Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның инфекцион хастаханәсендә коронавирус карантинында булганнар чыгарылган


Казанда Республика клиник инфекцион хастаханәсе
Казанда Республика клиник инфекцион хастаханәсе

Казан хастаханәсенә коронавирус таралган япон көймәсеннән китерелүчеләрнең өчесендә авыру табылган иде. Миңнеханов белдергәнчә, әлеге кешеләр авыру йоктыру куркынычын тудырмый.

Коронавирус аркасында Казанга Япониядән китерелгән Diamond Princess лайнеры юлчылары карантиннан иреккә чыгарылган. Моның хакта үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Online" хәбәр итә. Әлеге юлчылар Казанның инфекцион хастаханәсендә ике атна булган, аларның өчесендә коронавирус табылган иде.

8 март көнне көймә юлчылары булган ике атналык карантин вакыты тәмамланган. Моны журналистлар белән очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслаган. Ул медицина белгечләре белән сөйләшүен әйткән, белгечләр кешеләрнең проблемсыз өйгә кайта алуларын белдергән.

"Алар карантинны үтәләр, барлык тиешле регламентлар үтәлә. Барысы да өйгә кайтачак. Бу кешеләр бернинди куркыныч тудырмый", диде Татарстан президенты.

23 февраль көнне Diamond Princess япон корабыннан сигез русияле Казан хастаханәсенә карантинга ябылган булган. Алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Токиодан китертелгән. Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Татьяна Голикова белдергәнчә, Казанга китертелгән русиялеләрнең өчесендә коронавирус табылган. Аларның хәле яхшы, инфекция авыруы җиңел формада уза, аларның сәламәтлегенә берни куркыныч тудырмый, дип аңлаткан иде ул.

Diamond Princess япон круиз лайнеры Йокоһама шәһәреннән 20 гыйнвар көнне чыкты һәм 3 февраль көнне кайтты. Юлчылар арасында коронавирус йоктырганнар булу сәбәпле, аны карантинга яптылар. Корабта 3,7 мең турист булган, алар арасында 24 Русия ватандашы. Туристлар арасында Казаннан дүрт кешелек гаилә дә булган.

Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала. Соңгы мәгълүматларга күрә, дөньяда коронавирус 105 меңнән артык кешедә табылган (шуларның күпчелеге - Кытайда). Русиядә вирус 13 кешедә табылган.

18 февраль көнне вирусның таралуына юл куймас өчен Русия хөкүмәте Кытай ватандашларына илгә керүне вакытлыча тыйды. Белгечләр Русиядә коронавирус таралса, иң куркыныч хәл Мәскәү һәм Татарстанда булачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG