Accessibility links

Китап сатучылар "Сеть" эше хөкем карарларына протест йөзеннән кибетләрен япты


Русия шәһәрләрендә дистәгә якын китап кибете бер көн дәвамында ябык торачак. Казан, Уфа кибетләре чарага кушылмаган.

Русиянең берничә шәһәрендә бәйсез китап сатучылар бер көнгә кибетләрен япты. Алар моны “Сеть” эше нигезендә хөкем ителгәннәрне яклау йөзеннән эшли. Кибет вәкилләре үзләре дә ялгыз пикетларга чыга.

“Кешеләрне газаплаулар булганда мәрхәмәтле китаплар сатып буламы? Без укучыны китап каһарманнары язмышы өчен борчылырга чакырабыз, ә монда фикер өчен, хыялый бер уй өчен гомерлеккә төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Һәр мәктәп яки район китапханәсендә булган китаплар мәхкәмә тарафыннан юкка чыгарылырга хөкем ителгәндә ничек итеп без “классик” әсәрләрнең кыйммәтен аңлатыйк?” дип язалар чараны оештыручылар социаль челтәрдә.

Протест чарасында "Пиотровский" (Пермь), "Пиотровский" (Екатеринбур), "Фаланстер" (Мәскәү), "Маршак" (Мәскәү), "Все свободны" (Петербур), "Чарли" (Краснодар), "Свидетель" (Тула), "Порядок слов" (Петербур), "Бакен" (Красноярск) кибетләре катнаша. Татарстаннан яки Башкортстаннан акциягә кушылучылар юк.

10 февральдә Пензада мәхкәмә "Сеть" берләшмәсе эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карарлары чыгарды. Җиде кешене террорчылык берләшмәсе оештыру һәм анда катнашуда гаепләп 6 дан алып 18 елга кадәр төрмәгә хөкем иттеләр. "Сеть" Русиядә террорчылык берләшмәсе дип танылган. Тикшерү эшләре барышында гаепләнүче егетләр ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан җәзалаулар турында белдерде.
Пензада мәхкәмә утырышы барган вакытта, Мәскәүдә президент идарәсе каршында гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетлар узды. Соңрак хөкем ителгән егетләрне галимнәр, кинематографистлар, хокук яклаучылар, студентлар, язучы һәм журналистлар, укытучылар һәм психологлар яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG