Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Алсу Ксения Собчак белән әңгәмәсендә үзенең татар тамырлары турында сөйләде


Җырчы Алсу
Җырчы Алсу

Яңа гына күрсәтелгән интервьюда җырчы Алсуның Ксения Собчак белән әтисе Рәлиф Сафинның туган ягы Уяндык авылына кайтып килүен күрсәткән кадрлар да бар. Анда Алсу үзенең, әти-әнисе, туганнарының татар булуын әйтте, әмма татар авылы халкы аны башкорт милли киеменнән каршы ала.

Алсу Сафина “Осторожно Собчак” тапшыруында катнашып, күләмле генә интервью бирде. Аның бер өлеше элегрәк, 2019 елның декабрендә, әтисе Рәлиф Сафинның туган авылы – Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында төшерелгән. Илеш районына кергән вакытта кунакларны башкорт милли киемнәрендә каршы алучылар кунакларны урыс һәм башкорт телләрендә сәламли, тик аларның җырлаулары, биюләре татарча.

Алсу да туган ягы турында сөйләгәндә "Мин әниемә охшаганмын, әти белән әни үзара гел татарча аралаша, без, балалар, аңламасын дип үзара туган телдә әрләшәләр иде. Әти әле дә акчаны татарча саный", дип сөйләде. Ксения Собчак татарча ниндидер сүзтезмәгә өйрәтүен сорагач, Алсу: "Ксения, мин сине яратам, кәҗә бугы ашатам", дип кабатлады.

Җырчы шулай ук яраткан ашларым дип өчпочмак, бәлеш һәм чәкчәкне атады.

Ксения Собчак мөселман гаиләсендә туган Алсу ни рәвешле йәһүди динен тоткан кешегә кияүгә чыкты соң дип кызыксынды. Алсу үзен, гаиләсен дөньяви этник мөсеманнар дип атады һәм ислам белән иудаизм арасында уртаклыклар күп дип аңлатты.

"Ислам – иң яшь дин. Һәм күбесе аның иудаизм белән уртаклыклары күп, иң дустанә диннәр дип саный. Безнең гаиләдә дуңгыз ашамыйлар. Мин спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, исен дә, тәмен дә яратмыйм.

Без Советлар берлеге вакытында үстек, әмма әби-бабайлар уразаны тотты, биш тапкыр намаз укыды, дуңгыз итен ашамады, барлык гореф-гадәтләрне үтәп яшәделәр. Безнең гаиләдә исә биш тапкыр намаз юк иде", дип сөйләде җырчы.

Уяндык авылы Башкортстанның Илеш районына керә. Ул Татарстан белән чиктәш. Башкорт тарихчылары Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан районнарында башлыча башкортлар яши, татар телендә сөйләшүче татарларны "башкорт теленең көнбатыш диалекты"н кулланган башкортлар дип саный.

15 февральдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатыны чакыруы белән Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә "Җиде кыз" галереясендә булды, шулай ук җырчы Мәскәүдә "Башкортстан" дип исемләнгән башкорт ресторанының ачылышында катнашты.

Моңа кадәр җырчы Алберт Исмаил үзен башкорт булып таныды, соңыннан “БСТ” каналы эфирында җырчы Гүзәл Уразова туган ягы Барданы башкорт ягы, мин дә башкортмын дип әйтте. Соңыннан ул бу сүзләреннән баш тартты, мин – татар дип аңлатты Instagram аккаунтында. Белгечләр сүзләренчә, татар-башкорт мөнәсәбәте 2020 елны җанисәп якынлашу белән кискенләшә.

XS
SM
MD
LG