Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус: мәчеткә читләр кертелми, мөселманнарның температурасы үлчәнә


Казанның Мәрҗни мәчете, 13 март 2020

Татарстанның кайбер мәчетләренә коронавирустан саклану өчен кулларга дезинфекция сыекчасы сиптереп керттеләр. Керәшен татарлары чиркәвендә иконалар үбү, кешеләргә бер кашыктан шәраб каптыру дәвам итә.

Коронавирус сәбәпле, Казанның Мәрҗәни мәчетенә туристларны кертмәскә булдылар. Мондый карар җомга көнне намаздан соң кабул ителде. Мәрҗани мәчете имамы Мансур Җәләлетдин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга мөрәҗәгать язуын һәм мөфтидән бу мәсьәләне мәхәллә халкы үзе хәл итәргә тиеш дигән җавап алуын әйтте.

"Мәчеткә төрле илләрдән бик күп туристлар килә. Узган ел өч миллион кеше булды. Алар кергәч кулларын юмый, тышкы киемнән йөри. Без шунда сәҗдә кылабыз", диде Җәләлетдин. Азакта җомга намазына килгән мөселманнар кул күтәреп туристларны кертмәскә дип килеште. Намазга килгән мөселманнарның температурасын үлчәп кертү тәкъдим ителде.

Шул ук көнне мәчеткә килгән мөселманнарның кулларына керешкә үк дезинфекция сыекчасын сиптереп тордылар. Җомга вәгазе дә сәламәтлек саклау турында булды.

"Аллаһ безне сыный. Кагъбәтулланың беркайчан да ябылганы юк иде, тарихта беренче тапкыр шундый хәл", диде Җәләлетдин.

Кулларга дезинфекция сыекчасы сиптереп кертәләр
Кулларга дезинфекция сыекчасы сиптереп кертәләр

Мәчетләрдә куллар биреп сәламләшү дәвам итә. Казанның "Ризван" мәчетенә килгән мөслимәләр дога кылу, һәрвакыт тәһарәт алып, кулларын, авыз-борыннарын даими юып йөрү булыша дип сөйләде.

"Чир аз гына куркыта инде, сакланабыз. Мәчеткә килгәч үк барысын да юеш салфетка белән сертәбез. Өйгә кайткач яхшы итеп юынабыз. Авызларны, борыннарны чайкап торабыз" диде Гөлсинә Вәлиуллина.

Элегрәк Татарстан мөселманнары Диния назәрәте коронавирус таралу шартларында мөселманнарга үз-үзләрен тоту хакында киңәшләр исемлеген чыгарды.

Татарстан мөфтияте мөселманнарның мәчетләрдә күмәк намазда булу вакытын кыскартырга киңәш бирә.

Русия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин "Говорит Москва" радиосына Таҗикстан мисалында коронавирус таралу куркынычы сәбәпле шәһәр мәчетләрен ябарга тәкъдим итте.

Мәскәүнең милләтара сәясәт һәм төбәкара бәйләнешләр департаменты мөфти Равил Гайнетдин (Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе), Әлбир Крганов ("Мәскәү мөфтияте" рәисе) һәм Рәшит Баязитовка ("Ярдәм" мәчете) җибәргән хатта мәчетләрдә мөселманнар санын киметү кирәклеге әйтелә. "Өйдә гыйбадәт кылуны тәкъдим итәргә", диелә бу хатта.

***

Мөселманнардан аермалы буларак православлар әлегә саклану чараларын күрә дип булмый. Мисал өчен Казанның керәшен татарлары җыела торган Тихвин чиркәвендә иконаларны үбү, олыларга гына түгел, хәтта балаларга да берүк кашыктан изге су яки шәраб каптыру, попның кулын үбү дәвам итте.

Казанның Тихвин чиркәвендә коронавирустан ничек сакланалар?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Урыс православ чиркәве "гөнаһтан чистарыну"” гыйбадәтеннән соң эчә торган шәраб яки изге су өчен бер тапкыр кулланыла торган стаканнар кертү тәкъдим итсә дә, керәшен татарлары чиркәвендә бу булмады.

"Ходайдан язган булса, авырыйсың инде, без чиркәүгә йөрүдән туктый алмыйбыз бит", диде бер керәшен апае.

"Саклану чаралары күрергә кирәк инде... Тагын килеп булырмы, юкмы, карантин кертсәләр буйсынырга туры киләчәк. Аннары Татрстанда ничә авыру барлыгын аңлатып әйтүче дә юк. Русия каналлары гына әйтә. Татрстанда 5-6 кеше авырый бугай. Ә вирус йөртүчеләрнең күпме булуын белүче юк", диде икенчесе.

***

Татрстан митрополиты Феофан журналистларга биргән аңлатмасында коронавируска караганда паника куркынычрак дип әйтте. Аның сүзләренчә, хәзер православларның ураза вакыты, шуңа чиркәүдә кеше күп.

Феофан
Феофан

"Чиркәүгә килмичә һәм икона үпмичә дә авыру йоктырып булганын аңлыйсыз", диде ул.

Феофан тынычлык сакларга чакырды. Храмнарны ябу халык арасында борчылу тудырырга мөмкин дип саный ул.

"Чиркәүләрне ябу паника тудырырга мөмкин. Паника - иң куркыныч вирус. Ул коронавируска караганда күбрәк зыян салырга мөмкин", диде ул.

Митрополит сүзләренчә, чиркәүләрдә иконалар даими рәвештә чистартылып тора.

Казанның Богоявление чиркәвендә булган Азатлык хәбәрчесе бернинди дә саклану чараларын күрмәде.

Русия чиркәүләрендә барлык чаралар элеккечә дәвам итә. Изгеләрнең иконаларын үбү өчен чиратларда торалар. Шундый күренеш Петербурда Казан изге ана чиркәвендә булды. Үпкән урынны волонтер сертеп тора, әмма җитешми.

Казан синагогасында коронавирус таралмасын өчен гомум чараларны тайганнар. Яһүдләрнең иң олы бәйрәме Песахны уздыру да әлегә сорау булып кала.

Казан синагогасында коронавирустан ничек сакланалар?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик Азатлыкка әйтүенчә, алар яшьләр өчен семинар уздырмаска булган.

"Коронавирус һәркемне куркыта. Сак булырга кирәк. Беренче чиратта өлкән кешеләрне кайгыртабыз. Без Русиядә яшибез һәм җитәкчеләрдән карарлар көтәбез. Синагогада әлегә бернинди дә чикләүләр юк. Гыйбадәт кылу бара. Семинарны гына уздырмаска булдык. Чөнки читтән килүчеләр шулай хәл итте. Дини кешеләр буларак без инде язмышка буйсынып, паникага бирелмәскә тиеш. Иманны арттырабыз. Тәртип булдыручыларның сүзләрен ишетү дә тәңредән", диде ул.

Яһүд дине фәрманнарын чыгаручы югары орган кул биреп исәнләшү һәм дини әйберләрне үбүдән тыелып торырга чакырды. Мәккәдә беренче тапкыр Кәгъбәтулла урнашкан мәйдан бушап калды. Рим барлык католик храмнарны 3 апрельгә кадәр япты.

фикерләр (3)

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG