр.

Хәзерге вакытта институтта үз темасы белән таныш булмаган кешеләр белем бирә

Хәзерге вакытта институтта үз темасы белән таныш булмаган кешеләр белем бирә. Параллель рәвештә Русия йәки чит илдән ислам белгечләре "йолдызларын" чакыралар. Аларны елына бер тапкыр лекция укыттыралар да кайтарып җибәрәләр. Бу бик уңайлы әйбер. Чөнки мондый белгечләр даими рәвештә эшләргә килсә, сорау туачак: "Үзләрен белгеч дип санап йөргән 20-30 кеше нәрсә белән шөгыльләнә соң?" Һөнәри яктан әзерлексез күп кенә кешеләрне эштән алырга туры киләчәк. Шуңа да "йолдыз" чакырып, елына бер тапкыр түләп, студентларга күрсәтеп, интернет сәхифәдә хәбәр элеп кую алар өчен кулайрак. Ә иң яхшысы – үз кешеләрен ниндидер вазифага куеп, институт хезмәткәре итеп билгеләп, зур булмаган хезмәт хакын түләп, гәрчә уку йортында күренмәсә дә, ягъни шул рәвешле имидж тудыралар. Аеруча Русия фәннәр академиясе академигына университет составында тору авыр түгел, бу университетка да яхшы. Райкин әйткәнчә: "Син мине хөрмәт итәсең. Мин сине хөрмәт итәм. Без – хөрмәтле кешеләр". Мондый "мәгариф" технологияләре бик примитив булса да, алар, ни аяныч, эшли шул.

"Христианнарга өстенлек биреп, ислам теологиясен юк итмәкчеләр"

Лариса Астахова 2018 елның 1 сентябрендә эштән китә. Ул диннәрне өйрәнү кафедрасын җитәкләгән. Бу кафедра Көнчыгыш институтына карамый. Ә социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты карамагында эшли. "Гафуров алып барган сәясәт, алга таба ислам теологиясен юк итүгә китерәчәк. Алар христиан теологиясенә генә өстенлек бирергә телиләр", ди ул. Хәзер кафедра мөдире итеп Русия православ чиркәве кешесе куелган.

Лариса Астахова
Лариса Астахова

"Кафедраның киләчәге өметле түгел. Ни өчен? Мин моны үпкәләгәнгә әйтмим. Теләсә кайсы структураның үсеше – төгәл планлаштыруга бәйле. Барлык фәннәрнең програмын өйрәндем. Ә хәзерге кафедра мөдире, һичьюгы, ислам юнәлешендә белгеч түгел. Дөресен әйткәндә, диннәр буенча да. Ул фәлсәфәче, чиркәү структурасыннан. Мөгаен, алар барлык бюджет урыннарны христиан теологларына бирергә тырышачак. Шуның белән ислам теологиясен юк итмәкчеләр. Миңа шәхсән җитәкчелек берничә тапкыр шуны тәкъдим итте. Мин баш тартып килдем. Чөнки федераль университетта теологиядә баланс булырга тиеш", дип сөйләде Астахова Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG