Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры кисәтү тамашасы куйды: үз-үзебезне югалтсак, кире кайтыр юл юк


Микулай ролендә Олег Фазылҗан
Микулай ролендә Олег Фазылҗан

Кариевлар "Микулай"ны спектакль-кисәтү дип атый. Премьераны Азатлык хәбәрчесе карады һәм үзенчәлекләрен ачыклады.

Кариев театры драматург Мансур Гыйләҗев әсәре нигезендә "Микулай" спектаклен куйды. Театрның баш режиссеры төп рольгә Камал театры артисты Олег Фазылҗанны чакырган. Икенче составта Микулай ролен Фәнис Кәлимуллин башкара. Кариевларның академия театры артистлары белән беренче тапкыр гына эшләүләре түгел. Әйтик, "Умырзая"да Хәлимә Искәндәрова төп рольләрнең берсен башкарган иде.

Беткән авыл. Халык күрше-тирәгә күченеп беткән. Бөтенесе дә түгел, керәшен татары Микулай (Олег Фазылҗан) яшәп калган. Көннәре бер төрле генә үтмәсен өчен ул авылның һәр кешесенең курчагын ясаган һәм капка төпләренә утыртып чыккан. Исән кешеләрнең дә курчаклары бар, үлгәннәренең дә. Чөнки еш кына үлгәннәргә исән чакта әйтер сүзләр әйтелми кала. Микулай курчак ясап үзенә әнә шул сүзләрне әйтү мөмкинлеген бирә.

Кариев театры "Микулай" спектаклен куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:37 0:00

Олег Фазылҗан әйтүенчә, бу аның өчен "Телсез күке"дән (Зөлфәт Хәким) соң, кадерле рольләрнең берсе:

— Кариев театрының беренче тапкыр гына чакыруы түгел. Ренат Әюпов иҗатымны күзәтеп бара, берничә тапкыр чакырганы бар. Әмма күңелгә иң ятышлысы шушы "Микулай" булды. Чөнки тумышым, үсүем — Микулай образына туры килә торган керәшен мохитендә. Спектакльдәге һәрбер күренеш миңа якын. Монда керәшенгә кагылышлы сораулар гына күтәрелми. Мин аны Микулай аркылы бик күп халыкларның язмышын ачу дип саныйм. Авылларның, милләтләрнең юкка чыгуы, кешелекнең табигатьтән читләшүе — монда әнә шундый зур проблемнар чагыла. Дөрес бит инде, табигатькә каршы барабыз, шуңа күрә өстебезгә күпме каза килә.

Олег Фазылҗан
Олег Фазылҗан
Әсәрдәге барлык фикерне җиткереп бетерә алырмынмы дигән курку бар

Спектакль бер актер уенына корылган. Аның авырлыгыннан курыкмыйм, кешегә кызык булмас дигән шүрләү дә юк, миндә әсәрдәге барлык фикерне җиткереп бетерә алырмынмы дигән курку бар. Җанисәп алдыннан мондый спектакль чыгаруга килгәндә, мин монда бернинди куркыныч күрмим. Җанисәптә һәркем күңеле кушканча милләтен язар. Бүлгәләнсәк, урыска җиңелрәк булачак, билгеле.

Режиссер Ренат Әюпов пьеса, беренче укылышта ук, кешенең курчаклар белән "тормыш кору"ы белән эләктерүе турында сөйләде:

— Бу спектакльне кую безнең планда бөтенләй юк иде. Узган елны Туфан Миңнуллин исемендәге семинарда Мансур Гыйләҗев шушы пьесаны укыды һәм мин аңа гашыйк булдым. Мин генә түгел, әлеге әсәрне берничә театр соратып алды. Әлмәт театры бер ай элек аны сәхнәләштерде дә инде. Миңа ул жанры белән дә кызык. Ул бер актерга корылган монопьеса. Татар театрында бу популяр жанр түгел, аннан ниндидер курку да бар.

Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

Моноәсәрне кемдер хәерчелек, кемдер идеяне күтәреп чыга алмый, дип бәяли. Ә монда киресенчә, кеше ялгызлыгын, телен, кешелеклеген саклап калу өчен, меңнән артык курчак эшләгән һәм шулар белән һәр көнне сөйләшә. Монда кемнәр генә юк: авылдашлары, мәрхүм әти-әнисе, хатыны, сөяркәсе, армиядәге хезмәттәшләре. Алар белән ул "тормыш кора", яши һәм телен саклый. Миңа бу актуаль тоелды. Әйткәнемчә, планлаштырылмаган иде, ләкин кирәкле фикергә финанс та табыла. Миңа калса, актер да отышлы булды. Олег Фазылҗан — керәшен егете, ул бу мохитне яхшы белә һәм үзенең дә шәхси тетрәнешләре булган. Ул шулкадәр давыллы, темпераментлы артист, шуңа күрә пьесаны укыганда ук ул күз алдына килеп басты. Үзебезнең артист — Фәнис Кәлимуллин да шулай ук үзенчәлекле актер. Төп проблем — глобализация вакытында телләрнең юкка чыгуы. Шушы ук язмышка татар да, башкорт та, чуаш та, бик күп халыклар дучар. Бу — барыбызга да кагыла.

Театр тәнкыйтьчесе Гөлшат Фәттахова да татар театрында күптән монодрама куелмавын билгеләп үтте:

— Бездә моноспектакльләр бик аз куела. Соңгысы, ялгышмасам, Камал театры артисты Хәлимә Искәндәровага багышланган иде. Бу әсәр кызыклы һәм күп фикерле. Сүз бит авылын курчаклар белән тутырган кеше турында бара. Һәр курчак – тулы канлы тормыш, кичерешләр турында бер хатирә, тарих, киләчәккә ышану да. Бу әсәр – кичәге ваемсыз тормышка әйләнеп кайтырга теләү турында да. Финал бик кызыклы: герой үлә һәм курчак төсле катып кала. Шулай итеп аның да милли үзенчәлекләре юкка чыга. Безне барыбызны да шул тормыш көтәргә мөмкин дигән кисәтү бу.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Игътибар итсәгез, Камал театрында барган "Исәнмесез" спектаклендә (авторы шулай ук Мансур Гыйләҗев) шушы ук проблемнар күтәрелә. Анда да герой кичәге көндә яши. Автор, милләт буларак билгеләгән асылыбыз музей күргәзмәләрендә генә саклана, дигән фикер үткәрә. Сискәндергеч бит! Без үзебезнең рухи байлыгыбыздан файдалана белмибез. Шуңа күрә кеше ваклана, асылы югала. "Микулай"да бу бигрәк тә күңелгә тия торган итеп бирелгән. Чөнки ул курчакларның барысының да прототибы бар. Ләкин алар авылдан киткән һәм туган нигезләрен оныткан, алар читтә яши. Сүз уңаеннан, Япониядә курчаклар белән тутырылган авыл чыннан да бар. Димәк, глобаль дөньяда кешенең үз-үзен югалтуы — ул кискен мәсьәлә. Режиссер безгә бу әсәр белән диагноз куйды. Югалабыз икән, кире кайтыр юл юк дип кисәтте.

Спектакль ике сәгатькә якын бара. Керәшен киеме, йолалары, башка үзенчәлекләре бик күп күренешләрдә тәфсилләп бирелә, җырлары башкарыла. Премьераны журналистларга тәкъдим итү 4 март булды. 5 март ул тамашачыга тәкъдим ителә. Спектакльгә билетлар сатылып беткән.

Керәшеннәр (керәшен татарлары)

Керәшеннәр (керәшен татарлары) – татар халкының православ динен тотучы, әмма татарча сөйләшүче үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытларына карап "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы урыс дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар "иске керәшеннәр" дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар "яңа керәшеннәр" дип аталып йөртелә башлый.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, хәрби хезмәттән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һәм башка кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әммә динен алыштырмаган морзаларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип атаганнар.

XIX йөз башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

XS
SM
MD
LG