Германия хөкүмәтендә дин иреген яклау мәсьәләләре өчен җаваплы түрә Маркус Грюбель (Markus Grübel) Кытайдагы уйгырларның хәленә борчылу белдерде. Бу турыда ул Deutsche Welle басмасына әйткән.
Грюбель фикеренчә, Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Кытайда мөселманнарны репрессияләү очраклары хакында хәбәрләрнең дөреслеген ачыклау өчен бәйсез тикшерү уздырырга тиеш. “Без Кытайның уйгырларны мәҗбүриләп ассимиляцияләве белән килешә алмыйбыз” дигән вәкил.
Грюбель Кытайда мөселманнарның дин тоту аркасында кулга алынуын, балаларның әти-әнисез калуын, Кытай хөкүмәтенең тормышның бөтен өлкәләрен дә контрольдә тотуын әйткән. “Мондый шартларда лаеклы тормыш була алмый” дигән ул һәм Кытайның бәйсез тикшерү уздыруга киртәләр куюын белдергән.
Басманың тагын бер әңгәмәдәше, Германиядә мөселманнарның Үзәк шурасы рәисе Айман Мазиек (Aiman Mazyek) Кытайда уйгырларга мөнәсәбәтне “кеше хокуклары өлкәсендә XXI гасыр һәлакәте” дип атаган. Ул Кытайның лагерьларда миллионнарча кешегә карата кылган гамәлләре “колларны эксплуатацияләүче машина”ны хәтерләтүен әйткән. Уйгырларны дөньяда иң зәгыйфь сәяси яклауга ия дини төркем дип атаган.
Мазиек шулай ук шундый шаккаткыч дәрәҗәдә кеше хокуклары бозылуларга кешелекнең, шул исәптән мөселманнарның каршы тора алмавы өчен үзенә оят булуын белдергән.
17 февральдә Deutsche Welle, Германиянең берничә телеканалы һәм Süddeutsche Zeitung газеты Синҗан төбәгендә уйгырларга карата репрессияләрне дәлилләүче тагын бер документ алынганын хәбәр итте. Ул 2017-2018 елларда “тәрбия лагерьларында” тотылган ике мең кешенең исемлеге. Алар барысы да Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесенең Каракаш өязе кешеләре. Төбәктә 650 мең чамасы кеше яши, һәм анда кимендә биш тәрбия лагеры бар дип фаразлана. 137 битлек электрон исемлектә лагерьларга җибәрелгән уйгырларның исемнәре генә түгел, аларның туганнарының исемнәре, аларның адреслары һәм идентификация номерлары да китерелгән диелә.
Документны Германия медиаларына уйгыр галиме һәм диссидент Абдевәли Әюп тапшырган. Документтан күренгәнчә, уйгырларны гаиләдә өч бала булган өчен дә, чит илгә чыгу паспорты ясатканы яки артык диндар булуы өчен дә лагерьга җибәрәләр. Артык күп кешеләр белән элемтәсе булганнарны яки ниндидер сәбәпләр аркасында шикле булып күренгән уйгырларны да кулга алалар.
2019 ел башында шушы исемлеккә охшаш документны GDI Foundation хезмәткәре, кибер-иминлек белгече Виктор Геверс тапкан иде. Интернетта ул Кытай хакимиятләре җыйган мәгълүмат базасына тап булган. Документта Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче 2,6 миллион кешене күзәтү нәтиҗәләре тупланган. Бу исемлектәге кешеләрнең күпчелеге уйгырлар була.
2019 елның ноябрендә "Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте" (ETNAM) Кытайда мөселманнар ябып тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагеры ачыклануы турында хәбәр иткән иде.
Соңгы елларда медиа язуынча, уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.