Уфада “Башкорт” иҗтимагый оешмасын экстремистлыкта гаепләп, аның эшчәнлеген тыю максатыннан мәхкәмә утырышы булды. Төп утырышлар башланыр алдыннан прокуратура һәм оешма вәкилләре очрашуы инде икенче тапкыр уза. Киләсе утырыш 6 мартка билгеләнгән.
"Башкорт" оешмасы җитәкчеләренең берсе Руслан Габбасов Азатлыкка сөйләгәнчә, мәхкәмә утырышына "Башкорт"ка теләктәшлек күрсәтеп илледән артык кеше килгән. Мәхкәмә бинасындагы иң зур залны бирсәләр дә, кеше анда да сыймаган.
"Утырыш кабат күчерелде, чөнки прокуратура үзенең гаепләү дәлилләрен һаман да ахыргача китереп бетерә алмый. Гаепләүдә күрсәтелгәнчә, имеш безнең егетләр,"Башкорт" оешмасы әгъзалары экстремистлык гыйбарәләре булган чыгышлар ясаган, һәм моның видеоязмалары бар. Ләкин бу язмалар мәхкәмәгә тапшырылмаган. Мәхкәмә гәепләү ягына бу язмаларны киләсе утырышка алып килеп күрсәтергә кушты.
Утырыш вакытында гаепләү һәм яклау якларының тиешле документлары бер-берсенә туры килү-килмәвен барладылар. Күп әйберләрнең җитмәве ачыкланды. Мәсәлән, прокуратура җәлеп иткән лингвистик экспертлар видеоязмалардагы башкортча сөйләнгән чыгышларны турыдан-туры анализлаган. Ә канунга ярашлы алар чыгышны башта кәгазьгә текст итеп язып, аннары тәрҗемә итәргә, шуның нигезендә үз эксперт бәяләмәсен чыгарырга тиеш" дип сөйләде Габбасов.
Активист белдергәнчә, "Башкорт" оешмасын мәхкәмәдә Агора халыкара хокук яклау оешмасы адвокаты Станислав Селезнев һәм Уфа адвокатлары Виталий Буркин, Гарифуллла Яппаров яклый.
"Прокуратура безнең оешмада "экстремист" дип хөкем ителгән кешеләр бар дип белдерә. Алар Сәгыйт Исмагыйлов, Фәнзил Әхмәтшин һәм Айрат Дилмөхәммәтов исемнәрен атый. Без ачык белдерәбез: Айрат Дилмөхәммәтов беркайчан да безнең оешма җитәкчелегендә булмады. Без аңа каршы чыкмыйбыз, аны яклыйбыз, канунсыз тоткарланган дип саныйбыз, әмма аның белән соңгы арада бераз каршылыкларыбыз да булды. Сәгыйт Исмәгыйлев безнең оешма каршындагы Аксакаллар шурасында тора, әмма ниндидер карарлар кабул итүдә катнашмый, бу бары киңәш бирә торган гына оешма. Аны кайчандыр "экстремистлык" маддәсе белән хөкем иткән иделәр, ләкин бүгенге көндә ул тулысынча акланган. Прокуратура моны бик әйбәт белә. Нигә аларны кыстырырга тырышалар – аңлашылмый. Фәнзил Әхмәтшинга да әфьюн ташлап ялган җинаять эше ясадылар, "экстермистлык"ны да кушып җибәргән иделәр, ләкин бу маддә вакыты чыгу сәбәпле төшеп калды, ул хөкем карарында да юк" дип аңлатты Габбасов.
Моннан тыш, "Башкорт" оешмасына прокурор кисәтүе ясауда да канун бозулар булган. "Экстремистлык белән шөгыльләнергә ярамаганы турында кисәтүне оешмага 18 декабрьдә чыгарганннар, оешмага ул 24 декабрьдә килеп җиткән. Кисәтүдә оешмага төзәлергә ике ай бирелгәне әйтелгән. Ләкин прокуратура ике ай узганны көтеп тормыйча, 28 декабрьдә үк оешманы мәхкәмәгә биргән. Кисәтү текстында нинди "ялгышлыклар"ны төзәтергә кирәклеге дә әйтелми дип сөйләде Габбасов.
"Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап чаралар уздыруы белән билгеле. Гыйнвар башында Башкортстан прокуроры республиканың Югары мәхкәмәсенә "Башкорт" милли оешмасын экстремистик дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю турында эш юллады.
Оешма вәкилләре бу эзәрлекләүне “Башкорт” оешмасын сәяси кырдан алып ташларга тырышу дип бәяләде.