Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русия Конституциясе реформасына тавыш бирүне уздыруга 337 млн сум тотачак


Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе 22 апрельгә билгеләнгән гомумрусия тавыш бирү чарасының чыгымнарын раслаган.

Татарстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында илкүләм тавыш бирү уздыруга 337 миллион сум акча тотылачак. Республиканың Үзәк сайлау комитеты тавыш бирүне оештыру һәм уздыру өчен кирәк булган чыгымнарны раслаган, дип хәбәр итә Коммерсантъ.

Аталган сумманың 16,8 миллион сумын Үзәк сайлау комитеты үзенә тотачак (зур өлеше комитет хезмәткәрләренә эш хакы буларак түләнә). 320 миллион сумга якын акчаны район һәм шәһәрләрдәге комиссияләргә таратачаклар.

17 мартта Русия президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр турында гомумрусия тавыш бирүен уздыру көнен билгеләде. Ул 22 апрельдә узачак. Тавыш бирү вакытында русияләргә “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Элегрәк канунда каралмаган гомумхалык тавыш бирүе уздыруны сайлаучылар хокукы өчен көрәшүче “Голос” хәрәкәте тәнкыйтьләп чыккан иде. Алар тавыш бирүнең тәкъдим ителгән ысулын “манипуляция һәм пропаганда алымы” дип атады, бу гамәл “аерым бер вәзгыятьтә аерым бер сәяси көчләргә файдалы карарларны канунилаштыруга” юнәлтелгән диде.

  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.
  • Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән “рәттән” дигән сүз алып ташлана. Констиуциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең “дәүләт коручы халык теле” булуы язып куела.
  • 10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.
  • 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.
  • 22 апрельдә Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирү узарга тиеш. Андый ысул белән гомумхалык тавыш бирүе канунда каралмаган, ләкин Конституция мәхкәмәсе аны хуплады. Кайбер медиа Кремль коронавирус сәбәпле тавыш бирүне 22 апрельдән җәйгә яисә көз көненә күчерү турында уйлый дип хәбәр итте. Президент сүзчесе Дмитрий Песков моны кире какты, “бернинди дә бүтән көннәр хәзерге вакытта каралмый” диде.

XS
SM
MD
LG