Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе соңгы 8 елда беренче тапкыр ТИҮ таләбен канәгатьләндерде


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге таләбенә 2012 елдан бирле бүген беренче тапкыр Татарстан Югары мәхкәмәсендә уңай карар чыкты. Югары мәхкәмә узган елның ноябрендәге Вахитов мәхкәмәсенең карарын юкка чыгарды. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу карарны тарихи вакыйга, дип бәяләде.

13 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарына каршы биргән апелляциясен кәнәгатьләндерде.

Дүрт сәгатькә соңарып башланган мәхкәмә утырышы татар теленнән тәрҗемәче ярдәмендә узды. Фәрит Зәкиев үз чыгышын татарча ясады.

Зәкиевне адвокат Алексей Златкин вәкиллек итте.

Югары мәхкәмә рәисе Денис Горшунов бер сәгатьләп барган бүгенге мәхкәмә утырышында Вахитов районы мәхкәмәсенең узган елның 22 ноябрендә Фәрит Зәкиев таләбенә карата чыгарган карарын канунсыз дип тапты.

Зәкиев узган ноябрьдә Казан башкарма комитетының шәһәр үзәгенең тугыз урынында Рамил Шәмсетдиновны яклап пикет уздырырга үзләре белән урын килештермәү карарын Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Фәрит Зәкиев мәхкәмәдән соң Азатлыкка Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карарын тарихи вакыйга дип бәяләде. Бу карар безнең җиңүне күрсәтеп тора, диде.

"Безнең 2012 елдан бирле Татарстан Югары мәхкәмәсенә саннары дистәдән артык дәгъвалар белән мөрәҗәгать иткәнебез булды. Әмма бүгенгә кадәр бер генә мөрәҗәгатебезгә дә мәхкәмәдән уңай карар чыкмады.

Бүген Югары мәхкәмә Вахитов мәхкәмәсе карарын юкка чыгарды һәм Казан башкарма комитетының безгә пикет уздыру өчен урын килештермәвен хаксыз дип тапты. Бүгенге мәхкәмә карары безнең өчен киләчәккә бик зур аргумент булды.

Киләсе дүшәмбедә үк башкарма комитетка барып махсус элек сораган урыннарда хәзер инде Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә ризасызлык белдерү пикеты уздыру өчен мөрәҗәгать итәчәкмен. Бу юлы нәрсә диерләр икән карарбыз инде", дип белдерде.

Зәкиевнең адвокаты Златкин да бүгенге Югары мәхкәмә карарын җиңү дип бәяләде һәм бу карар Казан башкарма комитетын үз урынына “утыртты”, диде.

“Казан башкарма комитеты моннан ары халыкның урам җыеннары уздыру теләгенә карата оятсызларча һәм төкереп карый алмаячак. Халыкны алдау өчен аларга хәзер башка хәйлә уйлап табырга кирә булачак.

Без өч көннән мәхкәмә карарын кулыбызга алачакбыз. Ике атнадан җентекләп аңлатылган карарны тапшырачаклар. Без әле Казан башкарма комитетының төгәл кайсы өлештә хаксыз булуын белмибез.

Бүгенге карар аша башкарма комитеттан берни дә таләп ителми, киләчәктә инде башкарма комитет, кешенең урам акциясе уздыру өчен сораган билгеле бер урында башка чаралар уза дигән сәбәп белән урын килештерми кала алмаячак. Югары мәхкәмә карары аларга бу сәбәпне күрсәтергә ирек бирми”, дип белдерде.

ТИҮ узган көздә Русия гаскәрендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны яклап 23 ноябрьдә пикет уздырырга планлады. 12 ноябрьдә Казан башкарма комитетыннан моның өчен шәһәр үзәгендәге дүрт урынның берсен сорап мөрәҗәгать итте. Казан хакимияте ТИҮнең бу гаризасына ул урыннарда башка оешмалар спорт чаралары уздыра, пикет уздыруны килештерә алмыйбыз дип җавап бирде.

ТИҮ рәисе Зәкиев бу җавап белән килешмичә, 15 ноябрьдә Казан хакимиятенә бу юлы инде Казанның башка биш урынының берсендә шул ук 23 ноябрьдә һәм шул ук темада пикет уздыруны килештерүне сорап мөрәҗәгать итте. Башкарма комитет монысында да ул сораган биш урында да спорт чаралары уздырылуны, пикет өчен бу урыннарны килештерә алмавын белдерде.

Зәкиев 22 ноябрьдә Казан башкарма комитетын мәхкәмәгә шикаять итте. Вахитов мәхкәмәсе Зәкиев дәгъвасын канәгатьләндермәде, Казан башкарма комитетын хаклы дип тапты.

ТИҮ 23 ноябрьдә Рамил Шәмсетдиновны яклап күп кешелек пикет урынына, ялгыз пикет кына уздырырга мәҗбүр булды.

2019 елның декабрендә Фәрит Зәкиев Вахитов районы мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Быел 28 февральдә үткән Татарстан Югары мәхкәмәсенең беренче утырышыннан соң Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Казан башкарма комитетының ялганын фаш итү һәм алга таба Казан үзәгендә конституция биргән хокуктан файдалана алуны максат итеп алуларын белдергән иде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG