Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы активист 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Ирина Никифирова

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Ирина Никифорованы килештерелмәгән пикетлар оештыруда гаепле дип таныган. Гаепләү “Э” үзәге белән киңәшеп эшләүче шаһит сүзләренә таянып корылган.

Экология өчен көрәшүче активист Ирина Никифорова 30 сәгать иҗтимагый хезмәткә хөкем ителде. Вахитов районы мәхкәмәсе 18 марттагы утырышында аны килештерелмәгән ялгыз пикетлар оештыруда гаепле дип таныды.

Ирина Никифорова Татарстан хөкүмәте каршында Осиново чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы шигарьләр тотып ялгыз пикетта торган иде. Чара 40 көн дәвам итте, һәр көнне анда яңа пикетчылар катнашты. Алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны чүп яндыру заводына каршылар белән очрашып сөйләшергә чакырган язулар белән басып торды.

Гаепләү нигездә шаһит Алексей Уткин биргән мәгълүматка корылды, бу кеше Казан авиация институтында (КНИТУ-КАИ) эшли дип яза Idel.Реалии.

Уткин белдергәнчә, ул Интернетта пикетларда катнашырга чакырган игъланнарны күргән, ләкин Никифорова белән аралашкач куркып калган һәм мондый пикетлар куркыныч түгелме икән дигән сорау белән “Э” үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Мәхкәмә нәтиҗәдә активистка 30 сәгать төзәтү эшләре хөкеме чыгарган. Никифорова бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенганын, ләкин мәхкәмә карарын юкка чыгаруларына өмет бик аз булуын белдергән.

XS
SM
MD
LG