Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: 2020 елда мөфтиятнең бөтен эшчәнлеге татар телен үстерүгә юнәләчәк


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Халыкара туган телләр көне уңаеннан мөрәҗәгатендә мөфти татар телен сакларга һәм өйрәнергә өнди. Ул мөфтият тарафыннан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итүен искә төшерде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Халыкара туган телләр көне уңаеннан мөрәҗәгать итеп, татар телен сакларга һәм өйрәнергә өндәде. 21 февраль көне Русия халыклары телләрен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүгә мөмкинлек бирә, ди мөфти.

Аның сүзләренчә, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау эшенә Татарстан имамнары да зур өлеш кертә.

"Имамнар башлангычы белән Диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Әнә шулай итеп, мөфтиятнең агымдагы елда бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, татар мөселманнары арасында милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарылачак", диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Котлау хәбәрендә Камил Сәмигуллин туган телләрнең Аллаһ тарафыннан бүләк булуын әйтә, моны ул Коръән аятьләре белән дәлилли. "Әллә без Раббыбыз барлыкка китергән һәм безгә әманәт итеп биргән туган тел кебек бәһасез бүләкне җуярга һәм киләчәк буыннарга тапшырмыйча калырга хаклымы?", ди мөфти.

Үз мөрәҗәгатендә Татарстан мөфтие татар телен яратырга, сакларга һәм өйрәнергә өндәде.

Моннан тыш Халыкара туган телләр көне уңаеннан Татарстан мәчетләре имамнары социаль челтәрләрдә флешмоб оештырды. Алар туган телгә багышланган шигырь укып, аны Instagram-да урнаштыралар. Моннан тыш имамнар "Туган тел ул – ..." темасына фикерләрен дә белдерәләр.

21 февраль көнне "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның хөкүмәт бинасы каршында һәм Бауман урамында Ана теле көне уңаеннан ялгыз пикетлар оештырды. Моннан тыш Татарстан дәүләт оешмасы Android җиһазлары өчен яңа татар клавиатурасын тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG