Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана теле көне алдыннан татар активистлары Казанда пикетка чыкты


Илшат Мостафин пикеты
Илшат Мостафин пикеты

Казанда 21 февраль – халыкара Туган тел көненә багышлап бер кешелек пикетлар үтте. Пикетчылар Татарстан хөкүмәтеннән Конституциянең 8нче маддәсен үтәүне, татар телен саклауда халык белән бергәләп эшләүне таләп итте.

19 февральдә Бауман урамы башында узган пикетта Татар иҗтимагый үзәге активисты Илшат Мостафин “21 февраль – халыкара Туган тел көне! Татар телен яклыйбыз – татар халкын яклыйбыз! Татарстан республикасында дәүләт телләре тигез хокуклы татар һәм рус телләре”, дигән шигар күтәреп торды.

Мостафин Азатлыкка, бу пикетка татар телен яклау максатыннан чыгуын әйтте. 21 февраль халыкара Туган тел көне. Бөтендөнья халкы үзенең туган телен, әлифбасын, үз мәдәниятен тел аркылы истә тотарга, аны таратырга, балаларына тапшырырга тели, диде.

Аның фикеренчә, тел бетсә, халык та бетә. Аны һәрбер халык аңларга тиеш. Телне саклау һәрбер мәдәниятле кешенең бурычы, диде ул.

“Татар теле борынгы һәм бөек тел. Халкыбыз аны, 500 елга якын урыс хөкүмәте астында булуына карамастан, саклап килә. Ләкин 2017-2018 уку елында көтмәгәндә генә урыс хөкүмәте татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы, вакытсыз, аңлашылмый торган кануннар чыгарып татар телен укытуны туктатты дияргә була. Мәктәпләрдә татар телен укытуны бары тик ике сәгатькә калдырдылар. Бу ике сәгать кешене үртәү рәвешендә генә. Ике сәгать эчендә нинди телне өйрәнеп була? Әлеге ике сәгать тә бары тик ата-аналарның гариза язуы белән генә укытыла! Гариза язып туган телне укыталармени инде? Бу бит кешене гаепләү, кешегә, халыкка басым ясау дигән сүз", ди Мостафин.

Мостафин, туган телләрне саклап калу өчен иң беренче чара кануннарны үтәүгә ирешү, диде.

“Икетеллелек безнең Татарстан конституциясенең 8нче маддәсендә язылган. Ике тел дә тигез, бер үк дәрәҗәдә укытылырга тиеш дип язылган анда. Шушындый ук маддәләр Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә дә урын ала”, ди ул.

Пикетчы сүзләренчә, ике конституциядә дә булуга карамастан, телне саклауга кагылышлы маддәләр бер кайда да, бер ничек тә үтәлми. Үтәлми генә түгел, киресенчә, тупас рәвештә бозыла.

“Аны белә торып, хөкемдарлар, прокурорлар шушы кануннар бозылуга каршы чыкмый. Прокуротура, киресенчә, Русия хөкүмәтенең вакытлыча күрсәтмәләрен үтәп мәктәпләрдә тентү ясап йөри. Күп еллар буена әйбәт булган уку програмнары кинәт кенә конституциягә туры килми башлаган булып чыккан имеш", ди ул.

Мостафин, болар белән һич кенә дә риза булып кала алмавын һәм шуңа күрә бүген әлеге пикетка чыгып үз кәнәгатьсезлеген белдерүен җиткерде. Хәзергә минем кулымнан килгәне шушы бер кешелек пикет бердәнбер чара булып кала, диде активист. Аның сүзләренчә, татар телен саклап калу өчен Татарстан хөкүмәте ныклап эшләргә тиеш.

“Татарстан хөкүмәте урыс хөкүмәте астында эшли. Урыс хөкүмәтеннән нинди күрсәтмә килсә, Татарстан хөкүмәте, депутатларыбыз аларны бернинди каршылык күрсәтмичә үтәп бара. Хөкүмәтебез бер сүз әйтми шулай утыргач, татар телен саклау ничек итеп алга бара ала? Ничек итеп безнең балалар туган телләрен өйрәнсеннәр? Болар барысы да мине бик нык борчый”, ди ул.

Мостафин фикеренчә, татар телен киләчәктә дә саклап калу өчен, Татарстан хөкүмәте татар теленә карата кабинетларындагы борчылулары белән генә чикләнеп калмаска тиеш.

“Хөкүмәтебез халык белән бергә булырга, халык белән бергә эшләргә тиеш. Халык белән эшләгәндә бөтен нәрсәне җиңеп була”, дип белдерде ул.

Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Бүген нәкъ шушындый ук ялгыз пикет Бауманның Шаляпин һәйкәле янында да узды. Икенче бер ТИҮ активисты Рәис Хәбиров, Илшат Мостафин күтәргән шигарьне күтәреп торды.

XS
SM
MD
LG