Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе шикаятен караячак


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Лилия Чанышева үзенең 2018 елда урам чарасыннан соң тоткарлануын канунсыз дип тануны таләп итә.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышеваның шикаятен караячак дип хәбәр итә Proufu.ru. Чанышева 2018 елның 5 маенда узган “Ул безгә патша түгел” чарасыннан соң полиция тарафыннан тоткарлануын канун бозу дип саный.

Чанышеваны килешенмәгән митингта кабат катнашканы өчен тоткарлаганнар иде. Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карары белән ул 30 тәүлеккә административ рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Соңрак Чанышева таләбе белән бу эш Югары мәхкәмәдә тагын бер кат каралып, ирегеннән мәхрүм итү вакыты 18 көнгә кадәр киметелгән иде.

Активист сүзләренчә, Европа мәхкәмәсе аның шикаятен кәнәгатьләндергән очракта аңа ябылуда уздырган көннәр хисабынча компенсация түләнергә тиеш булачак.

Лилия Чанышева Страсбург мәхкәмәсенә тагын ике шикаять юллаган, алар әле карала башламаган. Бу шикаятьләр дә канунсыз кулга алу турында. 2018 елның 28 гыйнварында активистны халыкны “Сайлаучылар забастовкасы”на чакырган өчен, 2018 елның 9 сентябрендә пенсия яшен арттыруга каршы йөрештә катнашкан өчен кулга алган булганнар.

XS
SM
MD
LG