Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония татарлары турында архив документлары Казанга тапшырылды


Япониядәге мөһәҗир татарларның архивы Татарстанга кайтты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00

Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Япония татарлары турында архив документлары халыкка күрсәтелде. Япониядән китерелгән бу документлар 20 февральдә рәсми рәвештә Татарстан Дәүләт архивына тапшырылды.

Документлар ике өлештән тора. Аның беренчесе — Кобе шәһәрендә яшәүче татар эмигранты Рәкыйбә Килкинең гаилә архивында сакланган документлар. Алар 26 татар гаиләсенең 1945-1950 елларга караган шәхси анкеталары.

Документларның икенче өлеше исә, Кобе шәһәре мәчетенең соңгы татар имамы Хөсәен Килкигә караган китаплар. Алар арасында 1907 елда татар телендә Казанда басылган Коръән тәфсире, Һиндстанда 1936 елда басылган “Тәфсир әс-Сират әл Мостаким”, Ильяс Сададҗир Сакумоның япон телендә басылган дини китабы, 1938 елда Токиода басылган Ислам энциклопедиясе һәм башка китаплар бар.

Тарих институты хезмәткәре Марат Гыйбатдинов Азатлыкка бу документларның Татарстанга тапшырылуы уникаль вакыйга дип белдерде.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

“Татарлар өчен бу документларның, фәнни яисә башка яклап булсын, әһәмияте һичшиксез бик зур. Без беренче тапкыр аерым ниндидер шәхси архив документлары гына үгел, ә Кобе шәһәрендәге татар җәмгыятенә караган архивның зур өлешен кайтардык. Татарстанга тапшырылган мондый үрнәкне бүгенгә кадәр мин белмим.

Тарихчылар ягыннан караганда, бу документлар шул чорда Кобе шәһәрендә яшәгән татар җәмгыятенең халәтен, аларның уй фикерләрен, хәтта ул чор татарларының йөзләрен күрергә мөмкинлек бирә.

Бу документлар татар милләтенең бердәмлеген күрсәтеп тора

Гомумән татар халкы ягыннан караганда исә, бу документлар гади кешеләр өчен дә кызыклы. Чөнки бу документлар татар милләтенең бердәмлеген күрсәтеп тора. Мондагы кешеләр кайдан гына килмәгән. Казан, Троицки, Себер һәм башка җирләрдән. Алар кайдан гына килмәсен, барысы да үзләрен татар дип санаган һәм бер җәмгыять булып яшәгәннәр. Мишәрләр җәмгыяте яисә Себер татарлары җәмгыяте төземичә, бер татар мөселман җәмгыяте булып яшәгәннәр. Бу безнең өчен бик зур үрнәк", диде Гыйбатдинов

Аның сүзләренчә, бу 26 шәхси анкета Япониядә яшәгән татарларның Төркия ватандашлыгы алуы өчен тутырылган булган.

Шәхси анкета документы
Шәхси анкета документы

“Беленгәнчә, татарлар Русиядән чыгып киткәч аларның патша заманындагы паспортлары бернигә ярамый торган булып калган. Ә японнар һәм кытайлар чит ил кешеләренә ватандашлык бирмәгәннәр. Шуңа күрә татарлар бу илләрдә вакытлыча рөхсәт белән мосафирлар булып кына яшәгән. Ә инде сугыштан соң аларга Төркия ватандашлыгын алу мөмкинлеге туган. Татарлар бер үк схема белән төзелгән анкет тутырып ватандашлык алырга теләгән. Бу ватандашлык аларга сәүдә итәр өчен чит илләргә чыгу мөмкинлеге биргән.

Шунсы кызыклы, анкета тутыручыларның барысы да үзләренең сәүдәгәр булуларын белдерә һәм, ватандашлык ала калсалар, Төркия дәүләтеннән бернинди матди ярдәм дә, түләүләр дә сорамаячаклары турында сүз бирәләр. Хәлем әйбәт, миңа дәүләттән бер ни дә кирәк түгел, бары тик ватандашлык кына бирелсен, диләр.

