Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортостан укытыусыһы": “Без беркайчан да бетмәячәкбез”...


Салават Кәримов
Салават Кәримов

Башкортстандагы иң өлкән журнал булган "Башкортостан укытыусыһы" 100 яшен билгели.

Кайчандыр 45 мең данә булып басылган журнал хәзер 12 мең тираж белән чыга. Ягъни тираж ягыннан да ул республикада иң зуры. Башкорт һәм урыс телләрендә чыгучы, шулай ук татар, чуаш, мари һәм удмурт телләрендә дә язмалар бирүче бу басманың баш мөхәррире Салават Кәримов белән сөйләштек.

– Салават әфәнде, сүзне журналның тарихыннан башлыйк.

– Журнал 1920 елда Стәрлетамак шәһәрендә “Мәгариф эшләре” исеме белән чыга башлый. Ул вакытта Башкортстан җитәкчелеге дә Стәрлетамакта урнашкан була. 1924 елдан Уфада – “Белем”, 1931 елдан “Культура революциясе” исеме белән чыга. 1936 елда “Башкортостан укытыусыһы” исеме ала. 1941 елда сугыш башлангач, әзерләнгән июнь саны чыкмый кала һәм басма нәшер ителүдән туктый. Ул бары тик 1952 елның гыйнварыннан гына кабат нәшер ителә башлый. Шулай итеп, Башкортстанда журналлар арасында иң өлкәне “Башкортостан укытыусыһы”, бездән республика газетлары генә өлкәнрәк. Исемнәрен берничә тапкыр үзгәртүгә карамастан, “Башкортостан укытыусыһы” укытучыларның иң якын дусты, иптәше, өстәл китабы булып ала. Басманың оешкан көне 24 февраль булып санала, ни өчен бу көн, анысын әйтә алмыйм.

– Ни өчен Башкортстандагы иң беренче журнал мәгариф юнәлешендә була?

– Ул замандагы җитәкчелек “Башкортостан” һәм “Кызыл таң” газетларын оештырганнан соң мәгариф, мәгърифәт һәм тәрбия турында журнал кирәк дип тапкан. Бу ул вакыттагы җитәкчелекнең акыл белән эшләвен күрсәтә. Бүген дә социаль, сәяси, икътисади юнәлешләрдән тыш, мәгариф, мәгърифәт, тәрбия, мәдәният төп юнәлеш булып кала. Безнең эшнең әһәмиятлелеге беркайчан да кимеми, арта гына бара.

– Журналлар арасында тираж җыюда сез гел алда дип беләм.

12 мең данә – республикадагы иң югары тираж

– Зур газетларның тиражы 100 меңнән артып киткән чаклар булды. Безнең иң зур тираж 45 мең булды, аннан да югары булмады. Ләкин бүгенге көндә 12 мең данә – республикадагы иң югары тираж. Газетлар дә бездән калыша. Безнең арттан ияреп килгән “Өмет” һәм “Йәшлек” газетлары сатуга чыга, ягъни, яздырып алучылардан тыш, өстәмә тираж белән дә басалар. Без сатуга чыкмыйбыз. Безнең журналны урамда узып барган кеше сатып алмый. Икенчедән, журналның башка басмалардан аерылып торган әһәмияте һәм үзенчәлеге бар. Башка басмаларны зәвыкны канәгатьләндерү, ниндидер әдәби әсәр уку, мәгълүмат алу, яңалыклар белү өчен алдыралар. Ә безнең журнал – фәнни-методик һәм иҗтимагый-педагогик басма. Бу укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр, мәгарифне оештыручыларга эш өчен кирәк. Шуңа ул аларның өстәл китабы. Ул һәр укытучыга кирәк, шуңа да тираж саклана.

– Мәктәп беркайчан да бетмәячәк, димәк, сез дә мәктәп булганда яшәячәксез булып чыга?

– Без беркайчан да бетмәячәкбез һәм яшәячәкбез. Башка басмаларга ихтыяҗ бетү куркынычы булуы мөмкин. “Һәнәк”, “Тамаша” кебек журналлар бер мең тираж җыя. Безгә андый куркыныч янамый. Без 7-8 меңнән дә төшмәячәкбез дип уйлыйм. Без тираж һәм сыйфат турында сөйләгәндә, кем беләндер чагыштырабыз? Иң якын дусларыбыз – Татарстан республикасындагы “Мәгариф” журналы. Аны элек безнең республикада 10-12 мең данә ала иделәр. Бүген 3 мең тираж белән чыга. Аларның электрон басмалары, сайтлары яхшы эли. Без бүген 12 мең тиражны тотабыз икән, бу редакция хезмәткәрләренең һәм барлык укучыларның зур эше дип бәялим.

“Башкортостан укытыусыһы” журналы
“Башкортостан укытыусыһы” журналы

– Элек сезнең басмага мәктәп укытучыларын мәҗбүриләп яздыра дигән сүз таралган иде.

– Шундый сүзләр булды. Әле дә кайчак ишетелгәләп куя. Үткән чорда бәлки андый ярдәм булгандыр да, бүгенге көндә административ ресурсның булмавы безнең басмага да кагыла. Әгәр эш яхшы оештырылса, җитәкчеләр укытучыны хәстәрләсә, андый урыннарда журналны да онытмыйлар. Соңгы елларда газет-журналларга язылу елына ике такыр уздырыла. Аның начар ягы бар, икенче яртыеллыкка язылу чоры имтихан, балаларны ялга әзерләү, ата-аналар, укытучылар ялга китә торган чорга туры килә. Шуңа матбугатка язылу, безнең кайгы бетә. Оештыру эшләре яхшы булган урыннарда матбугатка язылалар. Мәсәлән, иң күбе Кырмыскалы районында алдыралар. Анда 600гә якын укытучы эшли, шуның 500ләбе безне алдыра. Бу 90 процент дигән сүз. Аннан Баймак, Әлшәй, Әбҗәлил, Хәйбулла, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш, Мәләвез, Куергазы, Тәтешле районнары килә. Шәһәрләрдән Стәрлетамак алда, анда 1500 укытучы белем бирә, шуларның 1000е журналны алдыра.

– Интернет белән ничек эшлисез?

Чуаш, татар, мари, удмурт телләрендәге язмалар да җирле материаллар булуы белән кыйммәт

– Безнең республикада барлык фән укытучыларының да интернетта төркемнәре бар. Башкорт теле һәм татар теле укытучыларыныкы да бар. Безнең журнал мәгариф өлкәсендәге бар юнәлешне дә үз эченә ала. Шуңа, бар укытучылар өчен дә эшлибез. “Башкортостан укытыусыһы” журналының интернетта төркеме бар. Безнең интернетта сәхифә дә бар. Безнең басма Башкортстан мәгарифенең көзгесе. Мәсәлән, мәктәпкәчә тәрбиядән башлап, башлангыч, урта, өлкән сыйныфлар, һөнәри белем бирү оешмалары, югары мәктәп, өстәмә белем бирү, мәктәптән тыш түгәрәкләр, станцияләр, кыскасы, балалар кайда шөгыльләнә – без алар белән бәйләнештә. Гомум методик, гомум тәрбия, мәгарифтә идарә итү, мәгарифне үстерү методик язмалары бирәбез. Журналны бер яссылыкта гына карап булмый, мәгариф нинди юнәлештә, бездә шул юнәлешләрне колачларга тырышабыз. Республикада алты туган тел укытыла. Аларның икесе – урыс һәм башкорт теле, калган дүрте: татар, чуаш, мари, удмурт телләре. Шушы алты телдә дә журналда язмалар чыга. Аларда төп басым җирле материалларны, җирле компонент материалларын укытучыларга җиткерү. Чуаш, татар, мари, удмурт телләрендәге язмалар да җирле материаллар булуы белән кыйммәт. Мәктәптә 1-11 сыйныфларда нинди фән укытыла – барысы да журналда чагылыш таба. Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән республикада чит телләрдән инглиз, алман, француз теле укытыла. Без бу телләрдә дә язмалар бирәбез.

– Димәк, һәр телдән белгечләрегез бар?

– Безнең штаттан тыш белгечләр бар. Без аларга түлибез, алар абруйлы белгечләр.

– Юбилей чаралары узачакмы?

– Юбилей чаралары узачак. Әлегә көне төгәл билгеле түгел.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG