Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теленнән Халыкара диктант 25 апрельгә билгеләнде


Башкорт теле дәресе

Диктант ел саен апрель ахырында узачак.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 2024 елга кадәр ел саен башкорт теленнән Халыкара диктант уздыру хакында боерык имзалаган. Быел диктант 25 апрельдә үтәчәк. Алдагы елларда ул һәр апрельнең дүртенче шимбәсенә билгеләнә.

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Башкорт телен саклау һәм үстерү фондына диктантны оештыру һәм уздыруга әзерлек планын эшләү йөкләнгән. Чара республиканың финанс министрлыгы акчаларына оештырыла дип яза Башинформ.

Элегрәк Хәбиров боерыгы белән 2020 ел Башкортстанда башкорт теле елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында бу уңайдан төрле чаралар узачагы әйтелде.

XS
SM
MD
LG