Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тентүдән соң кырымтатар активисты югалган


Кырымтатар йортларында тентү, архив фотосы
Кырымтатар йортларында тентү, архив фотосы

16 март Джанкойда Русия ОМОНы 26 яшьлек кырымтатары Дилявер Ибраимов йортында тентү уздырганнан соң аны алып киткән. Аның кайда булуы билгесез.

"Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы хәбәр итүенчә, Дилявер Ибраимовның туганнары полиция, ФСБ хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән, әмма аның кайда булуын беркем әйтми.

Дилявер өйдә бер үзе булган, әти-әнисе, хатыны өйдә булмаган. Тентү узганы хакында, өйдән автозак һәм ике микроавтобус кузгалып киткәнен күршеләр сөйләгән. Йортның ишекләре ябык, ачкычлар юк, хатыны өйгә керә алмый.

Иртән Джанкой районында тагын бер кырымтатар гаиләсендә, Осман Курталиев йортында тентү узган. Осман үзе өйдә булмаган.

"Иртән сәгать тугызларда тугыз ФСБ хезмәткәре, битлекләрдә кешеләр килделәр. Алар улымның "Номан Челебиҗихан" исемендәге батальонда катнашуында шикләнгәнен белдерде. Ике сәгать тентү үткәрделәр, сорау алдылар", диде аның әнисе Эдие Курталиева.

11 март Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында узган тентүләрдән соң кырымтатарлар Осман һәм Сейтумер Сейтумеровлар, Рустем Сейтмеметов кулга алындылар, Амет Сулейманов йорт сагына җибәрелгән иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзалары һәм Кырымда яшәүче Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләре булуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә тентүләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG