Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе татар теленә тәрҗемәче булмау сәбәпле Фәрит Зәкиев эшен башка көнгә күчерде


Фәрит Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмәсендә
Фәрит Зәкиев Татарстан Югары мәхкәмәсендә

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәдә утырышны татарча уздыруны яки тәрҗемәче белән тәэмин итүне сораган иде.

28 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына каршы биргән апелляциясен карау эше башланды.

Мәхкәмә рәисе Денис Горшунов мәхкәмә утырышын урысча ачып җибәрде. Дәгъвачы Зәкиев шунда ук үзенең бу утырышка дәгъва гаризасы булуын җиткерде.

Зәкиев, Русия мәхкәмә эшләре административ кодексының 12нче маддәсе һәм Татарстан республикасында ике дәүләт теле булу нигезендә, мәхкәмә утырышын татар телендә уздыруны, бу мөмкинлек булмаган очракта, үзләрен татар теленнән тәрҗемәче белән тәэмин итүне сорады. Хөкемдар дәгъвачының гаризасын кабул итте, әмма үзләрендә дәүләт тәрҗемәчесе булмавын, шуңа күрә тәрҗемәчене дәгъвачы үзе тәэмин итәргә тиешлеген әйтте.

Зәкиев моңа җавап итеп киләсе утырышка тәрҗемәче табарга тырышачакларын әйтте. Хөкемдар бу җаваптан соң, мәхкәмәнең киләсе утырышына Казан башкарма комитеты вәкилен дә чакыру карары чыгарып, киләсе утырышны 13 мартка билгеләде.

Фәрит Зәкиев һәм ТИҮ активистлары
Фәрит Зәкиев һәм ТИҮ активистлары

Зәкиев мәхкәмә утырышыннан соң Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышына карата үз фикерен белдереп, Татарстан конституциясенең Татарстанда дәүләт телләре тигез хокуклы – татар һәм урыс телләре дигән сигезенче маддәсен тормышка ашыруны ТИҮнең күп еллардан бирле таләп итеп килүен, ләкин дәүләт оешмаларының, түрәләрнең моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышуларын әйтте.

“Һәр хөкемдар, һәр мәхкәмә хезмәткәре дәүләт телләрен белергә тиеш. Безнең үзебезгә тәрҗемәче табуны сорау бик сәер. Хөкемдарларның татар телен кабул итмәүләре үзе үк канун бозу. ТИҮ әйтеп килгән инкыйраз менә шушы буладыр инде”, диде Зәкиев.

Зәкиев узган көздә Русия гаскәрендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны яклап 23 ноябрьдә пикет уздырырга теләүләрен һәм 12 ноябрьдә Казан башкарма комитетыннан моның өчен шәһәр үзәгендәге дүрт урынның берсен сорап мөрәҗәгать иткәннәрен әйтте. Казан хакимияте Зәкиевнең бу гаризасына, ул урыннарда башка оешмалар спорт чаралары уздыра, пикет уздыруны килештерә алмыйбыз дип җавап биргән.

Зәкиев бу җавап белән килешмичә, 15 ноябрьдә Казан хакимиятенә бу юлы инде Казанның башка биш урынынының берсендә шул ук 23 ноябрьдә һәм шул ук темада пикет уздыруны килештерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Башкарма комитет монысында да ул сораган биш урында да спорт чаралары уздырылуны, пикет өчен бу урыннарны да килештерә алмавын белдергән.

Зәкиев 22 ноябрьдә Казан башкарма комитетын мәхкәмәгә шикаять иткән. Вахитов мәхкәмәсе Зәкиев дәгъвасын кәнәгатьләндермәгән, Казан башкарма комитетын хаклы дип тапкан.​

ТИҮ 23 ноябрьдә Рамил Шәмсетдиновны яклап күп кешелек пикет урынына, ялгыз пикет кына уздырырга мәҗбүр булды.

ТИҮ активистлары шул ук көнне үзләре сораган тугыз урынны да йөреп чыккан. Бары тик Бауман урамы башындагы сәгать һәм Шаляпин һәйкәле янында гына балалар чыгып туп уйнаган, калган җиде урында бер чара да үтмәгән. Безнең шаһитләребез бар, моны дәлилли алабыз, диде Зәкиев Азатлыкка.

Зәкиев Казан башкарма комитетының ялганын фаш итү һәм алга таба Казан үзәгендә конституция биргән хокуктан файдалана алуны максат итүләрен белдерде. "Казан башкарма комитеты күп еллардан бирле конституция биргән хокукларыбызны тупас рәвештә боза һәм безнең хокукларыбызны бозучылар Русия җинаять кодексында тиешле маддә нигезендә җәзага тартылырга тиеш", диде Зәкиев.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG