Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ит ашамаучы татарлар үзләренең холыклары үзгәрүен әйтә


Казанда вегетариан ифтары, 8 июнь 2018
Казанда вегетариан ифтары, 8 июнь 2018

Вегетариан һәм веган татарлар белән иттән ничек баш тартулары һәм моның ничек тәэсир итүе турында сөйләштек.

Татарны итле ризыктан башка күзалдына да китереп булмый кебек. Милли ризыкларның күпчелеге дә итле бит. Татарстанның бер символына әверелгән, Казандагы "Туган авылым" комплексында һәйкәле үк куелган өчпочмак дисеңме, мантый, ит бәлеше, вак бәлеш, тутырмалар - бар да иттән аерылгысыз. Казылык, каклаган каз кебекләрен әйткән дә юк. Бу кадәр ризыкны санаганнан соң, татар белән янәшә вегетариан, веган сүзләрен язу мөмкинме? Мөмкин икән. Татарлар арасында да вегетарианнар шактый. Алар нигә бу юлга баскан? Татарга итсез яшәү кыенмы? Итле ризыклар ашау менталитетка нинди йогынты ясый? Шушы һәм башка сораулар белән аларга мөрәҗәгать иттек.

"ИТ АШАМЫЙЧА ДА ЯШӘП БУЛА"

КФУ галимәсе, Русия Ислам университеты доценты Резедә Сафиуллина вегетарианлыкка уналты ел элек үк, йога белән кызыксына башлагач килгән. Ул медитация, сулыш күнегүләре нәтиҗәсендә, акрынлап ризыкка да мөнәсәбәте үзгәрүе, организмының сизгерлеге артуы хакында сөйләде.

Резедә Сафиуллина
Резедә Сафиуллина


— Мин инде 90нчы еллардан бирле йога, ачыгып дәвалану турында китаплар аша кызыксына башлаган идем, ләкин ул системлы рәвештә булмады. Йога белән чын-чынлап 2003 елда шөгыльләнә башладым. Анда әле медитация, төрле сулау күнегүләре да бар иде. Алар исә сизгерлекне арттыра, акрынлап ризыкка карата мөнәсәбәт тә үзгәрә. Кайчандыр җан иясе, ә хәзер пешкән үлек булган ризыкны ашау авыр кабул ителә. Ләкин мин үземне фанатик веган дип әйтә алмыйм, чөнки сирәк-мирәк булса да, балык ашыйм. Кемгәдер кунакка баргач, ул аш пешергән икән, "мин итле ризык ашамыйм", дип кыланып утырмыйм — шулпасын ашыйм. Пылау пешерелгән булса, аның итен калдырып, пылавын ашыйм.

Организмыма ит эләксә, шунда ук авырлык барлыкка килә

Сирәк-мирәк хәтта ит ашаганым да бар, ләкин үзем сизәм: организмыма ит эләксә, шунда ук авырлык барлыкка килә. Ул физик авырлык кына түгел, ә авыр тойгы, фикерләү авырлыгы... Аны үзе кичмәгән кеше аңлый алмый. Мәсәлән, дальтоникка ул танымаган төснең төрле тоннары турында сөйләп аңлата башласак, ул аны аңлыймы? Яисә музыкаль белеме булмаган кешегә ярымтон, чиректон дип ноталар арасындагы аерманы аңлату мөмкинме? Минемчә, юк. Монда да шул ук очрак. Әй, барыбер аңламыйлар дип әйтергә теләвем, ягъни снобизм түгел бу, ә тәҗрибә белән килгән нәтиҗәм", ди Сафиуллина.

Резедә ханым фикеренчә, әби-бабайлар ашаган итле, камырлы ризыкларга гына карап утырмаска, замана биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Ул бүген иттән баш тартырга уйлаган татар кешесенә барлык шартлар барлыгын, моның гадәти хәл булуын ассызыклый. Милләтне сәламәт һәм озын гомерле итү өчен рационны сыйфатлы итүгә йөз тоту мөһим дип исәпләвен әйтә.

Элекке буыннар белән чагыштырсак, анда чынлап та альтернатива булмаган, ит һәм камыр ашлары төп ризык булган

— Һәр халыкның үз рационы бар. Ул табигый, климатик шартлардан да, безнең халыкка хас авыр физик эш тәэсирендә дә формалашкан. Безнең климатта Һиндстан, Вьетнам халыклары кебек, үлән һәм яшелчә, җимеш ашап кына яшәү мөмкин түгел — анысы да бар. Ләкин элекке буыннар белән чагыштырсак, анда чынлап та альтернатива булмаган, ит һәм камыр ашлары төп ризык булган. Ә хәзер безнең ел дәвамында яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәр бар. Ул үләнне тәрәзә төбендә дә үстереп була. Кибеттә авокадо, манголарга кадәр бар, бәяләре дә галәм югарылыгында түгел. Бүгенге белән элеккене чагыштырып булмый. Безнең әби-бабайларга вегетарианлык хас булмаган, әйе. Ләкин аларның сәламәтлеген, гомер озынлыгын карагыз - без бит озак яшәүче милләт түгел. Безнең әби-бабайларның организмнары бик тиз тузган. Алар бик яшьли картаеп киткәннәр. Бик сирәк гаиләләр генә 90нан узган. Үз әби-бабамнан да әйтә алам: 70 яшьтә алар инде организмнары тузган, какшаган картлар иде. Бүгенге 70 яшьлек картларны ал — аларның тормышы әле башлана гына бит. Димәк, болардан да нәтиҗә чыгарырга мөмкин: туклану рационы дөрес булмаган. Әнә, японнар ничек озак яши! Аларда диңгез ризыклары, яшелчәләр бик сыйфатлы. Шуңа алар сәламәтрәк тә. Ә безнең милләтне сәламәт дип әйтеп булмый.

— Резедә ханым, ит ризыклары ашау кеше менталитетына йогынты ясыймы?

— Бик нык йогынты ясый. Күп еллар буе вегетариан булган кешеләр дә искәртә: ит ашаганда эчке агрессия, ризасызлык, түземсезлек, сабырсызлык арта. Төптәге негатив хисләрнең барысы да уяна. Курку, явызлык, нәфрәт, хөсетлек, үпкәләү, кыенсыну, үзеңне гаепле итеп хис итү пәйда була. Ит ашау безне тупасландыра, дияргә дә мөмкин. Безнең җәмгыятьтә, үзара мөнәсәбәтләрдә усаллык, катгыйлык кебек сыйфатлар да кирәк кебек күренер. Тик вегетариан булырга теләүче бу адымга аңлы рәвештә бара һәм табигатьткә, тереклеккә, тирә-юньгә зыян салмыйча яшәргә алына икән, аңа бу тупаслык һич кирәк булмаячак. Мөслимә буларак, ислам ягыннан карап әйтсәм, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ук сакланган дигән сүз бу — табигать үзе, мохитем, кешеләрнең миңа мөнәсәбәте үк мине саклый. Миңа көч-куәт, гайрәт тә кулланырга кирәкми, мин инде якланган булам. Тормышта аңа мисалларым күп. Әйберең югалса, эзләп табып китереп бирәләр, хәтәр хәвефләр сине урап уза. Моны үзе кичермәгәннәргә бу бер могҗиза кебек күренергә дә мөмкин, ләкин монысы да минем тәҗрибәдән.

— Өйдә нинди ризыклар пешерәсез?

— Яшүсмер чакта ук иң беренче әзерләргә өйрәнгән ризыгым — кыстыбый. Кабак белән пешерелгән тары боткасы, итсез бәлешләр, бәрәңге, дөге ризыклары яратам. Яшел чәйләр яратам. Яшелчәләр белән бергә дөгеле рагулар ясарга яратам. Өч ай Һиндстанда яшәдем, шунда төрле ризыклар әзерләргә өйрәттеләр.

"ТАБИГЫЙ РИЗЫК АШАУ СИХӘТЛӘНДЕРДЕ"

"Болгар радиосы" алып баручысы, журналист Фаил Гыймадов та вегетарианлык белән биш-алты ел элек кызыксына башлый. Акрынлап чи ризыклар белән туклануга күчә. Ул бу юнәлешнең сихәтләндерүе, үз организмына үтә яхшы тәэсир итүе турында сөйләде.

Фаил Гыймадов
Фаил Гыймадов

— Биш-алты ел элек бик нык авырып киттем. Менә шул чакта эзләнә башладым. Башта Америка дәвалаучысы ысулы белән бавырны чистарттым. Шуннан соң хәлем яхшырып китте. Шул вакыйгадан соң эзләнә-эзләнә, акрынлап ит ашаудан баш тарттым, бераздан пешерелмәгән табигый ризыклар ашауга күчтем. Мин үземне вегетариан дип тә, чи ризык ашаучы дип тә кычкырып, бу фикерне алга сөреп йөрмим. Фанат булырга ярамый, һәр нәрсәдә алтын урталык эзләү мөһим. Күңелем булганда анысын да, монысын да ашый алам, әмма ул ризыкларны ашагач кыен. Ит ашасам, өч көн тирәсе баш авырта, хәл булмый, ди Фаил Гыймадов.

Ул итсез яшәүгә, чи ризыклар гына ашап торуга күчешнең җиңел булмавы, моның зур психологик әзерлек һәм ихтыяр көче таләп итүен дә искәртте.

— Минем өч ел инде грипп белән авырганым юк, моңа кадәр һәр сезон саен авырый идем. Киңәйгән кан тамырлары да бетте. Буыннар да сызламый. Ләкин моңа кадәр мин организмның чистарыну кризисларын кичердем. Организмнан температура күтәрелеп, тирләп шлаклар, токсиннар чыга. Гел ит, камыр белән яшәгән организм бер мизгелдә генә чи ризыкка күчә алмый, ди ул.

Фаил Гыймадов вегетарианлык юнәлешенең ислам дине күзлегеннән дә хуплануын аятьләргә нигезләнеп аңлатты.

Без тәнебезне кайгыртырга, сакларга, аның нәрсәгә мохтаҗ, нәрсәгә юк икәнен аңларга, боларны башыбыз аша үткәрергә тиеш

— Коръәндә: "Аллаһ сезне күркәм һәм камил сыйфатта яратты", дигән аять бар. Алайса соң ни өчен без гел авырыйбыз? Димәк, акыл нигъмәтен тиешенчә файдаланып бетерә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә тәнебезгә җан өргән һәм аны безгә амәнәт итеп биргән. Без тәнебезне кайгыртырга, сакларга, аның нәрсәгә мохтаҗ, нәрсәгә юк икәнен аңларга, боларны башыбыз аша үткәрергә тиеш. Организм чиста, сәламәт булсын өчен психиканы үзгәртергә кирәк. Әгәр үзеңне алдан ук "Моны ашамасам, ачтан үләм, хәлем булмаячак", дип програмлап йөрисең икән, дөрестән дә ачтан үлеп китәргә дә мөмкинсең. Кешегә тук булу өчен уч төбенә сыярлык ризык та җитә, диелгән бит хәдистә. "Ашказанының бер өлешен ризык, бер өлешен су, бер өлешен һава белән тутырыгыз", диелгәне дә бар. "Табын яныннан туяр-туймас торып китегез", дигәнне дә беләбез. Безнең диндәге ризык белән бәйле бөтен аятьләр, хәдисләр — бар да шул табигый ризык ашауга, автономлыкка таба алып бара. "Үзегезне ничек яратасыз, хөрмәт итәсез — бар җан ияләрен шулай яратыгыз", дигән. Кешеләрне генә түгел, хайваннарны да. Бәлки, бозлык чорында, җиләк-җимеш беткәч, исән калу өчен хайваннарны тотып ашау кирәк булгандыр, ә хәзер алар кирәкми, бар әйбер дә бар бит.

— Кунакка барганда, туганнарыгыз белән җыелышканда итле ризык ашарга кыстасалар, нишлисез?

— Андый урыннарда кыстатып тормыйм, ашыйм да, өч көнләп баш авыртып йөрим, хәл булмый. Ник үземне җәфалыйм инде мин, дип уйлыйм аннары. Организмны тыңлап яшәргә кирәк. Бәлки, кемнеңдер организмы итсез тора алмыйдыр, аңа ул кирәктер, ләкин менә минеке шулай. Чи ризык ашап торсам, бик җиңел, рәхәт. Авырмыйм, хәлем дә күп. Менә 45 яшемә җиткәч, республика күләмендә каратэ ярышында өченче урынны алдым. Мондый физик мөмкинлекләр миндә 20 яшьтә дә юк иде бугай. Чыдамлык, өлгерлек, җитезлек арта. Үзем иртәнге сәгать 5тә үк уянам, гел хәрәкәттә. Шуңа карамастан, организм арымый. Мөгаен, безнең организм 99% энергиясен камыр ризыкларын, буягыч матдәләрне, ит рәвешендә кергән ризыкны таркатуга тотадыр. Шул механизмнарны аңлый башлаганнан соң, чиста организмга берни тутырырга кирәкмәвен аңлыйсың.

— Сез хәзер нинди ризыклар белән тукланасыз?

— Төрле коктейльләр ясыйм. Мәсәлән, интернет аша заказ биреп, яшел карабодай алдым. Кибеттәге карабодай ул кыздырылган, шуңа аны шыттырып булмый. Кичтән ярты чокыр тирәсе яшел карабодайны суга салып калдырам, иртәнгә ул бүртә. Шуңа берәр алма яисә банан салып, блендерда әйләндереп алам. Бик тәмле коктейль килеп чыга. Кыш көннәрендә шундый коктейльләр эчәм, ә җәйләрен үзебездә үскән җиләк-җимеш, карбыз, кавыннар да җитә. Мин бу теманы бик күп өйрәндем, әле дә өйрәнүемне дәвам итәм.

"ВЕГАНЛЫКТАН ПЕСКЕТАРИАНЛЫККА КҮЧТЕМ"

Блогер Ләйлә Лерон унике ел элек беренче тапкыр иттән баш тарткан. Ул моны җиңел кичерүе, итсез тормышның холкына да яхшы тәэсир итүе турында сөйләде.

Ләйлә Лерон
Ләйлә Лерон

— Миңа 22 яшьләр булгандыр, бер тренингка бардым. Медитация вакытында, уйларыма кереп китеп, үземә бер сынау куйдым: ике атна гына ит ашамыйча кара әле, дидем. Шул ике атна эчендә холкымда да яхшы үзгәрешләр сиздем. Тиз ярсып китүче, кызуырак кеше идем, ит ашамый башлагач, тынычланып калдым. Күбрәк уйлыйм, азрак сөйләшәм, әйтер сүзне дә уйлап кына җавап бирәм. Миңа бу бик ошады, Ләйлә Лерон.

Аның эксперименты иттән тыелу белән генә төгәлләнми, Ләйлә акрынлап балык белән йомырканы да кулланмый башлый.

— Иттән җиңел генә тыела алгач, мин балыктан да, йомыркадан да баш тарттым. Ә сөт ризыкларын болай да ашамый идем. Сөтнең исен үк яратмыйм. Балачакта безне әти-әни өч айга авылга җибәрә, шунда әби иртә-кич яңа сауган сөтне мәҗбүриләп эчертә иде. Менә шул чактан бирле сөтне эчә алмыйм. Шулай итсез, балыксыз, йомыркасыз, сөт ризыкларсыз акрынлап веган булып яши башладым. Сигез ел веган булдым. Ләкин мин хәзер йомырка, сыр, кайчакта балык та ашыйм, шуңа мине пескетариан дип атау дөресрәк булыр (Пескетарианлык сүзе итальяннарның "pesce" (балык) һәм инглизчәдән алынган "vegetarian" (яшелчәләр генә ашаучы) сүзен кушып ясалган. Җылы канлы хайваннарның итен ашамауга нигезләнгән юнәлеш. Пескетарианнар йомырка, сөт, балык һәм диңгез ризыкларын куллана ала - ред).

— Ләйлә, гаилә әгъзалары, туганнарың синең веганлыкка ничек карады?

Әни бик борчылгач, аңа даими рәвештә кан анализларымны да китереп тордым

— Ун ел элек вегетарианлык, веганлык куркыныч сүз кебек тоела иде бит. Башта аңламадылар, билгеле. Беренче ике елны сәерсенеп, сынап карадылар. Әни бик борчылгач, аңа даими рәвештә кан анализларымны да китереп тордым. Бар да яхшы булгач, күнде инде. Анализлар яхшы, чәч-тырнак үсә. Әни кайгырмый башлады, минем өчен, бәлешләрне, өчпочмакларны да аерым, итсез итеп әзерләргә тотынды. Ә менә әби аш ашамавыма әле дә аптырый. "Ничек аш ашамыйсың инде син?" ди. Мин аңа үз өемдә итсез ашлар пешерүемне әйтеп аңлатам. Ул аны аңлап бетерми инде

— Йомырка, сыр, балык ризыкларын яңадан ашый башлавың ничек булды?

— Соңгы тапкыр кан анализларын биргәч, анда аксым аз булуы ачыкланды. Шунда табиб: "Сез вегетариан түгелме?", дип сорап куйды. "Әйе", дидем. "Кандагы аксымны арттырырга кирәк", диде ул. Шуңа мин йомырка, балык ашый башладым.

— Кан анализларың тагын да начар булса, син ит ашый башларга әзерме?

— Юк, мин аны яратмыйм да. Балачакта шулай кавын ашап агуланган идем, хәзер аның үзен түгел исен дә яратмыйм. Ит белән дә шулай ук. Аксымны балыктан, йомыркадан да җитәрлек дәрәҗәдә алып була дип саныйм.

Ике ай Һиндстанда яшәп кайткан Ләйлә анда вегетарианнар өчен шартларның рәхәт булуын әйтә.

— Һиндстанда ике ай яшәп алдым, менә анда бөтенләй рәхәт булды, чөнки мин яшәгән районда бөтенләй ит юк иде. Булса да, бик кыйбат һәм ресторанда гына. Ә урамдагы ризыклар бар да итсез, ләкин анда сөт бар иде, ди Ләйлә.

Ул татар халык ризыклары арасыннан да итсезен яратуы турында әйтә.

— Мин үз халкыбыз ашларыннан дурычмак яратам. Бәрәңге белән камыр. Калганнарына беркайчан да ис китмәде, ди ул.

Вегетарианнар өчен ашлар әзерләгәндә тәмләткечләргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген дә искәртә Ләйлә.

Миңа кунакка килүчеләр итсез ризык ашаганнарын сизми дә

— Мин Һиндстан, Грузия тәмләткечләрен күпләп сатып алам. Бер көнне шул ук яшелчәләрне Һиндстан тәмләткечләре белән әзерлисең, икенче көнне Грузиянеке белән — бөтенләй башка ризык кебек була. Асылда шул яшелчәләр, ярмалар ашыйбыз. Дусларым килсә, ит тә кыздырып бирә алам, ләкин миңа кунакка килүчеләр итсез ризык ашаганнарын сизми дә, чөнки табынны һәм андагы ризыкларны кызык итеп, күп төрле тәмләткечләр белән эшлим, ди Ләйлә.

"ИТТӘН БАШ ТАРТКАЧ КАНЫМ НАЧАРЛАНДЫ"

Чыгышы белән Арчадан булган Линар Мәҗитов моннан 8 ел элек йога белән мавыгуын, шуның аша акрынлап вегетарианлыкка килүен сөйләде.

Линар Мәҗитов
Линар Мәҗитов

— Дустымның йөргән кызы: "Кундалини-йога белән шөгыльләнә башлагач, тормышым яхшырды", дип сөйләп утырды. Кызыксынып киттем дә, дәрескә барып карадым. Ошады. Мин әле ул чакта йога белән шөгыльләнүчеләрнең асылда вегетарианнар икәнен белми идем. Йога белән шөгыльләнүем мавыгудан артты һәм мин үзем дә йога укытучысына укырга булдым. Петербурга тренерлар әзерләү курсларына бардым. Анда ике атна буе яшәдек, укыдык. Ашаган ризыкларыбыз гел вегетарианнар өчен иде. Аннан мин ничектер җиңеләеп кайттым. Казанга кайткач та күпмедер вакытка иттән тыелып торырга булдым. Шуннан китте инде, дип сөйли Линар.

Ул канын даими тикшертеп торып, күрсәткечләрнең начар якка үзгәрүен күреп ала. Нәтиҗәдә, ит ашауга кире кайтырга мәҗбүр була.

Табиблар ит ашарга кушты һәм мин яңадан аз-маз ит ашый башладым

— Мин ул вакытта хастаханәдә эшли идем, атна саен диярлек кан анализларын тикшертеп тордым. Күрсәткечләр начарланды, аның нидән шулай булуын ачыклый алмадылар. Табиблар ит ашарга кушты һәм мин яңадан аз-маз ит ашый башладым. Каным яхшырды, кире үз хәленә кайтты, ди Линар.

Ахыр чиктә, канында ниндидер матдәләр җитеп бетмәүне ул ит ашамавы белән түгел, ә белем җитеп бетмәве белән аңлата. Иттән баш тарткан очракта, аны алыштыра алырдай матдәләрне башка ризыклар аша алырга кирәк, дип саный ул.

— Иттән баш тартырга җыенсаң, башка аксым булган ризыкларны күбрәк ашый башларга кирәк. Мәсәлән, кузаклылар, йомырка, эремчек, чикләвек кебек әйберләр. Мин бит итне генә чикләдем дә, яңа төр ризыклар кертмәдем. Шуңа күрә дә каным начарлангандыр дип саныйм. Хәзер үземне иттән чикләмим, ләкин мин аны барыбер күп ашый алмыйм. Без өйдә беркайчан да ит әзерләмибез. Аны сатып та алмыйбыз. Авылга кайткач, әти-әни янында булсам гына, аз-маз капкалый алам. Алар сарык тота, шул сарык итен айга бер ашыймдыр инде. Чит кеше асраган малның итен ашавымны күзалдына да китерә алмыйм, ди Линар.

Итле ризыклар кешенең аңына, фикерләү сәләтенә, хәтта менталитетына да тәэсир итүе турында да әйтә ул.

— Кемгә ничек ошый — шулай ашарга, үзенә ошаганча яшәргә тиеш. Минемчә, иткә аңлы карап, аны чикләү яхшырак. Ит ашаучы кешеләрнең аңы консервативрак дип саныйм, андый кешеләр үзгәрешләргә дә авыррак биреләдер дип уйлыйм, Линар Мәҗитов.

"ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ОЕШМАЛАРЫ - ХАЙВАН КОНЦЛАГЕРЬЛАРЫ"

Язучы Булат Ханов вегетарианлыкка күчүен терлекне кызгануы белән аңлата.

Һормоннар, антибиотиклар, андагы антисанитария, терлекне һәм кош-кортны җәберләү — болар кибет киштәләрендә өелеп торган казылыкларның асылы

— Хәзерге терлекчелекне өстән генә карап узсаң да, аның табигый шартлардан ни дәрәҗәдә аерылуы күренеп тора. Һормоннар, антибиотиклар, андагы антисанитария, терлекне һәм кош-кортны җәберләү — болар кибет киштәләрендә өелеп торган казылыкларның асылы. Терлекчлек оешмалары - хайван өчен концлагерьлар. Андагы эш шартлары да бик рәхәт дип белмим. Кешелекнең киләчәге тирә-якның сәламәт һәм чиста булуына турыдан-туры бәйле, ә терлекчелек моңа бик зур зыян гына сала, ди Ханов.

Веганнар - барлык төр иттән, сөт, йомырка, бал һәм хайван продуктлары нигезендә ясалган башка азык-төлектән (мәсәлән, желатин, кармин) баш тартучылар. Алар күннән, йоннан, ефәктән булган киемнәрне дә кими. Хайваннарда сыналган яки алар катнашында ясалган косметика, көнкүреш химиясен дә кулланмый. Хайваннар катнашындагы цирк, зоопарк, дельфинарийларны да хупламый. Вегетарианлык юнәлеше итсез азык-төлекне генә күздә тотса, бу юнәлеш бар тормыш көнкүрешкә кагыла.

XS
SM
MD
LG