Анкетлардан күренгәнчә, татарлар бик күп телләр белгән

Бу анкетта син кем, исемең, фамилияң, хатының, балаларың, әтиең, бабаң, алар кем булган, исемнәре, кайдан килгән, үз шогылең нинди, белемең нинди, нинди телләр беләсең, хәтта нинди дә булса фиркадә әгъзамы, юкмы болары да соралган. Татарлар бу анкетта үзләрен милләтче дип язган.

Анкетлардан күренгәнчә, татарлар бик күп телләр белгән. Урыс, татар, япон, кытай, инглиз, төрек телен белгәннәр. Күп документлар төрекчә, кайберләре инглизчә, татарча, японча да язылган. Бу анкетлар янында төрле гаризалар, җинаять кылмаганлыгы турында белешмә дә куелган.

Документларның саклану сыйфатына килгәндә, алар бик яхшы дип әйтер идем. Беренчедән, документ материаллары япон сыйфатыннан булса, икенчедән, ватандашлык алынганнан соң бу документларга беркем дә тимәгән, актармаган, шул килеш 50 ел буена караңгы тартмада капланган килеш торган, дип галим документларның эчтәлеген дә аңлатып үте.

Бу документлар Ракибә Килки тарафыннан очраклы рәвештә табылган, табылмаган булса, чыгарып атылган булыр иде", ди Гыйбатдинов.

“Япониядә үлгән кешенең барлык иске әйберләрен ташлау гадәте бар. Рәкыйбә ханым үзе дә, сезнең белән очрашмаган булсам һәм мондый документларның кемнәргәдер кызыклы, әһәмиятле икәнен белмәгән булсам, мин бу документларны ташлый идем диде. Чөнки ул бу кешеләрнең берсен дә белми.

Галим сүзләренчә, хәзер Татарстанда Кобедан кайткан 26 шәхси анкет бар. Рәкыйбә ханымда тагын 15 документ калган.

“Бездәге һәм андагы документлар арасындагы аерма — бездәге документларның ияләре үлеп беткән, ә Рәкыйбә ханымда калганнарның варислары исән һәм Рәкыйбә ханым аларны үзе белә. Алар төрле илләрдә яшиләр һәм ул бу документларны туганнарына тапшырмакчы булам дип әйтә. Әмма бу 41 документ — бер комплекс, бер вакытта төзелгән, ди Гыйбатдинов.

Документлар белән таныштыру чарасында
Документлар белән таныштыру чарасында

Галим әлеге документлардан аерым бер фонд оештырылачагына ышануын һәм галимнәр өчен дә чит илләрдәге татарларга кагылышлы башка тарихи документларны сораганда аларның хуҗаларына үрнәк итеп күрсәтү ягыннан моның бик яхшы булачагын әйтеп үтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның октябрендә Япониягә сәфәре барышында 1935 елда татарлар төзеткән Кобе шәһәре мәчетендә булды. 2015 елны мәчетнең 80 еллыгын билгеләп уздылар.

Беренче булып Кобегә килгән дин әһеле Габдрахман Әюбның тырышлыгы ярдәмендә 1923 елның 17 маенда мөселман һиндлары белән татарлар уртак бер җәмгыять оештыра. Бу җәмгыять мәчет төзелешен дә максат итеп билгели. Нәтиҗәдә биш-алты ел дәвамында хәйрия акчалары кирәк булган күләмгә җыелу белән 1934 елның 30 ноябрендә Кобе мәчетенә нигез салына. Бер елдан да азрак вакыт эчендә төзү эшләре тәмамлана. 1935 елның 11 октябрендә 800гә якын кеше катнашында мәчет ачылу тантанасы уздырыла. Ачылу тантанасында чыгыш ясаучылар арасында татар язучысы Гаяз Исхакый да була. Ул хәзергәчә оригинал мәчет булып сакланып калган.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG