Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаллыда яшәп иҗат итүче милли рухын беркайчан да югалтмый"


Чаллы Язучылар берлеген юбилей белән котларга шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев та килгән иде

28 февраль Чаллы шәһәренең 41нче гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Чаллы язучылар берлегенең 40 еллыгы уздырылды. Чарага Казаннан 20ләп шагыйрь, язучы килде. Иҗатчылар көннең беренче яртысында Чаллының 18нче мәктәбендә укучылар белән очрашуларда катнашты.

Чаллы Язучылар берлеген юбилей белән котларга шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев та килгән иде. Гомумән, бу чараны оештырырга шәһәр администрациясе матди яктан бик ярдәм иткән, шәһәрнең мәгариф идарәсе 41нче мәктәпнең актлар залын биреп зур мәрхәмәт күрсәткән. Шул уңайдан шәһәр администрациясенә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Юбилей кичәсенең башында ук Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин һәм шагыйрь, публицист Николай Олешков ТАССРның 100 еллыгы медальләре белән бүләкләнде. Тукай һәм Актаныш районы администрациясе вәкилләре котлау сүзләрен җиткерде.

Чараның төп кульминациясе буларак "Мәйдан" журналының Илдар Юзеев исемендәге премияне торгызуы турында игълан иттеләр. Бу эш Татарстан язучылар берлеге һәм "Татмедиа" ярдәме нигезендә башкарылган.

Казаннар үз премияләрен чаллыларга бирмәгәч, чаллылар үз премиясен булдырды

"Казаннар үз премияләрен чаллыларга бирмәгәч, чаллылар үз премиясен булдырды. Ничә ел рәттән Чаллы язучыларын Тукай премиясенә кандидат итеп куйган булдылар, әмма бирмәделәр. Менә хәзер бездә дә үз премиябез булачак инде", диде исемен язмауны сораган бер иҗатчы.

Илдар Юзеев исемендәге дәүләт премиясен тапшыру
Илдар Юзеев исемендәге дәүләт премиясен тапшыру

Илдар Юзеев исемендәге дәүләт премиясе һәр елны дүрт кешегә тапшырылачак. Аны алу өчен журналның үсешенә иҗади яки матди яктан ярдәмләшергә кирәк. Быелгы премияләр шагыйрь Айрат Суфияновка; "Еллар һәм юллар" романы өчен Закир Әкбәровка; 30 елдан артык полиграфия хезмәтендә эшләп, хәзер "Мәйдан" журналында бизәүче булган Илшат Фәрраховка; "Мәйдан" журналы үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Челны-хлеб" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысовка бирелде.

Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин Азатлык хәбәрчесенә әйтүенчә, премиянең күләме 50 мең сум.

— Премия эшмәкәрләргә акчалата бирелми, истәлекле бүләк итеп медален тапшырабыз. Ул эшмәкәр үзе язучыларга, журналга ярдәм итеп яши, "Челны-хлеб" бу чараның да төп иганәчесе булды. Шуңа без аны шушы бүләккә лаек дип таптык", диде Факил Сафин.

Премияләрне тапшыру барышында Казаннан килгән язучылар сәхнәгә чыгып, котлау сүзләрен җиткерә торды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышында иҗатчыларны "экскаватор казып алган балчыктан араланган алтын кисәкләре" белән дә, кулдагы бармаклар белән дә чагыштырды.

Данил Салихов
Данил Салихов

"Менә — кул! Аның төрле бармаклары бар. Кыскасы, озыны бар. Монда утыручы иҗатчыларның да төрлесе бардыр. Әмма ул бармаклар бер йодрыкка йомыла. Бу йодрык бердәм рәвештә халыкка хезмәт итә. Менә шундый очрашуларга шәһәр башлыкларының йөрүе үрнәк күренеш, Наил әфәндегә бу кичәне оештыруда ярдәм итүе, котларга килүе өчен рәхмәт", диде Данил Салихов.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүз башында үзен Чаллы кешесе дип атады да, азактан чаллыларның тискәре кешеләр булуын ассызыклап нокта куйды.

Чаллыда тискәре кешеләр, үз сүзен сүз итә торган кешеләр яши

"Мин үземне Чаллы кешесе дим, чөнки шушы төбәкләрдә туып-үстем. 1981 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән мине Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. 12 апрель иде ул. Мин үземне дә ул көнне космоска очкан кебек хис иттем. Дүрт ел эшләдем. Мин килгәндә берлектә 6 кеше әгъза иде, мин киткәндә 13 булды. Ул елларда йөзләгән китап чыгардык. РСФСР Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, 1982 елда РСФСР язучыларының күчмә утырышын үткәрдек. Анда бөтен Русиядән 70ләп язучы килгән иде. Аннары зуррак масштабта эшли башладык. Совет берлеге язучыларын туплап, Чаллыда зур корылтай үткәрдек. 40 ел ул шактый гомер! Факилгә әйттем: синең үз кырыгың — кырык, барыбер үткәрәчәксең син аны, дидем. Чынлап та, монда үз кырыгын кырык итә торган кешеләр яши. Тискәре кешеләр, үз сүзен сүз итә торган кешеләр", диде Разил Вәлиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Йодрыкка берләшеп халыкка хезмәт итүче" язучылар арасыннан бары Вахит Имамов, Рабит Батулла, Марсель Галиевлар гына үз чыгышларында азмы-күпме милли вазгыятькә мөрәҗәгать итте.

Вахит Имамов 1990нчы елларны искә алып, Чаллы язучыларын "халыкны уятучы көч" дип атады.

Чаллыда яшәп, иҗат итеп киткән кеше милли йөзен, милли рухын бервакытта да югалтмый

"32 ел гомерем Чаллыда үтте, әле пропискадан төшкәнгә дә ел ярым гына. Минем 1990нчы елларны искә аласым килә, чөнки аны әле әйтмәделәр. Шул елларда, безнең республика яшәргәндә, үз куәтен ныгыткан чакта, чаллылар Русия күләмендә бөтен татар милләтен әйдәп баручы булды. Төп көчне ул бирде һәм төп сүзне әйтүче дә Чаллыда яшәгән татар халкы булды. Безнең күренекле шәхесләр Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм башкалар үз сүзен өздереп әйтә алды. Татар милләтен уята белгән өчен Чаллы язучыларына рәхмәт. Чаллыда яшәп, иҗат итеп киткән кеше милли йөзен, милли рухын бервакытта да югалтмый. Мин дә шуның бер мисалы. Чаллы халкы хәзер дә шул рухын югалтмыйча яши белсен иде, без әле халыкка кирәк", диде Вахит Имамов.

Рабит Батулла 41нче мәктәпкә Рудольф Нуриев хакындагы китапларын бүләк итеп, җанисәп алуга бәйле бер мәсәл сөйләде. Ул анда татарларны бүлгәләүне дә, аны башкорт дип яздырырга омтылуны да, татарлар арасындагы дошманлыкны да искә алды.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

"Кичәме-өченче көнме, урынга яткан идем, Путин шалтыратты. Үзе татарча сөйләшә. "Менә, Батулла, әйтегез әле, озакламый халык санын алу җитә, мин нишлим? — ди. — Керәшеннәр аерым милләт булып язылырга тели, кырымтатарларга карыйм — алар да аерым милләт булырга тели. Башкортлар аерым булып языла, типтәрләр дә, ногайлар да аерым милләт булырга тели. Мин нишлим?" ди. "Владимир Владимирович, татарларны бөтенләй бетерәсегез киләме? Бетерәсегез килсә, сез аларга Калашников автоматын гына таратып чыгыгыз. Алар бер-берсен үтереп бетерә, бер генә ядрә дә урыс өстенә тимәячәк", дидем. "Ну инде", ди, кыенсына. "Татар канын агызырга теләмәсәгез, бар керәшенен, ногай татарларын — барын да башкорт итеп яздырыгыз. Аннары Татар бугазын да Башкорт бугазы дип атагыз да, Кенигсбергка кадәр 11 мең км буйга, 6 мең км аркылыга 25 миллион башкорт татарча сөйләшәчәк. Менә шулай итеп Бөек Башкортостан барлыкка киләчәк", дим. "Ну инде", ди, кыенсына. Башкортны да арттырасыгыз килмәсә, болай эшләгез. Татар бит ул — алабута. Аның меңләгән вак орлыгы була. Аңа кемдер тибеп китсә, орлыгы читкә чәчри дә, киләсе елга алабутаны җыеп та бетерә алмассыз. Шуңа күрә типмәгез сез татарга, Владимир Владимирович", дидем дә уянып киттем", дип сөйләде Рабит Батулла.

Ахырдан Батулла әфәнде Яр Чаллы шәһәренең исемен "кичекмәстән" алыштырырга кирәк дип белдерде.

Нинди Яр Чаллы булсын, Чаллы гына булырга тиеш. Адәм көлкесе! Кичекмәстән исемен алыштырыгыз!

— Мин 1970 елны КамАЗга беренче тапкыр килдем. Шунда Батыр дип язылган зур таш куйдык. Аллага шөкер, Батыр дигән татар исемле машина булачак икән, дидем. Берзаман карыйм: Батырдан КамАЗ булган! Исеме "Камский автозавод" дигәнне аңлата. Батыр дигән сүздән курыктылар микәнни? Ни өчен ул Батыр түгел, ә КамАЗ? Аннары карагыз: Яр Чаллы дип сөйләшәбез. Татарда андый сүз юк бит. Ак Яр дигән сүз бар, әмма Яр Ак дип сөйләшмибез. Кызыл яр бар, Яр кызыл дип сөйләшмибез. Нигә без Яр Чаллы дип сөйләшәбез? Әле аның маңгаена да "Яр Чаллы" дип язып куелган. Ана телебезне бозабыз бит, җәмәгать! Нинди Яр Чаллы булсын, Чаллы гына булырга тиеш. Адәм көлкесе! Немедленно исемен алыштырыгыз!" диде Рабит Батулла.

Марсель Галиев артык сүз сөйләп тормыйча, сәхнәдән "Бәгырь авазы" дигән шигырен укыды.

Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә -
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!
Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә -
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!
Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә -
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!
Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә -
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!..

Чараның азагында язучылар банкетка җыелды. Анда да тел, милләт мәсьәләләре турында үзара гына сөйләшүләр, мөрәҗәгатьләр булды.

Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла Абдуллин башкортлардан калышмаска чакырып үз сүзен әйтте.

"Башкорт галимнәре Уфада "История башкирских родов" дигән 24 томлык чыгарды. Анда карап торсаң, бөтен күренекле татарлар башкорт булып беткән. Күчүм Теләкәев тә, Таҗетдин Ялчыгол да, Ризаэтдин Фәхретдин дә, башкалар да. Безнең галимнәр дә татар тарихын шулай таныту өчен эшләргә тиеш. Алар башкорт галимнәре белән утырып сөйләшеп, уртак тел тапсын иде", диде ул.

Ахырдан Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин белән әңгәмә кордык.

Факил Сафин
Факил Сафин

Факил әфәнде, бүген Чаллы Язучылар берлегендә 46 иҗатчы исәпләнә. Сез рәсми утырышларда еш кына берлекнең бинасы да, үз офисы да юклыгын искә аласыз. Язучылар шәһәрнең үзәк китапханәсендә эшләүче "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсендә очрашып, чараларын шунда уздыра. Юбилей кичәсендә исә бина турында сүз бөтенләй булмады. Әллә соң сезгә бина яки офис бирелдеме?

— Юк, бирелмәде. Бу бик зур җитди проблем һәм зур финанс чыгымнары таләп итә. Без ул хакта гел сөйләп торабыз. Юбилей кичәсендә бу хакта телгә алып чараны бозасы килмәде, күңелле момент түгел бит — 40 еллык оешманың эш урыны юк.

Шәһәр администрациясе чараны оештыруның финанс ягын үз өстенә алды, дип әйттегез...

— Шәһәр администрациясе безгә иганәчеләр табуда ярдәм итте.

Факил әфәнде, Чаллы шәһәрендә зур чараларны уздыра торган берничә урын бар. Гадәттә, юбилей чаралары, якташлар очрашулары Энергетиклар мәдәният сараенда уза. Аннан тыш, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы да бар. Ни өчен бу юбилей чарасы мәктәптә узды?

— Энергетиклар мәдәният сарае әлегә ремонтта. Ә концертлар залында экраннарны көйләү, башка мәсьәләләр конкрет кешеләргә барып төртелә. Мәгариф идарәсе моны үз өстенә алып, безгә менә шушы мәктәпнең актлар залын бирде. Монда да 500дән артык кешелек зур зал, диде Факил Сафин.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG