Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел көнендә Башкортстанның 49 районында татарча диктант язачаклар


2018 елда Уфада татарча диктант язу чарасы
2018 елда Уфада татарча диктант язу чарасы

Башкортстанда 21 февраль – Халыкара туган тел көнен республика халыклары телләрендә диктант язу белән билгеләп узачаклар. Башкорт, татар, урыс, удмурт, мари, чуаш телләрендә диктант язылачак.

Башкортстанда халыкара туган тел көнендә алты телдә диктант язу оештырыла. 21 февральдә Башкорт дәүләт университетында һәм Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетында теләгән һәркем туган телләрендә диктант язып карый алачак дип хәбәр итә Башинформ.

Туган телдә диктант язу чарасы якшәмбе мәктәпләрендә, педагогия көллиятләрендә дә узачак. Республика районнары да бу чарага кушыла, аерым алганда, Башкортстанның 49 районында җирле татар мохтариятләре татар телендә диктант язуны оештырырга ниятли диелә.
2019 елның 19 октябрендә Башкортстанда “Татарча диктант” чарасы гауга белән узды. Башкортстан хакимияте вәкилләре диктантка Татарстан сайланган текстны үзләренеке белән алыштыруны таләп итте.

XS
SM
MD
LG